16+

Диләрә Илалетдинова: «Ялгыз тормыш итүче хатын-кызларының хәленә кердем»

Җырчы Диләрә Илалетдинова гаиләсендә сынау. Диләрәнең ире борынына операция кичергән, шөкер, ахыры хәерле.

Диләрә Илалетдинова: «Ялгыз тормыш итүче хатын-кызларының хәленә кердем»

Җырчы Диләрә Илалетдинова гаиләсендә сынау. Диләрәнең ире борынына операция кичергән, шөкер, ахыры хәерле.

Диләрә Илалетдинованың хәл-әхвәлен белештек. 

– Ирем катлаулы операция кичерде. Борыны белән бөтенләй суламый иде, гел авыз белән генә тын алды. Болай яшәп булмый бит инде, шуңа операция ясатырга булдык.  Ул 4 сәгатькә сузылды. Борчылдым, әлбәттә, бала белән икәү генә калдык. Авыр булды, больницага да йөгердем, баланы түгәрәкләргә дә алып барырга кирәк. Операция турында уйлар баштан чыкмады. Наркоздан чыгуы да авыр булды, ике көн йоклады, берни ашамады. Улыбыз да бик борчылды инде. Әтисен сагынып елап та алды. Ирем өйгә кайткач балабыз йөгереп барып кочаклап алды. Үземнең күзләрем яшьләнде. Аллаһ Тәгалә күпсенмәсен инде берүк. Ялгыз тормыш көтүче хатын-кызларының хәленә кердем. Бик авыр икән. Аларга Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен. Хәзер ирем әкренләп рәтләнә. Операциядән соң икенче көн генә әле. Хәле юк. Әмма эшләре дә җыелды. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз, - диде җырчы. 

фото: шәхси архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading