16+

Элеккеге “Казан егетләре” яңа альбом тәкъдим итә

Элеккеге "Казан егетләре" - инде елдан артык дуэт буларак чыгыш ясаучы Марат Галимов белән Артур Минһаҗевның бүген тамашачыга тәкъдим итәрлек шактый бай репертуары бар. Әлеге җырлар "А&М" альбомына тупланган һәм тиздән сатуга чыгачак.

Элеккеге “Казан егетләре” яңа альбом тәкъдим итә

Элеккеге "Казан егетләре" - инде елдан артык дуэт буларак чыгыш ясаучы Марат Галимов белән Артур Минһаҗевның бүген тамашачыга тәкъдим итәрлек шактый бай репертуары бар. Әлеге җырлар "А&М" альбомына тупланган һәм тиздән сатуга чыгачак.

- Альбомга барлыгы 12 җыр керде, шуларның җидесе - минеке, - диде Артур. - Ринат Мөслимов, Гөлсәрвәр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Гөлсәрвәр белән эшләү аеруча да ошый. Без аның белән бик озаклап сөйләшеп утырабыз. Мин аңа көйләремне алып киләм, нинди сүзләр кергән булырга тиеш, нинди җыр ишетергә теләвем хакында аңлатып бирәм. Ул исә бик матур җырлар иҗат итә.

- Элек сез "Казан егетләре" төркемендә идегез? Ни сәбәпле аннан киттегез?

А.М.: Һәрнәрсә үз урынында, үз вакытында була бит. Ул чагында без "Казан егетләре"нең 15 еллыгы уңаеннан оештырылган тур буенча концертлар куеп йөри идек. Турлар тәмамланганнан соң, Марат белән бәхетсезлек очрагы килеп чыкты. Әти-әнисе янына кайткач, өй буяганда алты метр биеклектән егылып төшеп, ул ике аягын сындырды һәм умыртка баганасын авырттырды. Ярты ел буе урын өстендә ятканнан соң гына савыга башлады. Әмма дустыбыз бирешмәде, һәрвакыттагыча күтәренке кәефтә иде. Шул вакытта продюссерыбыз яшь егетләр белән эшләргә ниятләде, без бераз читтә калдык килеп чыкты. Мин "Язлар җитте" дигән җырны яздырган идем инде, шул вакытта Марат белән бергә эшләргә теләк туды.
М.Г.: Роберт абый Миңнуллин үзенең юбилеенда безне җырларга чакырды һәм үзе язган җырны башкаруыбызны үтенде. "Әгәр мине бик сагынсаң" дип аталучы композиция бик озак әзерләнде һәм безнеңчә, бик әйбәт килеп чыкты. Җыр инде 1979 нчы елда ук язылган, әмма Роберт абый үзе безнең башкаруда аны иң яхшы яңгырады, диде.
А.М.: Безне әле дә тамашачы "Казан егетләре "буларак белә. Концерт сценарийларында да шулай дип язалар һаман. Яшьләр дә, олылар да безне шулай кабул итә, әмма без Артур һәм Марат дуэты буларак чыгыш ясыйбыз.
"Казан егетләре"нә килгәндә, без аларга уңышлар гына телибез! Яшьләр җырларны башкача кабул итә, тамашачыга да башкача җиткерә.

- Берәр зуррак проектта катнашырга ниятегез юкмы? Мисал өчен, "Голос" проекты хәзер бик популяр.

М.Г.: Әгәр дә шундый мөмкинлек бар икән, без, әлбәттә, сынатмаячакбыз. Узган ел "Төреквидение" конкурсында катнашырга заявка биргән идек, әмма миңа салкын тиеп, тавышым бетте һәм, кызганыч, ул бәйгедә катнашып булмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading