16+

Алинә Давыдова концерты: үзе дә елады, тамашачысы да елады...

Алинә Давыдованың тәүге концертында булып кайттык. Үзе әйтмешли: “Янында кызлар төркеме дә, Зәкиеч тә юк!”. Беренче концерт булгач, Алинәнең дулкынлануы, шатлыгы, бар сөенече тамашачы белән уртак иде.

Алинә Давыдова концерты: үзе дә елады, тамашачысы да елады...

Алинә Давыдованың тәүге концертында булып кайттык. Үзе әйтмешли: “Янында кызлар төркеме дә, Зәкиеч тә юк!”. Беренче концерт булгач, Алинәнең дулкынлануы, шатлыгы, бар сөенече тамашачы белән уртак иде.

Концерт башлангач ук, Алинә сәхнәгә әкияти кыз образында чыкты. Алладинның хатыны – Жасмин дип торам. Биючеләр, Алинәнең хәрәкәтләре дә безне Шәрык дөньясына алып китте. Хатын-кыз энергетикасы бөркелеп торды, килешә инде килешә.

Тамашачыларны сәламләп, Алинә алдан ук хата-кимчелекләре өчен гафу үтенде. Беренче концерт кую, дулкынлану үзе турында белгертте, билгеле. Алинә сөйләмгә рус сүзләрен кыстырды, кайбер сүзләрдә хаталанды. Вакыт  сузылды...  Бәлки, беренче концертка алып баручы алырга кирәк булгандыр. Гомумән, хәзер эстрада җырчылары арасында алып баручыдан ярдәм сораучылар аз. Шәп экономия чарасы бит. Тагын бер “тунеядец”ны ашатырга кирәк булмый дип уйлыйлардыр. Шулай да чын профессиональ алып баручы концертка ямь генә өсти. Әлфия Авзалова да бит алып баручысыз йөрмәгән. Ә менә концерт алып барырдай алып баручылар бармы? Монысы башка мәсьәлә. 

Шулай да тамашачылар Алинәне гаеп итмәде кебек. Алкышларга, чәчәкләргә саран булмадылар. Беренче бүлектә Алинә үзенең гаиләсе, сәхнәгә юлы турында сөйләде. Бәхетле көне булганын күз яшьләре дә исбатлады. Алинә елады, аның өчен сөенеп тамашачысы да елады. 

Алинә концертында танылып өлгергән җырларны гына түгел, яңа иҗат җимешләрен дә тәкъдим итте. “Бәхетем аккошлары” җырының көен Алинә үзе язган. Менә, ичмасам, сюрприз булды бу. Моңлы матур, лирик җыр. Мәскәү егете DJ Радик белән дә кызыклы дуэт килеп чыккан. Мәхәббәт турында түгел, авыл турында! Алинә сөйгәненә, әти-әнисенә багышлап та җырлар башкарды. Фотоларын бар тамашачы күрерлек итеп экранга урнаштырган иде, кыскасы көнчелеккә сәбәп юк. 

Концертның икенче бүлегендә без “авылга кайтып киттек”. Сәхнәдә аерым бер спектакль барды, ә Алинә тамашаны керәшен җырларын белән бизәде. Туйга да кереп чыктык. “Горько, горько” дип җырлады Алинә. Үзенә атап та бу җырны башкарырга насыйп булсын иде. Безнең  белән әңгәмәдә: “Әйе, мин кияүдә. Тормыш иптәшем белән никах укыттык. Туй да ясамадык, ЗАГСка да бармадык. Минем өчен никах укыту мөһимрәк”, – дигән иде. УКЫРГА: Алинә Давыдова: “Туй да ясамадык, ЗАГСка да бармадык”

Концертка килгән кунаклар арасында җырчы Илназар һәм Нурзадә, “Ямьле” төркеме кызлары бар иде. “Яшьлегемә кайткан сыман булдым. Синең өчен дулкынланып утырам. Син бик тырыш, горурланам”, – диде Нурзадә. Салават җыр театрыннан да котларга килгәннәр иде. “Салават Зәкиевич үзе килә алмады. Бүген концерт куючы шәкертләре күп булып чыкты. Алданрак чакыручылар да булган”, – дип хәлне аңлатып, Алинәгә уңышлар теләп “Салават” җыр театры исеменнән котлауларны Ядкәр Хәбибуллин җиткерде. 

Концертларга күп йөргәч, бер тамашаны икенчесенә охшатасың. Ә бу юлы андый хисләр тумады. Әлбәттә, техник моментларда да хаталар булды. Тавыш тулысынча концертның уртасына гына көйләнеп бетте. Программага бераз репетиция җитмәү сизелде. “Ашыккан ашка пешкән”, – дигән сүзләрне юкка әйтмиләр. 

Алинәнең башкаруында халыкчан җырлар шәп яңгырый, билгеле. Әмма концертның иң башында чыккан Алладин хатыны образы тыңгы бирми инде... Алинәнең эшлисе эшләре күп әле. Үзе дә бу хакта аңлый, тырыша, тырмаша. Башкача булмый бит. Әрсезлек заманы, көн дә бер артист туа. Көндәшлек зур. Ни чәчәсең, шуны урасың диләрме әле. Сыйфатлы иҗат җимешләре телим.

Салават Камалетдинов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызым белэн кияу бик охшатып кайттылар Алинанын концертын! Эфэрин!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем апа да барды,БИК ошаган

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дуслар белэн бардык - бик ошады.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Без де бардык БИК ошады

          Мөһим

          loading