16+

Патриот булып үссен өчен яшь буын…

«Ватанга хезмәт итү нәрсә ул?», «Үз илен яратучы кешеләргә нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?», «Ватанга чын мәхәббәт нәрсәләрдә чагылыш таба?»

Патриот булып үссен өчен яшь буын…

«Ватанга хезмәт итү нәрсә ул?», «Үз илен яратучы кешеләргә нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?», «Ватанга чын мәхәббәт нәрсәләрдә чагылыш таба?»

Казанның 133нче күп профильле лицеенда уздырылган Парламент дәресе шушы сорауларга җавап эзләүдән башланды.

Быел унҗиденче тапкыр уздырыла торган Парламент дәресе проекты үзәгенә бу юлы «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч» дигән темасы алынган. Үсеп килүче буында патриотлык хисен тәрбияләүне максат итеп куйган фикерләшүләр 17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә узачак. Дәресләрнең форматын тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, сыйныф җитәкчеләре үзләре сайлый ала.

133нче лицейның 10 А сыйныфы өчен дәрес интерактив элементлар кулланылып, интеллектуаль уен форматында оештырылган иде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нина Девицкая «Тарих битләре» дип исемләнгән викторина әзерләгән. Укучылар 4 командага бүленеп, төрле биремнәрне үтәргә тиеш иде. Һәрберсен башкарып чыгуга 2-5 минут вакыт каралган. Дәрес барышын Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Ирина Терентьева, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һ. б. күзәтте.  
Беренче биремдә укучылар «Ватан Геройлары көне Россиядә кайчан билгеләп үтелә башлаган?» дигән сорауга җавап эзләде. Аннары командаларга папкада 4 документ тәкъдим ителде. Егет-кызлар бу документ нинди герой белән бәйле булуына төшенеп, аның исемен язарга тиеш иде. Өченче бирем Хәрби дан шәһәрләре белән бәйле булды. Бирелгән тасвирлама буенча, катнашучылар нинди шәһәрләр турында сүз баруын ачыкларга тиеш иде. Шуннан соң командаларга пазл җыеп, рәсемдә нинди сугыш сурәтләнүен билгеләргә туры килде. Соңгы биремдә укучыларга химия һәм математика белемнәрен искә төшереп, I,II,III дәрәҗә Дан Ордены аермасын белергә һәм Россия Федерациясе Герое бүләгенең макетын булдырырга кирәк иде.
Һәр биремнән соң укытучы дөрес җавапларны әйтеп, бу темага киңәйтелгән мәгълүмат бирде. Уен ахырында иң күп йолдызлар җыеп, җиңү яулаган команда билгеләнде.

Фәрит Мөхәммәтшин Парламент дәресе форматын кызыклы дип бәяләде.  
- Без белем бирү, төрле предметларны укытудан тыш, укучыларны патриотлар итеп тәрбияләүгә, тарихыбызны белүче буын үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Парламент дәресләрендә алар Бөек Ватан сугышында Ватаныбызны яклаган герой бабаларын искә ала. Шул исәптән, без махсус хәрби операциядә катнашучы батыр хәрбиләребез турында да сөйлибез.  133нче лицейда Парламент дәресе менә шундый кызыклы интерактив форматта оештырылды. Бөек Ватан сугышы тарихын, бүләкләрне, символларны һәм кешеләрне белү бик тә мөһим. Патриотлык, кече Ватаныбызга булган мәхәббәт, илебезне хөрмәт итү – яшь буынның йөрәгендә гомерлеккә сакланырга тиеш, - дип ассызыклый  Татарстан Дәүләт Советы рәисе.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading