16+

Быелгы «Нечкәбил»дә ниләр булачак

Быел республикада унберенче тапкыр «Нечкәбил» матурлык һәм гаилә бәйгесе уздырылачак. Әлеге конкурс, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Ун ел эчендә ул үзен киң масштаблы һәм кирәкле социаль-мәдәни проект буларак танытты. Аны оештыруда Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар төркеме актив катнаша. Бәйгенең максаты -...

Быел республикада унберенче тапкыр «Нечкәбил» матурлык һәм гаилә бәйгесе уздырылачак. Әлеге конкурс, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Ун ел эчендә ул үзен киң масштаблы һәм кирәкле социаль-мәдәни проект буларак танытты. Аны оештыруда Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар төркеме актив катнаша. Бәйгенең максаты - матур, тулы гаиләләр үрнәгендә милли традицияләрне, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, җәмгыятьтә ана статусын күтәрү. Проектта Казаннан, республика шәһәрләре һәм районнарыннан аналар һәм аларның гаиләләре катнаша. Аларның барысын да актив тормыш позициясе, социаль җаваплылык, сәламәт тормыш рәвешен алып баруга, үрнәк балалар тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклауга омтылу берләштерә. Конкурста катнашучылар арасында халык артистлары да, яшь белгечләр, дәүләт хезмәткәрләре, җәмәгать эшлек­леләре, күп бала ­тәрбияләүче хуҗабикәләр дә бар.
Бәйге уздырыла башлаганнан бирле аның сайлап алу турларында барысы алты меңнән артык әни катнашты, конкурс ярымфиналында биш йөз ныклы һәм бәхетле гаиләне күрдек. Финалга исә 150 хатын-кыз чыкты.
Быелгы «Нечкәбил» конкурсының сайлап алу турлары 27-30 май көннә­рендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгенең «Балалар дөньясы» павильонында узды. Республика шәһәрләре һәм районнар өчен ул июнь ае дәвамында булачак. Ярымфиналы 6 сентябрьдә - «Ривьера» күңел ачу үзәгендә, ә финалы 28 ноябрьдә «Пирамида»да үтәр дип көтелә. Бәйгедә катнашу өчен, гаризаларны 30 июньгә кадәр www.nechkebil.ru сайтына кереп яки 8 (843) 205-58-08 те­лефонына шалтыратып бирергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading