16+

Айрат Ильясов банкетларда бушка җырлый башлаган

«Эссе» төркеме солисты буларак танылган Айрат Ильясов соңгы елларда бик матур итеп концертлар алып бара башлады.

Айрат Ильясов банкетларда бушка җырлый башлаган

«Эссе» төркеме солисты буларак танылган Айрат Ильясов соңгы елларда бик матур итеп концертлар алып бара башлады.

Халык яратты. Инде ул кабат яңа эштә - «Татар радиосы»нда алып баручы. Айратның уңыш сере нидә? Аның белән шул хакта сөйләштек.

- «Татар радиосы»нда алып баручы эшенә ничек килдең?
- Көннәрдән бер көнне радионың мөхәррире Айваз Садыйров: «Яңа тапшыру әзерлибез, аны син алып бара алмассыңмы?» - дигәч, ике дә уйламадым, ризалаштым. Без аның белән күп кенә концертларны бергә алып баргач, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Шулай итеп, сентябрьдән радио штурвалы артына утырдым.

- Конферансье буларак, тамашачы Айрат Ильясовны яратырга өлгерде. Билет сатучылардан: «Концертны Айрат алып барамы?» - дип сораучылар да бар икән. Матур сөйләү, тамашачыны күзгә карап тоту сәләте кайчаннан килә?
- Конферансье буларак эшли башлаганга сигез еллап бардыр. Беренче чыгышым Гөлназ Сәфәрова белән Мамадышта булды. Тора-бара «Татарча солянка»ларны алып баруны ышанып тапшыра башладылар. Элек залда алып баруны өнәп бетерми идем, күңелемә күбрәк диско-форматлар туры килә. Хәзер, олыгая барган саен, концертлардан тәм алам. Һәр эш алдыннан да, аннан соң да, ике-өч көн борчылып йөрим. Башта «хәлдән килер микән» дип уйланасың, аннан «ошаттылар микән» дип борчыласың. Концертта тамашачы белән чикне тоярга кирәк. Сүз булсын дип кенә теләсә ни сөйләсәң, конферансье карьераңа тамашачы үзе үк нокта куя.

- Радиода үзеңне бик кыю тотасың, әллә ничә ел эшләгән ди-джейлар кебек...
- Үзем өчен бер әйбер аңладым: кайда гына эшләсәң дә, курыкмыйча алынырга кирәк. Курыкмыйча эшләсәң, барысы да була. Үземне әллә ни текә ди-джей дип уйламыйм, ләкин соңгы арада: «Синең алып баруны яратканга гына тыңлыйбыз», - дип әйткән кешеләр булгалады.

- Айрат, бик матур гына башланып, шактый популярлык казанган «Эссе» төркеме соңгы арада яңа җырлар белән куандырмый.
- «Эссе» төркеме әлегә ялда. Әмма Нияз («Эссе»нең солисты Нияз Вәлиев. - авт.) биш яңа җыр язам дип вәгъдә бирде.

- Үзеңнең генә аерым җырлау теләгең юкмы соң, төркем була торып та, аерым җырлаучылар шактый бит!
- Теләк бар, әмма ялкаулык көчле. Хәтта бер-ике җыр да әзер инде. Тамашачы хөкеменә чыгара гына алмыйм.

- Хатының Ләйсән белән (җыр­чы Ләйсән Сөнәгатова. - авт.) ике матур кыз үстерәсез. Син нинди ир һәм әти?
- Нинди әти дип? Бик юаш мин. Ир буларак та шулай инде. күп вакытымны гаилә белән уздырырга тырышам, ләкин килеп кенә чыкмый.

- Балаларыгызның нинди һөнәрләре бар?
- Олы кызыбыз Ралина беренче сыйныфта укый. Бик күп йөкләмәләр өяргә тырышмыйбыз әле. Мәктәптә булган түгәрәкләргә генә йөри. Кечкенәсенә ике яшь. Теле ачылып кына килә. Апасы биесә - бии, җырласа, аңа кушылып җырлый. Болай бик актив үзләре.

- Ләйсән соңгы елларда сәхнәдә күренми. Ул тормыш мәшәкатьләренә генә күмелеп, кухня җырчысы булып калмас­мы?
- Ләйсән ике елдан артык декрет ялында утыра. Милли-мәдәни үзәккә эшкә чыккач, ул кабат җыр дөньясына чумачак. Иске җырларын исенә төшереп, яңа җырлар яздыру өстендә эшли. Әле беркөнне Марат Мухин белән озак кына иске җырларын барлап утырдылар. Зөфәр Хәйретдинов та концертларга чакырып тора. Кухня җырчысы итеп кенә калдырасым килми минем аны. Моңа кадәр күренеп йөргәч, җыр­лар дип уйлыйм.

- Айрат, Мөнир белән бәхәсләшеп, хәзер бушка банкет алып барасың икән дип ишеттем.
- «Тәмле көрәш» тапшыруында чыкты бу бәхәс. Мөнир белән тапшыру башланганчы ук килештек. Мин җиңсәм, Мөнир бәлеш пешереп, тапшыруны әзерләүчеләрнең бөтенесен өенә кунакка чакыра, Мөнир җиңсә, мин ун банкетны бушка эшлим дип. Мөнир җиңде. Шуны ишетеп, күпләр: «Безнең туйны алып барыгыз әле», - дип шалтыраталар. Банкетны башыннан ахырына кадәр алып бару түгел иде ул. Казандагы бер чарага килеп, ике җыр җырлап китәм. Әле тагын биш заказ калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading