16+

Айгөл Бариева: "Хыянәт – ул ике як өчен дә сынау"

"Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма бәхетле гаиләнең сере – иркенлектә. Моны һәркем үзенчә аңлыйдыр. Минемчә, иркенлек – ул бер-береңә ышану, юл кую һәм шәхси чикләрне узмау", - ди Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева. Җырчы белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

Айгөл Бариева: "Хыянәт – ул ике як өчен дә сынау"

"Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма бәхетле гаиләнең сере – иркенлектә. Моны һәркем үзенчә аңлыйдыр. Минемчә, иркенлек – ул бер-береңә ышану, юл кую һәм шәхси чикләрне узмау", - ди Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева. Җырчы белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

– Ирең Линар белән танышып, өч көн үткәч өйләнешкәнсез. Гашыйк булып кияүгә чыктыңмы?

– Гашыйк булмасам, кияүгә чыгар идемме икән? Байлыгына кызыгып, ә аның алай байлыгы да юк иде, яки авырга узып чыкмадым. Яратып кияүгә чыктым. Гомумән, мин – бик гашыйк булучан кеше. Бер күрүдә гашыйк була алам. Кеше бу дөньяга тугач та, аның нинди юл узасы маңгаена языла, диләр. Миңа да өч көн эчендә кияүгә чыгарга язылган булгандыр, күрәсең. Аллаһы Тәгалә мине бик яхшы кеше белән очраштырды. Ул – алдагы сынаулар өчен бирелгән бүләгем.

– Мәхәббәт, гомерлек ярату бармы ул?

– Әлбәттә, бар. Бу дөньяда бар нәрсә дә мәхәббәткә килеп терәлә. Кешенең тормышка, Аллаһы Тәгаләгә, тирә-юньдәгеләргә карата мәхәббәте булмаса, ул кеше яши алмый. Менә шушы ярату булганда гына ул гаиләсен дә, туган ягын да, эшен дә ярата алачак. Ярату һәрнәрсәдә чагылырга тиеш, хәтта кигән киемеңне яратып кияргә кирәк. Ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә килгәндә, яшь чакта ул гыйшык хисләреннән торса, ә олыйгач, хөрмәткә әверелә. 

– Хыянәтне кичерә алыр идеңме?

– Минем өчен авыр сорау бу. Иң яхшысы – бу хакта белмәвең. Һәрбер кешенең үз гөнаһысы бар. Безне бары тик Аллаһы Тәгалә генә кичерергә тиеш. Хыянәтне күрергә язмасын. Гомумән, аркага пычак кадауны авыр кичерәм. Бу хәл ир белән хатын арасындагы түгел, дуслар, хезмәттәшләр арасында да булырга мөмкин. Яныбызда тугры кешеләр генә булсын. Әгәр мондый хәл булган икән, димәк, Аллаһы Тәгалә теге яки бу мәсьәләгә карата күзеңне ачтырырга тели. Бәлки ул кешенең сиңа тиң булмавын күрсәтергә яки, киресенчә, икегезнең дә үзгәрергә кирәклеген аңлату өчен булгандыр бу хәл. Хыянәт – ул ике як өчен дә сынау. 

– Синеңчә, бәхетле гаиләнең сере нидә? 

– Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма бәхетле гаиләнең сере – иркенлектә. Моны һәркем үзенчә аңлыйдыр. Минемчә, иркенлек – ул бер-береңә ышану, юл кую һәм шәхси чикләрне узмау. Һәрбер кеше – шәхес һәм аның үзенең шәхси киңлеге булырга тиеш. Әгәр хатын-кызның дус кызлары белән күрешәсе килә икән, бу теләгенә киртә куярга кирәкми. Иң мөһиме – икесе дә бер-берсен аңласын, хөрмәт итсен. Бер-береңнең телефонын тикшерү дә кирәкми. Мин андый әйберне бөтенләй аңламыйм. Талашмый, ызгышмый торган гаиләләр юктыр ул. Бар, дип әйтсәләр дә, ышанмаячакмын. Һәр гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Без дә идеаль гаилә түгел, әйткәләшәбез дә, дуслашабыз да. Дөрес, хәзер яшь барган саен басылабыз. 

– Үзең турындагы имеш-мимешләрне ничек кабул итәсең? 

-– Дөресен генә әйткәндә, көлеп һәм елмаеп кабул итәм. Үзем турында имеш-мимешләрне бик сирәк ишетәм. Үз тормышым шул дәрәҗәдә кайный ки, гайбәт тыңларга вакытым юк. Сөйлиләр икән, димәк, яшим. Кешене сөйләгән саен, син аның гомерен озынайтасың, гөнаһларын юасың. Тел кешегә сөйләр өчен бирелгән бит инде. Беркая чыкмыйча, кеше белән аралашмыйча өйдә генә утырсаң да, синең турында барыбер сөйләячәкләр. Бу йә чирле, йә яшерер әйбере бар дип гайбәт таратачаклар. Имеш-мимешләр артистлар арасында гына түгел, бөтен җирдә бар. Бу булган, бар һәм булачак. Коръәндә язылган: гайбәт тарату, кешене үпкәләтү – зур гөнаһ. 

– Соңгы арада чараларда еш кына яулыктан күренәсең. Дин юлына кереп баруыңмы? 

– 33 яшемдә үк догалар, намаз укырга өйрәндем, ураза тотам. Коръәнне укып чыгу – күптәнге хыялым иде. Дөрес, мин аны гарәп телендә укымадым. Хыялымны тормышка ашыру өчен Коръән мәктәбенә йөрдем. Алсу исемле туташ безгә көн саен 20шәр бит укыды, мин шуның татарчага тәрҗемәсен укып бардым. Мине моңа беркем дә мәҗбүр итмәде, үз теләгем белән эшләдем. Кеше бу юлга үз теләге белән килергә тиеш.

– Айгөл, балаларыңның киләчәген ничек итеп күрәсең?

– Һәрбер әни кеше балаларының киләчәген бәхетле, ныклы, туры, ышанычлы, сәламәт, парлы, тыныч итеп күрергә телидер. Башлаган һәр эшләрен Аллаһы Тәгаләнең исеме һәм ярдәме белән, аның ризалыгы өчен башласыннар иде. Балаларыбыз бар яктан бездән яхшырак, бәхетлерәк, сәламәтлерәк булсын дип телим. Беребезгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын. Аллаһы Тәгалә балаларыбызга озын, сәламәт, матур, тигез, бәрәкәтле, уңышлы, хәерле, мул, бәхетле, хәләл тормыш бирсен иде, әмин! 

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

11

0

3

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X