Шәһри Казан

Татарстан Президентлыгына кандидатлар ахыргача көрәшәчәк

Андрей Кондратьев искәрткәнчә, 7 көн дәвамында Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр буенча тавыш бирү комиссия әгъзаларына шактый авырга төште. “Коронавирус пандемиясен исәпкә алып, тавыш бирү 2-3 көн дәвамында оештырылса, иң кулай вариант”, - диде ул.

Быелның 13 сентябрендә республикада Татарстан Президентын һәм җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау оештырыла. Түбән Кама округыннан Россия Дәүләт Думасына өстәмә депутат та сайлау була. 

Татарстан Президентлыгына кандидатлар:

“Бердәм Россия” партиясеннән - Татарстанның гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңеханов, “Справедливая Россия” партиясеннән - төбәк бүлеге советы рәисе Альмир Михеев, “Коммунисты России” партиясеннән - республика комитетының беренче секретаре Альфред Вәлиев, “Партия Роста” партиясеннән - төбәк бүлеге рәисе Олег Коробченко, ЛДПР партиясеннән - төбәк бүлеге координаторы Владимир Сурчилов.

Шушы кешеләр арасыннан берәрсе сентябрь якынлашканда үз кандидатурасын кире алырга мөмкинме? “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесенең әлеге соравына Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев: "Инде барысы да сайлау алды компаниясен башлап җибәрде. Берсе дә үз кандидатурасын кире алмас, кандидатлар һәм партияләр ахырга кадәр көрәшәчәк дип уйлыйм", - дип җавап бирде. 

Реклама

Татарстанда 2020 елның 1 июленә 2 937 257 сайлаучы исәпләнә. Республика буенча 65 территориаль һәм 2810 участок сайлау комиссиясе оештырылган.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Бердәм тавыш бирү көнен сентябрьдән башка айга күчерү турында да сүзләр йөри. Татарстанда сайлаулар алдан тәгаенләнгәнчә, 13 сентябрьдә була.
- Тавыш бирү көне буенча үзгәреш юк, ләкин, санитар-эпидемия кагыйдәләрен катгый үтәргә туры киләчәк. Чөнки эпидемия бетмәде, Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү вакытында да санитар саклык чаралары күрелде. Татарстан халкы тавыш бирүдә актив катнашты, беркем дә санитар таләпләргә канәгатьсезлек белдермәде. Сәламәтлек һәркемнең үзе өчен бит, - диде Андрей Кондратьев.

Андрей Кондратьев искәрткәнчә, 7 көн дәвамында Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр буенча тавыш бирү комиссия әгъзаларына шактый авырга төште. “Коронавирус пандемиясен исәпкә алып, тавыш бирү 2-3 көн дәвамында оештырылса, иң кулай вариант”, - диде ул.

- Йөз ел элек ТАССР дәүләт хакимияте органнарына тәүге сайлаулар булган. Сентябрь аенда узачак сайлауларны юбилей сайлаулар дип әйтергә мөмкин. Тавыш бирүгә әзерлек актив фазада, - диде Кондратьев бу сайлауларның тагын бер үзенчәлегенә ишарә ясап.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: