Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы, Россиядә Haier бизнесларын үстерү буенча директоры Людмила Романова белән очрашты. Яклар Чаллы территориясендә Haier проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты
Шулай итеп, компания индустриаль паркны үстерү эшен дәвам итә. Бүген аның территориясендә кер юу машиналары заводы, көнкүреш техникасы заводы һәм әзер продукция склады эшли. 2021 елда тагын 2 завод (штампланган эшләнмәләр заводы һәм суыткыч һәм суыту җиһазлары җитештерү буенча «акыллы завод»), шулай ук хезмәткәрләр өчен тулай торак төзелеше башланган. Моннан тыш, 2016 елдан башлап «Мастер» КИП территориясендә суыткычлар җитештерү заводы эшли. Haier компаниясе тарафыннан барлыгы 1,7 мең яңа эш урыны булдырылган.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Реклама

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: