Шәһри Казан

"Шәһри Казан" укучылары арасында уздырылган иҗади бәйгегә килгән хатларга күзәтү

Узган атнаның пәнҗешәмбе санында укучыларыбыз арасында уздырылган иҗади бәйгегә килгән хатларны бергәләп "укырбыз" дип вәгъдә биргән идек. Сүзебездә торабыз: бүген игътибар үзәгендә - сезнең хатлар, укучыларыбыз. "Көтеп алабыз" Яшерен-батырын түгел, хат язышу кебек матур гадәттән бизеп барабыз. Күпләребезнең эпистоляр жанрга бәйләнешебез интернетта ике-өч авыз сүз алышуга кайтып калды. Әле анда...

Узган атнаның пәнҗешәмбе санында укучыларыбыз арасында уздырылган иҗади бәйгегә килгән хатларны бергәләп "укырбыз" дип вәгъдә биргән идек. Сүзебездә торабыз: бүген игътибар үзәгендә - сезнең хатлар, укучыларыбыз.

"Көтеп алабыз"
Яшерен-батырын түгел, хат язышу кебек матур гадәттән бизеп барабыз. Күпләребезнең эпистоляр жанрга бәйләнешебез интернетта ике-өч авыз сүз алышуга кайтып калды. Әле анда да "хис-тойгыларыңны белдерәм дип, сүз эзләп интекмә" дигәндәй, смайликлар чират тора. Ә шулай да ак кәгазьне тутырып язган хатны ачып укуга җитми инде.
"Шәһри Казан" газетасын укучы әбунәчеләребезнең күбесе шул фикердәдер, мөгаен. Чөнки бу көннәрдә редакция 400гә якын хат алды. Компьютер белән алыш-биреше булмаган өлкән буын гына яза дияр идең, юк, арада яшьләр дә шактый. Газетада бирелгән анкетаны җавапсыз калдырмаганыгыз өчен без сезгә аеруча рәхмәтле.

Әлбәттә, күпләр иң беренче чиратта анкетада китерелгән "Ике якта ике яр, илдә әллә ниләр бар..." дигән икеюллыкны дәвам итәргә ашыкты. Чөнки иң оригиналь шигырь авторларын саллы бүләкләр - мотоблок, телевизор, ике үтүк, ике блендер, электр белән эшләүче иттарткыч, өч мультиварка, тузан суырткыч, ике пароварка, һәм «Сосновый бор» санаториесенә ике кешелек юллама (!) көтә иде. Нинди генә шигырьләр язып җибәрмәделәр дә, кайлардан гына юлламадылар безгә хатларны. Җиңүчеләрнең кемнәр булуы белән газетабызның алдагы санында танышкансыздыр инде. Шигырьләр, чыннан да, берсен алып, икенчесен куя торган түгел иде. Буш сүз уйнату гына түгел, ә төптән уйлап, сәясәткә, тормыш-көнкүрешкә бәйләп, көн кадагына суга торган итеп язылган иде күпчелеге. Бөтен кешедән шагыйрь ясады бу ике юл.

Әйтик, әнә, даими хәбәрчебез Рәшит Нургалиевтан да (Казан) илдәге бер генә әйбер дә читтә калмаган: сәясәт тә, читтә яшәп ятучы милләттәшләребез дә, депутатлар да, очны очка ялгап яшәүче пенсионерлар да, Казан һәм аның бистәләре дә... Иркенләп, җәелеп китеп 12 битлек итеп язган иде ул без көткән җавапны. Чөнки белә: аның язмаларын һәрчак көтеп алабыз.

Дөрес, күләм белән алдыручылар бер ул гына да түгел. Шуңа күрә дә иң-иң дигәннәрен сайлап алып жирәбә салдык. Шигыре янына Рәшит абый тагын бер нәрсә теркәгән: «Шәһри Казан» га язылу турындагы 2001 нче елгы квитанция! Кырыена: "Элгәргеләре ташлангандыр инде", - дип язып та куйган әле. Газетабызны менә шушы Рәшит абый, Нурия апа Хисамова (Казан) кебек тугры әбунәчеләребез яшәтә дә инде. Хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илгиз Таһиров (Казан) та әлеге фикерне дәвам итә шикелле: "Дөресен әйтергә кирәк, элек безнең гаиләдә берничә газета-журнал даими килә торган иде. Тора-бара минем бердәнбер көндәлек юлдашым булып "Шәһри Казан" калды. Аны яратып, көтеп алып укыйм. Олы яшьтә булуыма карамастан, һич кенә дә газетадан аерыла алмыйм. Аллаһы Тәгалә тагын күпме гомер бирсә, шуның кадәр укыячакмын. Тагын бер нәрсәне әйтәсем килә: газетаның эчтәлеге елдан-ел яхшы якка үзгәрә бара. Миңа ничә яшьме? Аз да түгел, күп тә түгел, 70 ел гомер узып киткән шул. Сугыш чоры балалары без. Ул чор безне бик тиз өйрәтте укырга, язарга...Без кечкенә агитаторлар булдык," - ди ул.

Күптән түгел 85 яшен тутырган Гөлсем Зәкиуллина да (Яшел Үзән) 20 елдан артык "Шәһри Казан" белән бер аяктан атлаучылардан икән. "Әниебез бездә генә түгел, оныкларында да газета-журналлар белән даими танышып баруга кызыксыну уятты. Бүгенге көндә дә газета килүгә кызыклы язмаларны беренче булып ул укый, сканвордларыгызны чишә, бәйгеләрегездә катнашып килә",- диләр 40 елга якын Ташкичү авылында клуб мөдире, соңрак китапханәче булып эшләгән әниләре турында балалары.

Газетабызны башкалар да укысын дип җан атып йөрүчеләребез, шөкер, бар. Казаннан Сания ханым Якупова да шундыйлардан. "СССР таркалгач, Балтыйк буе илләрендә яшәүчеләр үз телләрен, мәдәниятләрен үстерү максатында бер үк исемдәге газетаны ике-өч данәдә яздырып ала торган булганнар, дип сөйлиләр иде. Сентябрьдән башлап, мин дә үзем яшәгән йорт тирәсендәге ишегалларында күршеләр, таныш-белешләр арасында агитация алып бардым. Үзем бер кат укып чыккан газеталарымны таратып та карадым. Ничек кенә кызыксындырырга теләсәм дә язылмадылар. Әллә акча җәллиләр, әллә аң-белемнәре таман, әллә битарафлык... - дип өзгәләнә Сания ханым. - Менә шулай аптырадым, йөдәдем дә, туган ягым Чирмешән районында авылда яшәүче туганыма туган көне белән котлап газетага яздырдым. Әллә ятим үскәнгә үз телем, үз милләтем бик якын шул".

Казаннан Р. Гарифуллина шулай ук:
"Шәһри Казан" газетына
Язылыгыз, туганнар!
Бәясе дә артык түгел,
Бик тә белеп куйганнар,
дип язылырга үгетли.

Реклама

Саба районы Эзмә авылында яшәүче Мәдинә Исламова да газетаның һәр санын мәчеткә алып барып анда йөрүчеләргә дә укый икән. Күп кенә әбунәчеләребез иман юлында бүгенге көндә. Шуңа да намаз вакытларын, дини темага багышланган язмаларны ("Иманлы сүз" сәхифәсе) көтеп алып укыйбыз дигәннәр. Азнакай районы Югары Стәрле авылыннан Рафаэль Сәгытдинов та газетада басылган дини язмаларны үз итүен хәбәр иткән.

"Шәһри Казан" ның һәр саның көтеп алып укыйм. Берсеннән-берсе гыйбрәтлерәк язмышлар турында язмалар чыгып тора. Мин анда шагыйрь абыем Әхмәт Гадел янына кунакка килә торган идем. "Шәһри Казан" минем өчен яшәү яме, күңелем юанычы, киләсе көнгә ышаныч уятучы газета»,- дип яза Кукмарадан Рәсимә Минһаҗева.
90 яшен түгәрәкләп килүче «1941-45 елларда хезмәттәге батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән Габидә Шәйдуллина (Башкортстанның Туймазы районы, Төмәнәк авылы) шулай ук ил-көн яңалыкларын "Шәһри Казан" аша белеп баручыларның берсе. Безгә юллаган шигырендә аякка чабата киеп 17 яшеннән, бүреләр улап торган кара төннәрдә тракторы белән җир сөргән чакларын бәян итә ул. Бер үк вакытта тиешле ташламалардан файдалана алмавына, җитәкчеләрнең гаделсезлегенә ачынып яза.

Бездән ни көтәләр?
Газетаны кулына алуга һәркем беренче чиратта үзен борчыган мәсьәләгә җавап эзли. Кырыкмаса-кырык язма арасыннан бүген табамы ул аны, иртәгәме - эзли. Арада гел уйламаган, акылга сыймаслык нәрсәләр дә очрый. Анысын да инкяр итми. Гыйбрәт өчен укый. Бөтен кешегә ярап та бетеп булмыйдыр. Кырык мирнең көен көйләгәнче, бер арбаның чөен чөйләрмен дип әйткән, ди бит берәү. Менә без дә төгәл сорауга, туры җавап ишетәсе килеп: "Шәһри Казанда ни күрергә телисез?" - дигән идек. Күпчелегегез, хөрмәтле укучыларыбыз, хатыгызны мәгълүматлы, матур газета чыгарган өчен редакция коллективына рәхмәт әйтеп, Яңа елда да иҗади уңышлар теләп башлагансыз. Рәхмәтегезгә- рәхмәт! Бер генә хат та игътибарсыз калмады. Арада Илсөяр Кәбирова кебек (Аксубай районы, Яңа Дума авылы): "Бик кызыклы, бай эчтәлекле газета дигәч, беренче язылуым" - диючесе дә яки Фалянур Галиева (Саба районы, Иләбәр авылы) кебек: "Булганына канәгать!", Рафаил Төхбәтуллин (Яшел Үзән районы, Норлат авылы) кебек: "Болай чыккач, бик риза"- диючеләр дә күп. Күңелле хәбәрне укуы да рәхәт. Сиринә Хәмидуллина да (Бөгелмә) "100% канәгать! Афәрин! Бик әйбәт эшлисез",- дип янган учакка утын өстәп җибәрә.

"Газетагыз супер!!! Берүк күз тидермик. Бик тә "тәмле" сез. Соңгы арада газетагыз тагын да үзгәрде. Саллы мәкаләләр - сездән" - газета укучыбыз Дамирә апа фикере бусы. Мондый фикерләр тагын берничә хатта кабатлана. Ә менә Казанның Мәскәү районындагы 9нчы гимназиядә укытучы булып эшләүче Яшел Үзән кызы Лилия Әхмәтова һәм Фәридә Шакирова (Биектау районы Коркачык станциясе) әз генә булса да шигърияткә дә урын бирелсен иде, дип кенә калмаган, бер бәйләм шигырьләрен дә җибәргән??????. Зәйдән Рәшидә Җиһаншина, күрәсең, безнең моңа кадәр узган "Торналар төшкән җирдә", "Язылмаган инша" кебек бәйгеләребезне яратып калган булса кирәк, "Укучылар һәм укытучылар өчен бәйгеләрегезне дәвам итегезче", - ди. "Безгә зур бүләкләр булмаса да, дипломнар гына бүләк итсәгез дә ярый" - дип, призлар мәсьәләсен алдан кайгытучы да юк түгел. Кәҗәсендә түгел, мәзәгендә дип яшәүчеләр шулай да бар бит. "Тарих, сәнгать турында язмалар күбрәк булсын иде"- монысы Казаннан Гүзәл Ишмөхәммәтова фикере. Гүзәл ханым атнага өч чыга торган газетабызны алдыра, димәк, "Сәнгать әхрамы"ның тәмен белә укучыбыз. Исай Данилов кебек авыл тормышы һәм кечкенә авылларның юкка чыгу сәбәпләре белән кызыксынучылар да бар (Башкортстанның Туймазы районы, Югары Троиск). Артистлар тормышы турында күбрәк языгыз диючеләр арасында бер Рәмзия Кашапова (Сарман районы, Александровка авылы) гына түгел. "Мәдәни гавәм" - яратып укыла, һәрвакыт кызыксыну уята торган сәхифәбез. Әмма шул ук вакытта, "артист тормышын язар өчен башка басмалар да җитәрлек" диючесе дә табыла. ТВ программасы белән дә шул ук хәл. Кемдер программасыз яши алмый, ә кемдер, әйтик, Илдус Фәхретдинов (Казан) бу урында: "Ике-өч номерга сузып, яшь язучыларыбызның иҗаты белән танышасы иде. Тик юк-бар елак мәхәббәт турында түгел, ә чын тормыш сурәтләнгән әсәрләр турында бара сүз ", - ди. Юридик белешмәләр, гади кешеләргә файдалы законнар турында укырга телүчеләр дә шактый. Ә менә Әминә Миннуллина (Буа) һәм Рифкать Гарифуллин (Казан) исә галимнәребезнең татар халкының язмышына кагылышлы тарихи язмаларын көтеп кала.

Разидә Хөсәенова исә кешене яхшы үрнәк белән тәрбияләү ягында. Шуңа күрә дә ул яшьләребезнең әти-әнигә, әби-бабайга күрсәткән яхшы мөнәсәбәтләре хакында язылган язмалар көтеп кала. Яхшы үрнәкнең нигезе-башы, әлбәттә, тәрбияле гаиләдә. Фирдәүсә Яруллова (Казан) да юкка гына күбрәк матур гаиләләр турында языгыз дими. "Бала тәрбиясе гаиләдә икәнен оныттык бугай. Бер кулына сыра, икенчесенә сигатет тоткан ана тәрбиячеләрне ачулана. Баласының кайда укыганын да белмәгән ата укытучыларны гаепли. Кыскасы, замана ата-аналарының үзләрен тәрбияләргә (бала тәрбияләргә өйрәтергә) кирәк. "ШК, бу синең көчеңнән килә бит! Заманча, үтемле чаралар (дискуссиягә ата-аналарны, белгечләрне, үрнәк гаиләләрне тартып) гамьсез, битарафларны да уятырдай язмалар кирәк; килен-кайнана мөнәсәбәтләре дә артык булмаячак", - дип язган ул.
15 туганын газетага яздырып, шуларның 15е өчен дә үз фикерләре белән уртаклашкан Зөләйха Хафизованың да (Казан) әйтер сүзләре шактый. Төпле, нигезле фикер йөртүе күренеп тора аның. Тәкъдимнәр хат саен. «Бәлки "Ак чәчәкләр" дигән махсус сәхифә ачаргадыр? Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган язмалар, табиб киңәше бик кирәк бит. Авыру бала тәрбияләүчеләргә терәк булырдай, төпле киңәш бирүчеләр булмый калмас иде".

Арада кызыклы гына яңа сәхифәләр тәкъдим итүчеләр дә бар. Әйтик, Гөлназ Хәсәнова (Балтач районы, Югары Шубан авылы) "Бала бишеге-гомер ишеге", Райхана Сәлахова (Апас районы, Урта Биябашы авылы) "Умартачылык", "Яшелчәчелек" сәхифәсен күрәсе килә. Бу табигый. Һәркем, үзенә файда алырга тели. Фәсхетдин Сәйфетдиновны да (Казан) Татарстанда үсә торган даруга ярарлык үләннәр кызыксындыра. Бу өчракта, "Киңәш сандыгы" бите сезнең өчен, дибез.

Кыскасы, зәвык та, таләп тә төрле. Тугандаш төрки халыклар тормышына багышланган язмалардан (Хәмид Валиди, Казан) башлап, авыл, фермерлар (Айрат Кадыйров, Кама Тамагы районы, Олы Мәрәтхуҗа авылы), танышу игъланнары, скетчлар (Әлфия Галимова, Чистай районы, Татар Ялтаны) һ.б. көтеп калучылар да бар. Катлаулы башваткычлар-могҗизалар да, язмыш сынаулары да, "картларны шатландыра торган хәбәрләр" дә, дөреслек тә хупланачак кына.

Ә менә Гөлшат Батыршина (Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы) газетаны укучы гына түгел, таратучы да икән әле. Шуңа күрә аның фикере икеләтә кызык: "Газетагыз бик эчтәлекле. Сишәмбе, пәнҗешәмбе саннары бик кызыклы чыга. Җомга санындагы "Атна вакыйгалары" район газетасында да кушымта булып килә. Шуңа да атнага бер килә торганга - пәнҗешәмбе санына гына язылабыз. 12 ел хат ташучы булып эшлим. Газеталарга язылу елдан-ел авырая бара. Бу хәлгә элемтәчеләрне генә гаепләү дә дөрес түгел. Хәзер яшьләр бөтенләй дә газета укымый. Укысалар да, интернеттан гына. Газета укый торган өлкән буын китеп бара. Аннан нигәдер «Шәһри Казан»ны сәяси газета дип уйлыйлар",-ди ул. Без гаепләмибез, әмма кулына газета тоткан, җитмәсә, аны өенә яздырып, укып барган хат ташучыбыз булганда, киләсе яртыеллыкта Зур Сәрдектә "Шәһри Казан" га язылучылар бермәбер артыр дип өметләнәбез, Гөлшат ханым. Гомумән, сезнең кебек игътибарлы укучыларыбыз белән якыннан танышуыбызга без бик шат. Алга таба да бергә булыйк! Ә без исә сезнең фикер-тәкъдимнәрне истә тотып эшләрбез, безнең өчен яхшы дәреслек булды бу. Яңа бәйгеләребез - алда, игътибарлы булыгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: