16+

Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."

Фирдүс Тямаев белән гел көтмәгәндә әңгәмә кордык. Шаулап узган концертларының берсеннән соң, төнлә сөйләштек. Тамашадан соң, арган булса да, каршы килмәде. Фирдүс сорауларга икенләнмичә, төгәл җавап биреп барды. Әңгәмәнең беренче өлешен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."

Фирдүс Тямаев белән гел көтмәгәндә әңгәмә кордык. Шаулап узган концертларының берсеннән соң, төнлә сөйләштек. Тамашадан соң, арган булса да, каршы килмәде. Фирдүс сорауларга икенләнмичә, төгәл җавап биреп барды. Әңгәмәнең беренче өлешен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Интервьюны болай тиз алган юк иде әле. Тулы заллар җыйган, сәхнәдә тамашачыны утлы табада биеткән, Тямайның язмышы, тормышта нинди кеше булуын ачыкларга тырыштык. 

– Балачакта иң нык истә калган хатирәгез нинди?
– Мин гап-гади авыл баласы. Әни сыер савучы булып эшләде. Әти – электрик. Без күңелсез яшәмәдек, төрле вакытлар булды. Әти-әни яратып та алды, ачуланды да. Шук малай идем. Күршеләрнең бозауларын чыгарып җибәрү, эшкә килгән әрмәннәрнең атларын адаштыру, борчак басулары – барысы хәтеремдә. Бүген дә чөгендер басуын күргәч, тәнгә аллергия чыккан төсле. Иртәнге 3тә әнигә ияреп чөгендер утаулар шулкадәр үзәккә үтте. 4нче сыйныфтан әти белән колхозда эшләдем. Иң рәхәте – төшке аш вакытында су коену. Миңа 18 булганда әтиебез вафат булды. Ул вакытта студент идем.

– Әтиегез ни сәбәпле якты дөньядан китте?
– Көтмәгәндә йөрәге туктады. 45 яшендә 105 килограммлы баһадир ир.. Туган көненә 10 көн калган иде. Ул вакытта 3нче курста укыдым. Әтинең үлеме турында сөйлисем килми, бу яралар яңа гына төзәлә башлады. Тормышымда күп нәрсәне әтидән алдым. Әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен.

– Әтиегез үлеменнән соң, барлык тормыш авырлыгы әниегезнең иңнәренә төшкән...
– Әни 42 яшендә өч бала белән калды. Аның йөзенә кызыллык китермәдек. Үз көчебез белән аякка бастык. Әни сүзеннән чыкканыбыз булмады. Авырып китсә, хастаханәгә барабыз, ял итәргә җибәрәбез. Туганнарым белән бердәм, дус-тату яшибез.

– 4нче сыйныфтан колхозда эшләгән Фирдүснең, җырга мәхәббәте кайчан уянды соң?
– 5 яшьтән гармунда уйныйм. Мин авылда “йолдыз” идем. Якын-тирә районнарда җыр бәйгеләрендә катнаштым. Студент булганчы ук, Тямаев исемен Нурлатта беләләр иде инде. Лениногорск шәһәренә укырга киттем. Аннан Азнакайда дүрт ел эшләдем. Кире Нурлатка кайтып, төркем җыеп, юбилей, туйлардан башлап җибәрдем. Тәҗрибә җыйгач, җырлар язгач, соңгы тиеннәремне клиплар төшерүгә сарыф иттем. 

– Хәзер бер шәһәрдә ун көннән артык концерт куясыз. Залда буш урын юк. Бу нәтиҗәгә ирешер өчен нәрсәдән ваз кичтегез?
– Сәламәтлек китте инде. Тамашачы алдында күп әйберне сөйли алмыйм. Йөрәк белән проблемалар да бар. 

– Сез бик милли җанлы кеше. Юлыгызда моңа бәйле авырлыклар тумыймы?
– Милләтпәрвәр кешенең юлында һәрвакыт авырлыклар була. Мин сәхнәгә Татарстан флагын күтәреп чыкканмын икән, димәк барысына әзер. Көн кадагында торган проблемаларны күтәргән кешеләрне сынаулар көтә. Миңа нинди генә сүзләр, янаулар ишетергә туры килде. Бөтенесенә игътибар бирергә ярамый. Эшләгән кешегә аяк чалучы “шакаллар” күп була.

– Үзегезнең даирәгездә андый кешеләрне сизеп алганыгыз булдымы?
– Эчке тоемлавым көчле. Кешенең күзенә карагач ук, барысы да аңлашыла. Мине рәнҗеткәннәрнең рәхәт күргәннәре юк әле. Күңелем чиста. Әйе, мин сүгенәм, кычкырам, кешегә турысын әйтеп үпкәләтергә дә мөмкинмен. Әмма беркайчан да гафу үтенергә онытмыйм. Эчемә ачу җыеп, кешегә начарлык эшләгәнем булмады. Яхшылыгымнан шатланып еласалар, мин – бәхетле, шуннан рәхәтлек алам.

– Эстрадага яңа аяк баскан Фирдүскә хәзерге Тямай нәрсә әйтер?
– Фирдүс кеше буларак үзгәрмәде. Осталык, тамашачыны тоемлавым үсте. Артык гадилек тә начар. Алай булсаң, башыңа менеп утыралар. Чамасын тоярга тырышам. Бөтенесенә акча да биреп, ярдәм итеп бетереп тә булмый.

– Димәк, бурычка акча бирәсез?
– Бирәм. Якыннарым, туганнарыма бурычка бирәм. Алар да миңа ярдәм итә. Артист булсам да, төрле вакытларым була. Алдамыйча әйтәм, бүген дә 3 миллион сумга якын бурычым бар. Һәрнәрсәне яңартып торырга кирәк. Костюм, техник җиһазларга акча җәлләмим. Бәяләр артты, 100 меңлек микрофон, 150 мең сум булды. 

– Костюмнарыгыз күпме тора?
– Турысын әйтәм, иҗатка акча кызганган юк. 50, 100, 300 меңлек костюмнарым да бар. Стилист ничек әйтә, шулай эшлибез. Быел аеруча киемгә игътибар бирдек. Зарлана башласаң, барысы кыйбат. Сәхнәдә костюмнар матур, затлы булырга тиеш. 

"ШК - Язмыш" газетасыннан

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фирдуснен жырларын бик яратам. Ижади унышлар. Барысы яхшы булсын, амин

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик хормэт итэм Фирдусне! Аллахы тэгалэ саулыклы озын гомерен бирсен!Унышлар телим Фирдускэ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Фирдүс молодест!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик яратам Фирдусны. Ел саен концертларына йэрибез!👍👍

            Мөһим

            loading
            2
            X