Шәһри Казан

Яңа елга бүләкләрнең арзанракларын сайларбыз, ахрысы...

Октябрь башында дөньяда кәгазьгә кытлык бар икән дигән хәбәр таралды. Менә сиңа мә! Цифрлаштыру дөньясында яшәп, кәгазь беткәнгә борчыл инде! Ә безнең халыкка имеш-мимеш кенә булсын. Хәтерлисезме, 10-15 ел элек тоз бетә икән дип, халык капчыклап тоз ташыды.

Ул запаслар әле хәзер дә кайберәүләрдә бардыр, мөгаен. Аннан шырпы “кризисы” булды. Шөкер, шырпысыз да калмадык. Менә чират кәгазьгә җиткән икән инде! Мәскәүдә кайбер кибетләрдә бәдрәф кәгазе эзләп йөрүчеләр дә булган, имеш.

Кәгазе генә ярар. Менә машиналарга бәяләр арткан әле монда! Бигрәк тә тотылган автомобильләргә. Алай гына да түгел, аларга кытлык сизелә башлады. (Соңгы 2-3 айда ирем белән машина алу максатыннан, автомобильләр базарын күзәтеп барабыз. Дөресен генә әйткәндә, элеккеге кебек җаның теләгән машина табу хәзер кыенрак. Кыйммәт булганга түгел, бөтенләй дә булмаганга).

Машиналарга бәя үсүне икътисад өлкәсендәге белгечләр берничә фактор белән аңлата. Белүебезчә, дөньяда күп нәрсә Кытайда җитештерелә. Шул исәптән, тимер атлар да. Пандемия вакытында Кытайда эшче куллар җитмәгәнлеге бер яктан сиздерсә, автомобильләрнең запас частьләре булмаганга яңа машиналар җыю мөмкинлеге кимү тагын бер сәбәп булып тора. Төсле металлга бәя арту да эзсез калмаган.

Белгечләр күп нәрсәнең дефицитка әйләнә башлавын глобализмның үлүе белән дә аңлата. Янәсе, энәсеннән алып, тунына кадәр җитештерә торган зур корпорацияләрнең чәчәк ату чоры акрынлап артта кала бара. Башта бер завод ябыла, аннан икенчесе. Шул рәвешле, бөтен бер тармак юкка чыга. Ни өчен без тукымаларны Европадан түгел, ә Төркия, Азия дәүләтләреннән алырга тырышабыз? Чөнки Европада аны инде җитештерү күптән туктатылган.

Аннан, Европада эшсезләр бездәге кебек түгел бит. Алар бик нәзберек. Чөнки уч тутырып пособие алалар. Акча килеп торганда, нәрсәгә бил бөгәсе ди инде?
Өстәвенә, пандемия да китереп бәрде. Көнбатыш өчен бу бөтенләй дә көтелмәгән булды.

Дарулар юк. Эшләргә дә, җиләк-җимеш, яшелчәләрне җыярга кеше юк. Гадәттә бу эшләрне читтән килгәннәр эшләгәнлектән, җирле халык та  тир агызырга өйрәнмәгән. Европаның кайбер илләрендә, бигрәк тә Италия, Испания кебек күпләп виноград үстерә торган дәүләтләргә Болгария, Румыниядән эшчеләр кертергә мәҗбүр булганнар.

Реклама

Әле бит җитештерелгән әйберне сатып алучыга җиткерергә дә кирәк! Азиядә инде хәлләр азмы-күпме җайга салына башлады. Әмма ул товарны ташыр өчен йөк контейнерларына кискен кытлык булуы ачыкланган.

Күз алдыгызга китерәсезме, диңгез юлы белән товар ташу 85 процентка арткан! Соңгы 12 ай эчендә йөк ташучыларның керемнәре 4 тапкырга үскән. Әлбәттә, ул Яңа ел алдыннан тагын да арта башлаячак. Сәүдә үзәкләре эшләми дип кенә, алардагы дөньякүләм танылган кибетләр Яңа елга товар туплаудан баш тартыр дип булмый. Чөнки хәзер интернет аша да теләсә кайсы кибеттән әйбергә заказ биреп, өеңә кадәр китереп бирәләр бит. Ә бу ябылулардан соң ишекләр ачылганнан соң халыкның кибетләргә ничек ябырылачагын күз алдыгызга китерәсезме!?

Бер нәрсә борчый: сәүдә үзәкләре “кодлы”лар өчен генә эшләгәндә бәяләр ничә тапкырга артыр икән? Транспорт чыгымнары арту ваклап сатудагы бәяләрне дә үзе белән өскә тарта, ләбаса! Болай барса, билләрне тагын буарбыз да, Яңа елга бүләкләрнең арзанракларын сайларбыз, мөгаен. Сәүдә үзәкләрендә эшли торган кибет хуҗалары безнең кесәне түгел, үзенекен уйлар бит. Яңа елны чит илдә каршылау бәхетеннән мәхрүм каласылары килмәс.

Айгөл Хәсәнова

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: