Шәһри Казан

Айгөл Хәйруллина: «Руль артына да утырсам, ир-атка мохтаҗлыгым бөтенләй бетә»

- Айгөл, син белемең буенча артист бит. Ничек итеп зур сәхнәне радиога алыштыра алдың? - Мәдәният һәм сәнгать университетының театр бүлегендә Илдар Хәйруллин белән Наил Дунаев курсында укыдым. Илдар абый укытып бетерә алмады безне, Шамил Бариев вафат булгач, ул аның курсын алды, безне Миләүшә Закирова чыгарды. Камал театры базасында укыдык....

- Айгөл, син белемең буенча артист бит. Ничек итеп зур сәхнәне радиога алыштыра алдың?
- Мәдәният һәм сәнгать университетының театр бүлегендә Илдар Хәйруллин белән Наил Дунаев курсында укыдым. Илдар абый укытып бетерә алмады безне, Шамил Бариев вафат булгач, ул аның курсын алды, безне Миләүшә Закирова чыгарды. Камал театры базасында укыдык. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, эколог буласым килгән иде. 10 нчы сыйныфта укытучы, филолог һөнәрләре белән «чирләп алдым». Бервакыт Камал театрына баргач, «Гөргөри кияүләре»н карадым, аның гөрләп барган чагы иде. Шул спектакльдән соң, миндә актриса булу теләге уянды. Кечкенәдән сәхнә тирәсендә үскән бала инде мин. Әти белән әни баштарак каршы килеп маташкан иде. Хәзер беребез дә үкенми: алган һөнәрем көндәлек тормышта да, эшемдә дә ярдәм итә.
- Сәхнә тәмен студент чакта ук татып карарга да өлгергәнсең…
- Әйе. Икенче курста мин «Артист»та бер кыз ролен уйнадым. Курстан берүземне сайлап алу зур казаныш иде. Өченче курста Аманулланың «Әле кичә генә яз иде» спектаклендә Илсөя Төхвәтуллина белән икебезне бер рольгә куйдылар. Студент кыз өчен бу ишелеп төшкән бәхет инде. Ул елны Әлмәт театры өчен курс җыйдылар, без Әлмәткә китәргә тиеш идек.
- Һәм синең тормыш икенче борылыш алды…
- «Болгар FM» радиосында Гөлназ, Илнур Фәйзрахмановларның эшли башлаган чагы. Мин дә кызыгам шуларга. Күрше тавыгы күркә булып күренә бит ул. Алар минем театрда уйнавыма кызыкканнар. Укырга кергәндә, телевидение алып баручысы булырга да теләк бар иде. Мин кергән елны андый төркем юк, «телевидение режиссурасы» төркеме ике елдан соң гына оешты. 2000 елда, дүртенче курста укыганда, радиога урнаштым, шуннан бирле башка өлкәдә эшләгәнем юк.
- Дипломың шкафыңда гына саклана, димәк? Артист булу хыялда гына калдымы?
- Хыял дип... Икенче-өченче курста рольләр бирә башлагач, бик очынып йөргән идем. Ләкин ул һөнәрнең сәхнә алдын гына түгел, сәхнә артын да күреп яшәгәч, бик авыр хезмәт икәне аңлашыла. Роль көтү, ул вакытта акчасы да аз иде әле. Белмим, өченче курсларда инде бу һөнәр мине артык кызыксындырмады. Радио дөньясы үзенә бөтереп алды.
- Ә радиога ничек килеп эләктең?
- Кастингка бармадым мин нигәдер. Август аенда килдем. Миләүшә Насыйбуллина мине радио сукмакларыннан алып китте. Җитәкчелек: «Бу кызның күзләрендә ут уйный», -дип, сынап карарга уйлый. «Яңалыклар»га да кертеп җибәрделәр, «Айгөл мәзәкханәсе» дигән рубрика да эшләдем, тора-бара эфирга чыгара башладылар. Мин элеккеге катушкалы пленкалардан башлап, кассета, диск чорын үткән «өлкән» алып баручы инде.
- Ялгыз гына эшләгән эфирларны хәзер «Чәк-чәк шоу» командасы алыштырды.
- Быел сентябрь аенда бу командага кушылдым. Ялгыз эфирдан состав белән эшләү бик аерылып тора икән. Бер-береңне ишетә, күрә белергә, яраклашырга, эләктереп алырга кирәк. Импровизация дә, тавышны уйнату да мөһим. Бәлки эфирдагы Айгөл тормыштагысыннан аерыла да торгандыр. «Рөстәмнең дә авызын япты, Марсельгә дә каршы әйтә», - диләр. Тормышны үз җилкәмдә генә алып баргач, миндә ирлек сыйфатлары көчлерәк. Үз фикеремне өскә чыгара торган сыйфатым да бар. Егетләргә дә баштарак җиңел булмагандыр. Әмма кайчакта акрын, кыюсыз мин.
- Эшегез иртә башлана. Көнең ничек бүленгән, Айгөл?
- Мин - ябалак. Иртә таңнан торып эшкә бара алам дип гомердә дә уйламаган идем. Ир­тәнге эфирга билгеләнгәч тә, башымда: «Ничек эшләрмен?» дигән уй түгел, «Йокыдан ничек торырмын икән», дигәне булды. Төшкә кадәр йоклый торган кеше түгел үзем, әмма 9га кадәр йокламасам, төш вакыты җиткәнче, кеше белән сөйләшми дә идем. Дөнья үзгәртә икән. Биш тулганчы торам. эшкә иң беренче мин киләм. Пультны кабызам, чөнки анда мин утырам. Марсельне дә өйрәттем, хәер, хәйләләп булса да, «мәҗбүр иттем». Микрофоннарны карап, аппаратураны тикшереп, эшкә әзерлим. Хәзер безне ишетеп кенә түгел, карап та булачак. «Чәк-чәк шоу» программасын Ютуб каналы аша интернеттан күзәтергә була. Замана үзгәрә, телефон аша гына аралашу җитми, социаль челтәрдә актив эшлибез. Тапшыру беткәннән соң рубрикалар, кәгазь эшләре бар. Икенче көнге эфирны планлаштырабыз. Берләрдә кайтып китәм дә, йоклап алмыйча, өйдән чыкмыйм. Минем график бик әйбәт - иртән торып эшемне эшләп кайтам, төшке ашны ашыйм, йок­лап алам да тагын дөнья көтә башлыйм. Балалар бакчасы режимы бит инде. Йоклап алгач, бер көн урынына ике көн яшим. Улым укудан кайтканда ашарга пешкән, кичен өйдә булгач, аңа да рәхәт.
- Улың турында сөйләшә башлагач, гаиләңә дә кагылып үтик инде.
- Кияүгә чыкмадым. IV курста укыганда, 20 яшьтә Булатны таптым. Улым әти-әни янында үсте. 6 нчы сыйныфның өченче чирегенә генә Казанга килде. Кечкенәдән монда алып килеп интектереп йөртмәдем, әти-­әни дә фатир алганчы бирмәде. Булат үзе карар кабул итеп, 2нче лицейда укый башлады. Кечкенәдән бәйгеләрдә катнашып үскән егет, кешеләргә ияләшеп, шәһәр тормышына кереп ки­тү җиңел булды аңа. Бүгенге көндә 9 нчы сыйныфта укый. Сәхнә юлыннан китәр дигән идем, астрономия, физика белән нык­лап кызыксына башлады. Бик тырыш, мөстәкыйль минем улым. Хәзер мин аны түгел, ул мине җитәкләп диярлек йөртә, төрле чараларга алып бара. Татар, рус, инглиз, төрек телен камил белә.
- Кабат кияүгә чыгарга уйламадыңмы?
- Бервакытта да «кияүгә чыгам» дип омтылып яшәмәдем. Ходайның сәгате сукса, кем белгән. Балаң булгач, кияүгә хисләргә таянып кына чы­гып булмый. Балаңны үз итәме ул синең, ике арага киртә булып басмыймы - шуларын да уйларга кирәк. «Тамада-шоу» проектында да Илфар Кәримов белән өйләнешүебезне сорагач, уен дип кенә кабул иттем, каршы килмәдек. Булаттан да рөхсәт сорадым. Илфар белән безне болай да гел сөйлиләр. Хәтта дус кызларым да, алай түгел икәнен белсәләр дә, кабат-кабат, «сез бергәме», дип сорап куялар. Илфар белән без - чын дуслар. Аннан соң, Илфардан мин күпкә олы. Дуслыкны андый хисләргә алыштырмыйм. Дөрес, без гел бергә. Концерт-спектакльләргә дә бергә йөрибез. Элек-электән хатын-кызлар арасындагы дуслыкны өнәп бетермим. Үземдә ир-атлар холкы булгангамы, ирләр белән уртак телне тиз табам. Гаиләдә миңа ир-ат булып уйларга да, хатын-кыз булып та кала белергә кирәк. Көчле зат башкара торган бер эш эшләмим: машина йөртмим. «Права»м бар, әмма рульгә дә утырсам, ирләргә мохтаҗлыгым бөтенләй дә калмый.
Бу кичәдә туй күлмәген дә беренче тапкыр кидем. Хәерлегә булсын. Өч әйбердән: уттан, судан, ялгыз картлыктан куркам. Берәүгә дә ялгыз калырга язмасын. Ходай Тәгалә юкка гына ир-ат белән хатын-кызны парлы итеп яратмаган.
Белешмә
Тулы исеме: Хәйруллина Айгөл Рөстәм кызы
Туган урыны: Әтнә районының Олы Әтнә авылы
Туган көне: 1979 елның 17 феврале

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: