16+

Динә Гарипова шоу-бизнес стандартына туры килүе белән шаккатырды (ВИДЕО)

Казанда март ахырында Эльмира Кәлимуллина концертында "Голос" проектыннан танышып, дуслашып калган Динә Гарипова да катнашты.

Динә Гарипова шоу-бизнес стандартына туры килүе белән шаккатырды (ВИДЕО)

Казанда март ахырында Эльмира Кәлимуллина концертында "Голос" проектыннан танышып, дуслашып калган Динә Гарипова да катнашты.

Казан тамашачысы аларның икесе бергә башкарган "Кыр казлары" җырын аеруча яратып кабул итте.



"Голос" проектында Эльмира Динәдән сылулыгы белән аерылып торса, әлеге концертта Динә зифа буе белән күпләрне шаккатырды.

Шоу-бизнеска стандартлары туры килми дип, Динә турында күп кенә сүзләр йөргән иде элегрәк. Ә хәзер җырчы бөтен стандартларга да туры килеп, тамашачысын гаҗәпләндерүен дәвам итә. "Голос" проектында катнашканда әле сабыйлыгы чыгып бетмәгән Динә стандартларга туры килмәве белән алдыргандыр да бәлки ул вакытта.

Гаилә корып, көне-төне иҗат белән янып йөргән җырчы бернинди диета да тотмаса да, спортзалга йөрергә вакыт табарга тырыша икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading