Шәһри Казан

Россиядә сайлаулар кампаниясен оештыру эше - бөтен дөньяга үрнәк

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар кысаларында «ТАТМЕДИА»ның брифинг-залында үткән Сайлаучыларның “Минем тавыш” форумының "Сайлаулар-2021: ачыклык, хәбәрдарлык, иминлек" сессиясендә катнашучылар сайлау кампаниясенең яңалыкларын һәм үзенчәлекләрен билгеләп үттеләр.

Форум эшендә БДБ илләреннән килгән вәкилләрнең, Россиядә уза торган сайлауларда күзәтүчеләр буларак катнашучыларның фикерен тыңлау кызык булды.
Казахстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Сәбилә Мостафина билгеләп үткәнчә, Россия сайлау кампаниясе кунаклар самолеттан төшеп, аэропорт бинасына үткәч тә таң калдырган. Биредә, билгеле  сәбәпләр аркасында үз участокларында сайлый алмаучылар өчен, алдан бирелгән гариза буенча сайлау мөмкинлеге тудырылган. 204 сайлаучы аэропорт бинасында ук җомга көнне тавыш биргән. Мондый практика әлегә Казахстанда кулланылмый. Сәбилә ханым Россия сайлауларыннан үрнәк итеп алырлык бик күп нәрсәләр булуын әйтте. Бигрәк тә технологик яктан сайлаулар уңышлы һәм уңайлы оештырылган. Сайлауларның тыныч, тавыш-гаугасыз, хокук бозуларсыз үтүе дә игътибарга лаек диде ул. Казахстан бу уңайдан Россия тәҗрибәсен өйрәнә. Сайлаучыларның хокукларын яклау буенча башка чит илләрнең дә Россия тәҗрибәсеннән алыр нәрсәләре күп.

Сайлауларда Татарстан блогер-күзәтүчеләрнең  эш тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә кирәк. Бу хакта Сайлаучыларның "Минем тавыш" форумында РФ Иҗтимагый палатасының тавыш бирүнең җәмәгать контроле буенча координация советы рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич белдерде.

Реклама

«Татарстанның уңай тәҗрибәсенә хәзер федераль дәрәҗәдә ихтыяҗ зур. Узган еллардагы тәҗрибәләр буенча блогер-күзәтүчеләр Россия төбәкләренең күбесенә моны өйрәнергә  киңәш иттеләр. Күреп торабыз, бу гамәлгә аша", - диде спикер.  Россия Иҗтимагый палатасы вәкиле Татарстанда барлыкка килгән иң яхшы тәҗрибәләр "ил буенча тарала, бу мөһим һәм әһәмиятле", дип өстәде.  Бүген мондый тәҗрибәне инде Санкт-Петербургта, башка төбәкләрдә дә куллана башлаганнар.

Татарстан Республикасы Кеше хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәнннәр өчен  тавыш бирүдә катнашуга мөмкикилекләр туыру чаралары турында сөйләде. Бу яктан да Татарстан тәҗрибәсе күпләргә үрнәк булырлык. Сайлауларда куркынычсызлык шартлары  булдыру, инвалидларга тавыш бирү мөмкинлеге тудыру буенча, бу эшләр шактый гына чыгамнар таләп итсә дә, республика куелган максатларга ирешкән. Сайлаучыларның конституцион хокукларын яклау үз югарылыгына куелган.

КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессия мәсьәләләре буенча Эксперт советы җаваплы сәркатибе Андрей Большаков сайлауларга бәя биреп, Татарстанда үтә торган сайлауларның үзенчәлеге  опреативлык, ачыклык, мобильлек, технологиялелек шартларында уза һәм сайлаучыларның сайлауларга ышанычын арттуруда ныклы җирлек була дип билгеләп үтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: