Шәһри Казан

Гөлнара Габидуллина өйдә баян уйнап, кызын җырлата

Гөлнара Габидуллинага ничә яшь икәнен беләсезме? Әйтмим! Әмма шуңа гына игътибарыгызны юнәлтерәсем килә: үз яшеннән бик күпкә яшь күренә ул. Гөлнара белән «Солнечный город» тирәсендәге шәхси йортларында очраштык. Әлеге йортны ире өйләнгәнче үк абыйсы белән салган. Кызлары Әминәгә сигез ай булгач, бирегә күченә Мортазиннар (ире буенча фамилиясе. - Л.К.)

- Гөлнара, ничә тапкыр ­кү­зәткәнем бар, җырлаганда саф татарча җырласаң да, сөйләшкәндә үзенә күрә бер акцент бар синең. Үзбәкләрчә, тө­рекләрчә сөйләшәсеңме соң шунда?
- Үзем Мамадыш кызы булып йөрсәм дә, Казахстанда тудым мин. Әти-әнием классташ­лар, күрше авыллардан. Берсе - Кече Сон, икенчесе Югары Сон авылыннан. Өйләнешүгә үк Казахстанга киткәннәр. Мин шунда туганмын. Без анда 14 ел яшәдек. Күченеп кайтканда, мин җырлый белә башлаган идем инде. Чөнки анда да музыка мәктәбенә йөрү бәхете тәтеде миңа. Мамадышка кайткач, музыка мәктәбенең баян классына укырга кердем. Ул сәләт кайдан килгән дисеңме? Әтинең әтисе баянда уйный, ә әнинең әтисе бик матур җырлый иде. Хәзер икесе дә мәрхүм инде. Әти белән әни үзләре дә яшь вакытта хорга йөргәннәр. Әни минем белән йөкле чакта да җырлап йөргән. Әти белән бүгенге көндә дуэт әзерлибез.

- Син туганда ук җырчы булып тугансың инде алайса?
- Менә әле син сорагач, балачакларга кайткандай булдым. Үтүкнең шнуры минем өчен мик­рофон булды. Балачакта ике хыялым бар иде: берсе - кулыма микрофон тотып җырлау, икенчесе - телефон тотып сөйләшү. Казахстанда яшәгәндә, әти белән бакчага җиләк җыярга йөри идек. Ул кечкенә генә рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Исемдә, шунда мин бер багана башына менәм, ә анда бер кадак бар иде. Ул азрак чыгып тора. Аны сәгать теле уңаена борып йөрергә була иде. Менә шул кадак нәрсә иде диген? Радио! Мин шуны борып, әле Леонтьев булып җырлыйм, ул да түгел дулкыннарда Алла Пугачева пәйда була. Бу минем җырчы булырга дигән теләк ныгыган чаклар инде. Аңа кадәр табиб буласым килгән иде, әмма нидәндер куркып калдым, ахрысы. Теләгемне чынга ашыру максатыннан, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетына баян классына укырга кердем. Әлфия Җаббарова җитәкчелегендәге «Хыял» хорына йөрүем белән үземне бик бәхетлемен дип саныйм. Италия, Финляндия лауреатлары булдык. Заманында ул хордан бик күп җырчылар чыкты: Рөстәм Закиров, Закир Шаһбан, Айгөл Бариева, «Фәридә-Алсу» дуэты, Ләйсән Гимаева...

- Кулга мөгаллимлек дипломы алгач, хезмәт юлыңны мәктәптән баш­лагансың дип беләм.
- Әйе, Идел буе районының 16 нчы гимназиясенә урнаштым. Шунда эшләгәндә бер коллегам килеп, ИлСаф үз төркеменә бэк-вокалистка эзләвен әйтте. ИлСаф белән оч­раштык, таныштык, «иләгеннән үттем». Аның белән ике-өч ел эшләдем. Ул - бик зур мәктәп. ИлСаф - үзе дә бик таләпчән, бар эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше. Аннан соң мин «башка чыктым». Төрле концертларда катнаша башладым, «Туган авылым»да эшләдем.

- Җырчы булу, сәхнәгә күтәрелү өчен ничә пот тоз ашарга туры килде?
- Алай катлаулы юл бе­лән килдем дип уйламыйм. Безнең заманда конкуренция дигән әйбер зур түгел иде әле. Алай дисәң дә... Бүген үзләренә конкурент булдыра алмаган җырчылар күп. Барысын да санап тормыйм, Ришат Төхвәтуллин, мәсәлән. Әгәр дә син көчле шәхес икәнсең, талантың ургылып тора икән, сиңа бернинди дә конкурент киртә була алмый дип уйлыйм. Хәер, хәзер акча заманасы икәнне дә истән чы­гарырга ярамый инде.

- Эстрададан нинди җырчылар белән аралашып торасыз?
- Илназ Баһ, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, «Фәридә-Алсу» белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бәйрәмнәрдә очрашабыз, бергә ял итәбез, табигатькә чыгабыз.

Реклама

- Гөлнара, сине бик җайлы гына, урысча әйтсәк, «удачно» кияүгә чыккан дип сөйлиләр.
- Ой, аны кем уйлаган инде? Бер егет белән танышкач та, мин моның белән бәхетле булам, дип уйламыйсың бит инде. Танышканда миңа 25 яшь иде. Бер кафеда таныштык. Иптәш кызым белән кергән идек. Тәүфыйк дус егете белән сессиясен ябып, чәй эчеп утыралар иде. Шунда таныштык. Ул мине бер күрүдә ошаткан, ә мин кире кагып йөрдем. Яңа елны бергә каршыларга тәкъдим итте, ә мин гаилә бәйрәме дип, әти-­әни янына кайтып киттем. Күпме генә качып йөрсәм дә, язмышым шул булгандыр инде, чәчне чәчкә бәйләргә туры килде. Гаилә корганда миңа 30 яшь иде. Ирем - Әтнә районы Мәрҗән авылыннан.

- Бүгенге көндә Тәүфыйк ниләр белән шөгыль­ләнә?
- Үз ипиен үзе эшләп таба, эшмәкәр.

- Гөлнара, гаиләдә сез ничә бала?
- Мин олысы, Айдар һәм Илдар исемле энеләрем бар. Айдар, кызганычка, инва­лид. Хезмәт вазифасын үтәгән вакытта хәрби травма алды. Түбән Кама шәһәрендә полиция бүлегендә эшли иде. Башына пуля эләккән. 16 ел инде ишетми, инвалид коляскасында хәрәкәтләнә. Аллага шөкер, сөйләшә ала, башы бик әйбәт эшли. Илдар ветеринария академиясен тәмамлады. Читтән торып, хокук белгечлегенә укыды.Ике баласы бар, икенчесе яңа туды гына әле. Гаиләсе белән Болгарда яши.

- Соңгы арада сәхнәдән югалып тору кызыгыз Әминәне үстерү белән бәйлеме?
- Югалдыммыни? Шулайдыр. Беренче бала булгач, кыз да булгач, тәмләп, кадерен белеп үстерәсе килә. Кичләрен баянда уйныйм, Әминә бии, җырлый.

- Инстаграмдагы битеңә гел үзең пешергән ризыкларны куясың...
- Әйе, пешерү - минем стихия. Татлы, баллы ризыкларга исем китми, итле ризыкларны теләп һәм яратып пешерәм. Чәй ашыннан шул сметанникны гына үз итәм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: