16+

Гүзәл Әхмәтова: «“Яратам” диючеләр күп, күңелемә ятучылары юк»

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова Башкортстанның Әлшәй районы Кыпчак Аскар авылында укытучылар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килгән.

Гүзәл Әхмәтова: «“Яратам” диючеләр күп, күңелемә ятучылары юк»

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова Башкортстанның Әлшәй районы Кыпчак Аскар авылында укытучылар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килгән.

Җырларда җырлана торган Дим елгасы буенда туып-үскәнгәнме, Гүзәл моңлы бала булып туган.

– Гүзәл, балачагың бәхетле уздымы?
Бик бәхетле узды. Мин – гаиләдә өченче төпчек бала. 1,5 яшьтән җырлый башлаганмын. Ә инде 2 яшемдә әни мине сәхнәгә алып чыккан. Гаиләбездә барысы да – әти белән әни һәм ике апам да укытучылар. Әни бик матур җырлый, ә әти баянда уйный. Алар мәктәп һәм авыл тормышының барлык чараларында еш катнашты, мине дә йөрттеләр. Авылда мине шулкадәр яраттылар. Миннән башка бер чара узмады. Үзем дә рәхәтләнеп катнаша идем. Бик актив булдым, мәктәптәге бөтен түгәрәкләргә йөрдем. Хәтта өстәл теннисы, дзюдо белән шөгыльләндем. Ләкин иркә булсам да, тәртипсез үсмәдем, бар эшне дә үзем белеп башкардым.

– Элеккеге Гүзәл хәзергесеннән нык аерыламы?
– Ул кадәр үк аерыла димәс идем, ләкин бала тапканнан соң, бераз йомшардым. Элек тиз кызып китә идем. Теге яки бу очракта катырак бәрелгән булсам, бүген аны тыныч кына үткәреп җибәрергә мөмкинмен.

– Ирең хыялыңдагы кеше идеме?
Ирем шундый булсын иде, дигән уй-хыяллар булмады миндә. Ул турыда бөтенләй уйламадым. Язмышыма язылган кеше очрар дип яшәдем. Ә иң кызыгы: кияүгә чыгарга курка идем. Бәлки ирекне чикләрләр дип курыкканмындыр. Шуңа күрә кияүгә чыгуны мөмкин кадәр суздым. Кызымның әтисе Рәфис белән тиз генә очраштык та, тиз генә өйләнештек. Мартта никахлаштык, июньдә туй булды. Туйда рәхәтләнеп биедем. Әйтерсең лә, мин башка кешенең туенда күңел ачтым. Кияүгә чыкканымны августта гына аңлаганмындыр.

– Юлларыгыз ни сәбәпле аерылды?
– Беренчедән, бер-беребезне белеп бетермичә тиз генә өйләнештек. Бәлки шулай язгандыр, никах сәгатем җиткән булгандыр. Икенчедән, артист кеше булгач, гастрольләргә йөрергә туры килде. Ир кешегә түзәргә кыен. Ир-ат артистларга җиңелрәк, алар айлар буе гастрольдә йөрергә мөмкин. Хатын-кыз түзә. Ә безнең очракта иремә авыр булды, һәм аны аңлыйм да. Гаилә корганчы, ул хакта уйламагандыр, тормыш авырлыкларын яши-яши генә аңлыйсың бит ул. Кызыма ике ай булганда, эшкә чыктым. Бала тапкан күп кенә хатын-кызда күзәтелә торган депрессия халәте миндә дә булды. Баланы нишләтергә, ничек тотарга? Элек моңа ышанмыйча көлеп кенә карасам, үз башыма төшкәч ышандым. Менә шулар барысы бергә җыелып килеп, аерылышуга китерде.

Әңгәмәнең тулы вариантын «Шәһри Казан.Язмыш» газетасының 4 март санында укый алачаксыз. Газетаны почта бүлекләреннән һәм киосклардан сорагыз.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ике айлык баланы калдырып кем китә инде, күз алдына да китерә алмыйм. Тиктомалга өч ел декрет ялы бирелмәгән бит хатын-кызга.

    Мөһим

    loading