Шәһри Казан

Гөлназ Сәфәрова: «Улым ел буе ураза тота»

- Гөлназ, исәнмесез! Җәегез ничек уза, ял итеп буламы? - Май ахырында, июнь башында ялда булып кайттык та, хәзер ул диңгез онытылды инде. Җәй буе эшлибез. Улым дә садикка йөри, башка елларны җәен әти-әни карый иде. "Нишләп минем быел отпуск юк, ник мин көн дә эшкә йөрергә тиеш?" - дип,...

Реклама

- Гөлназ, исәнмесез! Җәегез ничек уза, ял итеп буламы?
- Май ахырында, июнь башында ялда булып кайттык та, хәзер ул диңгез онытылды инде. Җәй буе эшлибез. Улым дә садикка йөри, башка елларны җәен әти-әни карый иде. "Нишләп минем быел отпуск юк, ник мин көн дә эшкә йөрергә тиеш?" - дип, һәрвакыт зарлана инде. Аның да, башка балалар кебек, җәй көне паркларга йөрисе, күңел ачасы килә. Әмма мин көн дә эштә, яңа эшкә күчү сәбәпле, ирем да һәрвакыт мәшгүль.
21 август көнне Айданның туган көне, хәзер шуңа, сабыйның күңелен күрергә әзерләнәбез. Моңа кадәр һәрвакыт нинди дә булса ресторан-кафеларда уздыра идек, быел өйдә эшләргә булдык. Ишегалдында ял зонасы булдырдык, шунда бәйрәм итәрбез дип торам. Айданга Төркиядәге күбек дискотекасы ошады, шуны эшләргә иде. Табын эзерләүгә килгәндә, бар әйберне дә үзем пешерәчәкмен. Теләсә кайдан пицца, роллы китертергә куркыта, балалар ризыгына карата мин зур игътибар бирәм. Айдан Казанның иң яхшы Япон рестораннарының берсендә роллы ашап агулангач, хәзер бик сак карыйм

- Бик грандиоз чара булачак алайса. Кемнәр чакырасыз?
- Айданның дуслары. Аңа бер яшь тулганда да дусларын чакырган идек. Аның дуслары - ул минем ахирәтемнең балалары (көлә). Традицион рәвештә, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гимаеваның балаларын киләчәк. Башка өлкәдә эшләүче дусларым да... Күрше балалары керми калмый. Ахырда зур гына компания җыела.

- Айданга карата таләпчәнме сез? Балагызга чипсы ашарга, кола эчәргә рөхсәт итәсезме?
- Юк, бездә бары тик дөрес туклану. Ул үзе зарлана инде. Янәсе, әллә кемнең планшеты да бар, рәхәтләнеп чипсы да ашый, ә без аңа рөхсәт итмибез. Бернинди дә гаджеты юк аның, кайчагында телефонны гына биреп алабыз. Теләсә нинди ризык белән аппетитын бозасы килми. Ул болай да бик әз ашый торган бала. Нәрсә ашаганын исәптә тотып, шуны гына пешерәм. Балалар бакчасында бернәрсә дә ашамый. Ел буе ураза тота, дип әйтсәң дә була. Ресторан кебек җиргә барсак та, анда да бик сайланып кына ашый. Үзе калак тотып, авыз тутырып ашаган балаларга сокланып карыйм. Айданга инде 6 яшь, ә мин һаман артыннан калак тотып: "Аша инде", - дип йөрим.
Үзем бизнесым өлкәсендә эш алып барам. Бизнес-план бар, эшләр озакка сузылмас дип уйлыйм. Әлегә атамасын дөрес әйтә алмам, аны һаман да уйлап йөрим. Балалар үзәге булачак ул. Бала өчен бар уңайлылыклар да тудырылган бакча. Анда репетиторлар да булачак, тренерлар да, телләр өйрәнү дә... Чөнки алты ел әни булу дәверендә бала үсеше белән бәйле күп авырлыкларга очрарга туры килде. Сәгать көндезге өчтә эштә бушыйм икән, Айданны бакчадан кереп алам да, секцияләр буенча китәбез. Ә алар Казанның төрле урынында урнашкан. Барысын да йөреп чыгып, өйгә кайтканчы сәгать 10 тула. Кайбер көнне - ирем, кайчак мин йөртәм, әмма барыбер хәлне ала. Баланы түгәрәккә йөртәм дисәң, йә кыйммәт, йә юк ул, йә мөмкин түгел! Минем шул мөмкин түгелдән мөмкинне эшлисем килә. Әти-әнигә дә уңайлы булсын, бала да үзен яхшы хис итсен һәм үсеш тә тулы күләмдә булсын. Бу - төп принципларым.


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    90
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 8 декабря 2017 в 14:15
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    1286
    0
    3
  • 8 декабря 2017 в 14:21
    Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез» «Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».
    246
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 15:22
    Төп йорт килене нинди булырга тиеш? Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.
    113
    0
    0