16+

МФЦ телефон аша кешеләрнең документ мәгълүматларын сорамый

Көек бистәсендә күп функцияле үзәк төзү өчен җир кишәрлеге бирелә.

МФЦ телефон аша кешеләрнең документ мәгълүматларын сорамый

Көек бистәсендә күп функцияле үзәк төзү өчен җир кишәрлеге бирелә.

Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның күп функцияле үзәкләренең (МФЦ) эшчәнлеге һәм гамәлгә куелачак яңалыклар бәян ителде.

Еламасаң булмый

Узган атнада ун еллык эшчәнлекләренә багышланган җыелышларында МФЦ дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозафарова:”Күпме сорасак та, Питрәч районы хакимияте Көек бистәсендә МФЦ бүлекчәсе ачу өчен җир кишәрлеге бирми”, – дип, Татарстан премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иткән иде. Татарстан Рәисенә дә барып ирешкән бу хәбәр.

– Шөкер, мәсьәлә урыныннан кузгалды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Көек бистәсендә МФЦ бүлекчәсе төзү өчен җир кишәрлеге бирелә. Бинада халык 15 тәрәзәдә кабул ителәчәк. Хәзер дә инде Көектә 50 меңнән артык кеше яши. Алар төрле белешмәләр алу өчен Питрәчтәге МФЦ филиалына 30 чакрым юл узып барырга мәҗбүрләр иде, – диде Ленара Мозафарова “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп.

“Уно моменто!”

Татарстанда МФЦ аша 298 төрдәге хезмәтне башкартып алып була. Елына 6 миллион хезмәт күрсәтелә. МФЦ ун елда республика бюджетына 5,5 миллиард сум акча керткән. Мөрәҗәгатьләрнең иң күпчелеге күчемсез милекне теркәүгә һәм Реестрдан белешмәләр соратуга кагылышлы.

– Регламент нигезендә белешмәләр, гадәттә, 7-9 эш көне эчендә әзерләп бирелә. Физик һәм юридик затларга ипотека, торак яки торак булмаган күчемсез милекне теркәү эшләрен 1 көн эчендә дә башкарырга мөмкин. Ләкин, теркәү эшен ашыгыч башкарткан очракта, дәүләт пошлинасы түләве гадәттәге 2 мең сум урынына 4 мең сум итеп алына. Кеше теркәү башкартудан кинәт кенә баш тартса да, инде икеләтә арттырып түләнелгән дәүләт пошлинасы кире кайтарып бирелми. Татарстанда әлегә 47 кеше генә милекне тизләтелгән тәртиптә теркәттерде, – диде Ленара Мозафарова.

2025 елның 13 гыйнварыннан кергән канун таләп иткәнчә, хәзер физик затлар арасында фатирны, йортны һәм башка күчемсез милекне бүләк сыйфатында тапшыру гамәлләрен нотариуста теркәргә кирәк.

МФЦ “Цифрлы профиль” хезмәтен кулланышка кертте. Берәр төрле эш башкартканда МФЦ хезмәткәренә Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталыннан Россия гражданы паспорты, ИНН, СНИЛС күчермәләрен электрон рәвештә алдан ук җибәреп куярга була. Бу белешмәне тизрәк вакыт эчендә эшләп бирергә ярдәм итә. Ленара Мозафарова әйтүенчә, белешмә әзерләп бирелгәннән соң, кешенең шәхси документлары күчермәләре юк ителә, ягъни “архив” рәвешендә сакланмый.

Тык башыңны тәрәзәгә

– МФЦга 8 (843) 222-06-20 телефоны аша һәм шулай ук ВКонтакте төркеме аша да язылырга була. Татарстанда “122” (өстәмә сан 7) кайнар элемтә телефон саны барлыкка килде. Әлеге телефон аша шалтырату – бушлай. Миграция кануннарын бозган чит илләр гражданнарына МФЦда хезмәт күрсәтү башкарылмый. Андыйларның исемнәре Россия буенча МФЦ реестрына кертелгән. Татарстанда теркәлү узмыйча яшәүче чит ил гражданнары теркәлү уза икән, шушы очракта МФЦ аларга да хезмәт күрсәтә, – диде Ленара Мозафарова.

Кредит алуга “үзеңә-үзең рөхсәт бирмәү” чикләү гамәле 2025 елның 1 сентябреннән соң гына кертеләчәк. МФЦ хәзергә мондый килешү төземи.

Ленара Мозафарова:”МФЦ хезмәткәрләре гражданнарның шәхси документларының мәгълүматын телефон аша соратып алмый, пенсияләргә кагылышлы эшләрне телефон аша башкармый. “МФЦга язылганлыкны раслар өчен тагын бер мәртәбә чылтыратыгыз”, дигән сүзләргә ышанмагыз. МФЦ кеше тәрәзәдә паспорты белән шәхсән үзе күренгәндә генә хезмәт күрсәтә. Кешеләр төрле кызыктыргыч сүзләргә алданмасын иде”, – дип кисәтте.

Хәрбиләргә теләктәшлек

МФЦ махсус хәрби операциядә катнашучыларга “Махсус хәрби операциядә катнашучы” белешмәсе әзерләп бирә. Бу белешмәне аның өчен ата-анасы, хатыны, балалары да алырга хокуклы. Әлбәттә, туганлык расланырга тиеш. “Махсус хәрби операциядә катнашучы” белешмәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларның иптәшләренә “ышанычнамә” кәгазе белән бирелми.

МФЦ гражданнарны судка мөрәҗәгать итмичә дә “банкрот” сыйфатында тану эшен дә башкарырга кереште. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading