- Йөклелек чорым бик әйбәт узды, хәтта 9 айның ничек узуын да сизмәдем.
Туачак балам да әллә нинди чит ризыклар сорап аптыратмады, чөнки йөклелегем витаминлы вакытка туры килде. Шуңа күрә иремә бу яктан бәхет елмайды. Балам 3670 кило, 53 см булып туды. Исем уйлап мәш килдек, көн саен бер яңа исем казып чыгара идек. Әмма күңелгә иң ошаганы - Сафинә булды. Әле һаман әни булуыма ышанып бетә алмыйм, кайбер көннәрдә ана булуның нинди зур ләззәт, шатлык икәнен уйлап йөрим. Кайвакыт төнлә бала елаган тавышка уянып, аңлашмыйча ятам. Сәхнәгә 21 ноябрьдә чыгачакмын. «Уникс» концертлар залында булачак «Татарча солянка» концертында катнашам, Алла боерса. Еракларга китә алмыйм, чөнки кызымны имезәм, - ди Алинә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар