Шәһри Казан

Татарстан Конституциясе: килешә белгәндә яшәп булганын исбатлаган документ

Кайберәүләр 6 ноябрьне өстәмә ял көне дип кенә кабул итәдер. Ул кайбер башка бәйрәмнәр кебек дистә еллар дәвамында бәйрәм ителеп аңга кереп сеңмәгән. Ә сәяси бәйрәмнәр күпләр өчен кызыклы түгел һәм моның бернинди гаебе юк. Ә менә Конституцияне белү бер дә комачау итмәс иде, киресенчә, аны бик яхшы белергә кирәк.

Татарстан өчен 6 ноябрь – әһәмиятле көн, 28 ел элек бу көнне республиканың үз Кануны – Конституциясе кабул ителде. Яңа Россия тарихында әлеге вакыйга бик үзенчәлекле, чөнки ул республиканың киләчәген генә билгеләми, ә Россиянең яңа Конституциясеннән дә иртәрәк туган. Советлар Союзы таркалганнан соң, Мәскәү белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләрне билгеләүдә, Татарстан Конституциясен кабул итү – тарихның мөһим баскычы булып тора.

Тарихтан күренгәнчә, 1990 елда суверенитет турында Декларация кабул ителүгә үк, сәяси көн тәртибендә Конституция кабул итүнең кирәклеге билгеләнә. Чөнки ирешелгәннәрне закон рәвешендә ныгытып кую кирәк. Ә 1991 елда СССР таркалганнан соң бу мәсьәләне хәл итү мөһим бурычка әверелә. Юридик яктан ул чагында әлеге Конституциягә төрле тарафларның сораулары булса, тарихи яктан ул яңа Россиядә дәүләт төзелешенең аерым бер этабына нәтиҗә генә ясамый, ә ике якның сөйләшүләренә, федерализмның үсешенә нигез булып тора. Конституция кабул ителмичә 1994 елгы федератив килешү булмас, ә аңардан башка бүгенге икътисади үсеш бөтенләй башка дәрәҗәдә булыр иде. 

Мисал эзләп ерак барасы юк, тирә-юньгә күз салу җитә. Республика өчен халыкара мөнәсәбәтләргә юл ачылу да – аның үз Конституциясе булуы нәтиҗәсе. Бу исемлекне дәвам итеп, башка регионнар өлге итеп алган социаль-икътисади реформаларны атап үтеп була, төп документтан башка бу эшләрне башкару мөмкин түгел. Татарстан Конституциясе – Россиянең федератив үсешенә юнәлгән һәм ул килешә белгәндә яшәп булганын исбатлаучы документ. Россия-Татарстан мөнәсәбәтләре кебек форма дөнья күләмендә аз түгел. Моңа Италия белән Ватиканны, Кытай – Гонконг, Швейцария – Лихтенштейн мисалларын китереп була. Әлеге модель – ике яклы килешү нигезендә төрле дәрәҗәдә булмаган ике дәүләтнең конфедерациясе.

Реклама

Кайберәүләр 6 ноябрьне өстәмә ял көне дип кенә кабул итәдер. Ничек кенә булмасын, ул кайбер башка бәйрәмнәр кебек дистә еллар дәвамында бәйрәм ителеп аңга кереп сеңмәгән. Ә сәяси бәйрәмнәр күпләр өчен кызыклы түгел һәм моның бернинди гаебе юк. Бөтенесе дә федерализм, Конституцион хокук нечкәлекләре белән кызыксынмый, мондый хәл бер бездә генә түгел. Ә менә Конституцияне белү бер дә комачау итмәс иде, киресенчә, аны бик яхшы белергә кирәк. Белгечләр моны беренче ярдәм күрсәтү, яки бәхетсезлеккә юлыкканда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән тәңгәлләштерә.

Бүген Татарстан Коституциясе 126 маддәдән тора: кешенең төп хокуклары, дәүләт хакимиятен оештыру, административ-территориаль төзелеш, дәүләт символлары. Өстәвенә, тарих һәм җәмгыять белемнәре кысаларында болар барысы да мәктәп программасында өйрәнелә. Әмма тормышның үзе кебек, төп закон да бер урында тормый, ул һәрчак үзгәреп тора. Татарстан Конституциясе 1992 елдан башлап 17 тапкыр үзгәргән, үзгәрешсез калганнары маддәләр – республика статусын билгеләүче, кеше хокукларын гарантияләүчеләре...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: