16+

Быелгы “Татар җыры” нәрсәсе белән үзенчәлекле булачак?

"Татар җыры" XVI Халыкара эстрада-җыр фестивале быел 19 декабрьдә уза.

Быелгы “Татар җыры” нәрсәсе белән үзенчәлекле булачак?

"Татар җыры" XVI Халыкара эстрада-җыр фестивале быел 19 декабрьдә уза.

Чарага килә алмаучылар өчен оештыручылар фестивальгә кагылышлы иң соңгы яңалыкларны "Татар радиосы" аша тапшырып барырга һәм чараны "Татар җырын" трансляцияләү хокукын алган бердәнбер телеканал ТМТВ аша туры эфирда күрсәтергә вәгъдә итәләр. Әлеге һәм башка яңалыклар хакында "Татар җыры"на багышланган матбугат конференциясендә сөйләштеләр.



Быелгы фестиваль туган як темасына багышлана. "Татар җыры" XVI Халыкара эстрада җыр фестиваленең баш режиссеры Ирина Алешина әйтүенчә, кеше кая гына барса да туган ягы, туган нигезе турында җырлый. Җырларда да гаилә кыйммәтләре, бәхетле балачак, туган авыл төшенчәләре чагылыш табачак. Россиянең 16нчы төбәк, фестивальнең 16нчы тапкыр уздырылуында да ниндидер символик уртаклык бар. Туган як тематикасы җырчыларның киемнәрендә дә чагылыр, ди фестивальлнең стилисты Алинә Бәдретдинова.

- Барлык костюмнар да режиссерның, башкаручыларның теләкләрен исәпкә алып сайланды. Киемнәр ягымлы төсләрдә, тыныч тонда булачак. Барысы да нәфис, зәвыкъ белән, тематикага туры китереп тегелде, - ди стилист.

Фестивальнең алыштыргысыз алып баручысы Гөлназ Сәфәрова быел да үз вазифасында. Быел ул чараны фестивальнең сценарий авторы да булган Айваз Садыйров белән алып барачак.

- "Татар җырын" алып барганым бар. Фестивальнең мохитен тоям, тәҗрибәм булганга "Татар җыры"на сценарий язу бик авыр булмады. Сценарий - ул фестивальнең концепциясен ачып бирә тоган корал сыман. Быелгы "Татар җырын"да шаяру, сәясәткә кагылышлы төрттерүләр, юмор, проблемалы фикерләр дә яңгыраячак. Халык безне дөрес кабул итәр дип уйлыйм, - ди "Татар радиосы" баш редакторы Айваз Садыйров.

Бәйрәмдә барлыгы 23ләп җыр яңгыраячак. Фестивальнең бюджеты 12 миллион сум тәшкил итә. Оештыручылар фикеренчә, "Татар җыры" быел да халыкның көтеп алган ел вакыйгасы булыр, мөгаен. Былтыр гына да фестивальне ТМТВ каналы аша 1 миллион кеше караган. Бу рекордлы сан. Татарстаннан тыш, чит төбәкләрдә дә "Татар җыры"н яратып карыйлар. Быел исә Финляндия, Америкадагы татарлар да фестивальне он-лайн режимда карарга теләк белдергән.


Зәйнәп Фәрхетдинова,Татарстанның халык артисты:
- "Татар җыры"нда катнашу яшьләргә зур стимул, киләчәктә эшләргә этәргеч бирә торган нәрсә. Чит төбәкләрдә бәйрәмнәрдә бер-берсенә "Татар җыры"на билет бүләк итүчеләр дә бар. Куйган тырышлык, башланган эшләр уңышлы үтсен иде.

Филүс Каһиров, танылган җырчы:
- Казанга беренче тапкыр килүем дә "Татар җыры" белән бәйле иде. Ул акта "Йолдызлар фабиркасы"нда катнашучы яшь җырчы идем мин. Быел "90нчы еллар хиты" номинациясендә катнашам. Әлеге фестиваль ул тамашачы, җырчылар өчен дә зур бәйрәм. "Татар җыры" - ул җыр бәйрәме.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading