Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов җыелу пунктында булды һәм мобилизацияләнгән татарстанлылар белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге базасында оештырылган мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында булды. Бирегә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнар килә. Рөстәм Миңнехановка ял һәм ашату зоналарының ничек оештырылуын күрсәттеләр.

Мобилизацияләнүчеләр өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бу йөкләмә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты өстендә. Ашханәләрне урнаштыру өчен 4 зона урнаштырылган. Татарстан Президенты объектны карау барышында туклану сыйфатын игътибар белән күзәтүне йөкләде.

Моннан тыш, объектта медицина пункты бар, күчмә сәүдә итү оештырылган, анда мобилизацияләнүчеләр кирәкле продукция сатып ала ала.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук кирәкле санитар шартлар булдыруга да игътибар итте. Аның кушуы буенча якын арада җыю пунктларына мобиль мунчалар китереләчәк.

Реклама

Мобилизацияләнүчеләр әлегә биредә булачак. Аннары әзерлек башланачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: