Шәһри Казан

Кондратьев әлегә Думага китәргә җыенмый

Татарстан һаман Россия Федерациясенең сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау шаукымыннан арына алмый. Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тавыш бирүнең беренчел йомгакларына кабат күзәтү ясады.

 Татарча да рәхмәт

— Татарстанда узган сайлаулар-лигитим, закон бозулар булмады, сайлаулар үткәрелгән дип санала. Республикада тавыш бирү хокукына ия булган 2 миллион 931 мең 939 сайлаучының 78, 92 проценты сайлауларда катнашты. Тавыш бирү барышын 16 мең күзәтүче һәм чит илләрдән халыкара оешмалар вәкилләре күзәтте,-диде ул.

Андрей Кондратьев сайлау комиссияләре әгъзаларына, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә, медикларга тырышып эшләгәннәре өчен татарча да һәм русча да рәхмәт сүзләре җиткерде. Татар сүзләрен төгәл әйтә иптәш Кондратьев.

Өч көн яхшы

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, санитар иминлек максатларында тавыш бирү 17, 18 һәм 19 сентябрьләрдә оештырылды. Андрей Кондратьев әйткәнчә, мондый алым үзен аклый. “Сайлау участокларында халыкның күпләп туплануы булмады. Комиссия әгъзалары санитар кирәк-яраклар белән алдан ук тәэмин ителде, тавыш бирергә килүчеләргә медицина битлекләре, авторучкалар таратылды. Комиссия әгъзаларына эшләү һәм сайлаучыларга өләшү өчен 2 миллионнан артык авторучка гына сатып алынган иде”,-дип мисал китерде республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

 “Кызыл зона” сынатмаган

 Татарстанда коронавирустан авыручы 298 кеше дә тавыш бирү хокукыннан мәһрүм калмаган.
— РКБ, шулай ук Түбән Кама, Нурлат, Баулы, Саба хастаханәләре медицина хезмәткәрләре “кызыл зона”да яткан авыруларның тавыш бирүләрен үткәрде. Республика буенча 848 сайлау участогында вакцина кадату пункты оештырылган иде, аларда 24 мең сайлаучы коронавирустан яки грипптан вакцина ясатты,- диде Андрей Кондратьев.

Реклама

 Сәясәтче буласың киләме?

 Кандидатларны теркәү сайлау кампаниясенең иң четерекле өлеше икән.
— Низаглар һәм канәгатьсезлекләр теркәү вакытында күзәтелүчән. Шөкер, Татарстанда андый хәлләр булмады, һәр кешегә һәм партиягә кандидат сыйфатында теркәлү мөмкинлеге тудырылды. Бер кандидатның гына имзалар саны җитмәде, ул теркәлмәде,- диде Андрей Кондратьев.

Татарстанда сайлауларда “Бердәм Россия”- 79,01, КПРФ-9,64, ЛДПР-2,82 һәм “Гадел Россия-Дөреслек өчен” партиясе 2,69 процент тавыш җыйган. Яңарак кына күренә башлаган “Новые люди” партиясе 1,01 процентка ирешкән.

 Татар тотып карамый, ышанмый

 Мәскәүдә электрон тавыш бирүгә йомгак ясаганда буталчыклар килеп туган. Кайбер кешеләр икешәр мәртәбә электрон тавыш биргән.
— Ничек инде ул ике мәртәбә электрон тавыш бирергә мөмкин?- дип, шунда ук кызыксынып сорадым.
Электрон тавыш биргәндә, әгәр фикерең үзгәрсә, кабат электрон тавыш җибәрергә рөхсәт. Ә бюллетеньне урнага бер салгач, аны кабат алып, билгеләр төшерү закон нигезендә тыела. Безнең республика да электрон тавыш бирүне оештырырга техник яктан тулысынча әзер. Ләкин, Татарстан кабаланырга яратмый, җитди мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнә һәм соңыннан гына кабул итә. Электрон тавыш бирү технологиясен ахыргача көйләп бетерү кирәк әле. Электрон тавыш бирүгә кибер һөҗүмнәр дә ихтимал. Бу сайлауларда 144 илдә сайлау участоклары булдырылуы, тавыш бирүнең дә бюллетеньнәр кулланып үткәрелүе кибер һөҗүмнәрдән саклану максатыннан эшләнде,- диде Андрей Кондратьев.

 Казанда калам

 Россия буенча Дәүләт Думасына депутатлыкка бер урынга 10 һәм, хәтта, 17 кеше көндәш булган.
— Андрей Станиславович, киләсе чакырылышта сезнең дә Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булып теркәлергә исәбегез юкмы?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән чираттагы соравымны юлладым.
Андый уем юк. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булып эшлим. Әгәр эшемә “канәгатьләнерлек түгел” дигән бәя бирелсә, анда инде башка мәсьәлә,-дип җавап кайтарды Андрей Кондратьев.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: выборы
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: