Шәһри Казан

Президентлыкка – 5 кандидат

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Президенты вазифасына дәгъва кылучылар турында мәгълүмат җиткерде

13 сентябрь көнне узачак Татарстан Президенты сайлауларында биш кандидат катнашачак.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итүенчә, кандидатларны бары сәяси партияләр генә тәкъдим иткән, чөнки кандидатларга үз-үзләрен тәкъдим итү канун тарафыннан каралмаган.
“Бердәм Россия” сәяси партиясе исеменнән Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән.

“Гадел Россия” партиясенең төбәк бүлеге Әлмир Михеев кандидатурасын күрсәткән.

Реклама

“Россия коммунистлары” республика лидеры буларак Альфред Вәливны күрәсе килә, ә ЛДПР партиясе исә Владимир Сурчилов кандидатурасын сайлауларда катнашырга тәкъдим иткән.

“Үсеш партиясе”нең төбәк бүлеген җитәкләгән Олег Коробченконы да тарафдарлары Президент сайлауларында катнашырга күндергән.
– Татарстан Президенты сайлауларында ктанашучылардан документлар кабул итү 12 июльдә рәсми рәвештә төгәлләнде. Хәзер кандидатларны тәкъдим итәр өчен имзалар җыю бара. Һәр кандидат муниципаль депутаталар арасындагы үзенең тарафдарларыннан 387 имза җыярга тиеш. Документлар Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылганнан соң, аларның дөреслеге тикшереләчәк, – диде Андрей Кондратьев.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: