Шәһри Казан

Президентны бирмибез! Керемнәрне дә кисмибез...

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары киләсе елда казнада күпме акча булачагын барлый. 26нчы утырышта иң төп тема – киләсе ел бюджеты проекты булды. Президент атамасын үзгәртүгә дә каршы чыкты депутатларыбыз.

Президентны бирмибез!
Утырыш башында Дәүләт Советы Думага сайланган депутатлары белән хушлашты. Шулай ук Президиумда Татьяна Ларионова (ул да Думага китә) урынын кем биләячәге дә билгеле булды. Бу кәнәфи Татарстан профсоюзлары федерациясен җитәкләүче Елена Кузьмичевага калачак.

Моннан тыш депутатлар Татарстанда Президент атамасына кагылган канун проектын карады. Аны парламент вәкилләренә Альберт Хәбибуллин тәкъдим  итте. Аның сүзләренчә, республика канун чыгару  органы  федераль дәрәҗәдәге бу канунны кабул итмәскә тиеш.

“Канун проекты авторлары Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнарының иң югары вазифаи заты вазифасының атамасын унификацияләргә, Россия субъектларының канун чыгару, вәкиллекле органнары һәм югары вазифаи зат вәкаләтләренең бердәм срокларын билгеләргә тәкъдим итә. Федераль башкарма хакимият органнарына исә Россия субъектларының башкарма хакимияте органнарын формалаштыруда катнашу хокукы бирелә”, – диде депутат Альберт Хәбибуллин.

Канун проекты кабул ителеп, гамәлгә ашырылса, төбәкләр федераль канун чыгару процессыннан читләштереләчәк, дигән фикердә парламент әгъзалары.
Депутат Ркаил Зәйдулла да бу уңайдан үз фикерен җиткерде.

“Татарстан автономияле республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм иттек. Һәм Татарстан Конституциясенең 89нчы маддәсендә Татарстан республикасы җитәкчесе Президент дип атала дигән сүзләр акка кара белән язылган.
Бу мәсьәлә беренче тапкыр гына күтәрелми. Һәм аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның да мөнәсәбәтен яхшы беләбез. 2015 елда бер  матбугат конференциясендә ул болай дигән иде:  “Это действительно дело самого Татарстана, я не думаю, что это так чувствительно, что это заденет какие-то национальные чувства. Мы с уважением отнесемся к любому выбору народа Татарстана. Поэтому вы сами там решайте, ладно?»
Күптән түгел әлеге сүзләрне Президентның матбугат сәркатибе Песков та раслады: «В Кремле считают, что должность Президента в России должна быть одна. Но вместе с тем существует специфика некоторых регионов, в том числе упомянутого [то бишь Татарстана]. Президент с пониманием относится к такой специфике”.

Акча барысына да җитәрме?
2020 ел белән чагыштырганда, Татарстанда 9 ай эчендә эчке төбәк продукт күләме 2,9 процентка үскән. Пандемиядән соң әле икътисадның “аңкы-миңке” халәттә икәнен исәпкә алсак, начар күрсәткеч түгел шикелле. Яхшырак яшәгән вакытлар да булды анысы. Әмма замана үзгәреп тора бит. Әлбәттә, әлеге үсешнең нигезендә сәнәгать өлкәсендә җитештерү үсеше ята. Төзелеш өлкәсендә үсеш – 3,7, ваклап сатуда 8,5 процентка җиткән. Бюджет керемнәре 232,4 млрд сум тәшкил иткән.  

Әмма Президент Рөстәм Миңнеханов, моның белән тынычланып калырга ярамый, дип белдерде.

Реклама

2022 ел бюджетына килгәндә, ул киеренке булачак. Мондый кыенлыкларны без нефть бәясе төшә башлагач татыган идек инде. Нефть бәясенә җайлаштык, тик хәзер халыкны коронавирус сыный. Шул исәптән, икътисади яктан да.

Коронавирус дигәннән, киләсе елда коронавирус белән авырган кешеләргә диспансеризация узу өчен чыгымнар күләме өч тапкыр арттырылачак, дип белдерде Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова. 2022 елда пациентлар тернәкләндерүне сырхауханәләрдә уза алачак. Комплексы тернәкләндерү 18 мең сум торачак. Компьютер томографиясе, МРТ һәм коронавирусны ачыклый торган тестларны үткәрүне арттыру күздә тотыла. Киләсе елда тирәнтен диспансеризация өчен өч тапкыр күбрәк — 231 млн сум бүлеп биреләчәк.

2022 елда бюджет киеренке булачак. Моны республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин да, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да берничә тапкыр искәртте инде. Дефицит 11 млрд сум тәшкил итәчәк.  Әмма бюджет проектында барлык федераль проектлар да кертелүен исәпкә алсак, керемнәр өлеше артачак әле.

Бюджет проектыннан аңлашылганча, киләсе елда төбәк эчке продукты үсеше – 3,6, сәнәгать-җитештерү индексы – 3,4, ә реаль хезмәт хакы 2,7 процентка үсәр дип фаразлана. Инфляциягә килгәндә, ул 4 процент чамасы булачак. 2021 елга инфляция 5,7-6,2 процент булыр дип фаразланган иде. Кызганыч, хәзергә ул 7,4 проценттан да артып китте. Шулай булгач бу саннарның бары фаразлар гына икәнен истән чыгармаска кирәк.

Ни генә булмасын, киләсе ел бюджетының 80 проценты социаль юнәлешә булачак. Ә дәүләт программалары буенча чыгымнар 91 процент тәшкил итәчәк.

Авыр булгач, нигә сайландың?
Утырыш азагында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның дисциплинасына кагылышлы шелтә белдерде.
“Әгәр дә эшләргә авыр икән, нишләп депутатлыкка сайландыгыз?” – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның фикеренчә, комитет рәисләре комитет утырышларында сирәк күренә. Бу уңайдан да ул үзенең канәгатьсезлеген белдерде һәм комитет җитәкчеләре, беренче чиратта, башка депутатларга үрнәк булырга тиешлеген искәртте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: