Шәһри Казан

Гөлсирин Абдуллина: "Рифат Фәттахов булмаса, мин әле дә оялчан Гөлсирин булыр идем"

Мамадыш районы Урта Кирмән авылы кызы Гөлсирин Абдуллина дүрт балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Аның челтерәвек тавышын меңнән арасыннан танып була.

-    Гөлсирин, син бик актив, эшчән гаиләдә тугансың дип беләм...

-    Әйе, без – актив һәм иҗади гаилә. Әтием – клуб мөдире, әнием – хореограф. Шуңа да һәрвакыт гаилә белән төрле бәйгеләрдә чыгыш ясадык, хәтта чит төбәкләргә бара идек. Әнием “Ел хатын-кызы” бәйгесендә җиңде. Әти белән әни Алабуганың мәдәният һәм сәнгать көллиятендә танышкан. Әни – Пермь кызы, әти – Мамадыштан. Икенче курста укыганда, әти әнине үзләренә алып кайтып өйләнгән. Шунысы кызык: әни белән бер үк вакытта шушы көллияттә укырга туры килде. Мин укырга кергән елны ул биредә режиссерлык факультетын читтән торып тәмамлады. Аллаһка шөкер, өч бертуганым бар. Миннән соң туган сеңлем Гөлчәчәк миннән бер яшькә генә кечерәк. Энем Адил җиде яшькә кечкенә, ә төпчегебез Ислам исемле. 

-    Гөлсирин дигән сирәк исемне сиңа кем сайлаган?

-    Әтием кушкан. Әтинең игезәк апалары бар, берсе вафат инде, кызганыч. Алар Алабуганың мәдәни-агарту училищесында укыган. Шунда Гөлсирин исемле дус кызлары булган. Бервакыт апалар аны кунакка авылга алып кайткан. Әти бу исемне шундый ошаткан, “кызым булса, Гөлсирин дип кушам” дигән. 

-    Сиңа әби-бабай тәрбиясе эләктеме?

-    Әлбәттә! Миңа 1,7 яшь булганда, әни эшкә чыккан. Гел концертлар, төрле чаралар оештырасы булгач, өйдә утыра алмаган ул. Әни киткәндә, сеңлем белән гел елап кала идек. Шушы күренеш күңелдә калган, шуңа күрә хәзер баламны үземнән калдырырга тырышмыйм. Без әби-бабай белән кала идек, кайвакыт алар әти белән әнидән дә якынрак кебек тоела иде. Шуңа күрә аларны югалту бик авыр булды. Бабай чирләп тора иде инде. Хәтерлим, Түбән Кама районына концерт куярга баргач, хәле тагын да авырайган. Ләкин миңа бу хакта әйтмәделәр. Әни көн дәвамында шалтыратып хәлемне сорап торды, әмма аны-моны сизмәдем. “Җырларга кыен булмасын” дип, махсус әйтми торган. Концерттан соң гына “бабаңның хәле авыр, кайта алмассыңмы икән?” - диде. Энем Адил белән бергә юлга чыктык. Ул вакытта инде бабай киткән булган, энемнең күзләре елап кызарып беткән иде. Бабайның үлүен әйтмәгәннәре өчен ачулансам да, әтинең апалары “синең хакка әйтми тордылар, бабаң да кичермәс иде” дигәч тынычландым...

-    Ваһапов фондына эләккәнче үк җырчы булып чыгыш ясап йөрүеңне күпләр белми дә бугай...

-    Алабугада укыганда, “Мунча ташы” театрында эшләп алдым бит әле мин. Җырлап кына калмадым, усал килен булып бер күренештә дә уйнадым. Алар әле дә “синең кебек уйнаучы булмады” дип көлеп искә ала. “Мунча ташы” белән гастрольләрдә йөрдек. Казанда Ринат абый Вәлиев белән таныштым. Җырлар яздырырга ул ярдәм итте.

-    Диплом алганда, тавыш чыкканын хәтерлим. Ни өчен?

Реклама

-    Гастрольләргә еш йөргәч, дәресләрне калдырырга туры килә иде. Өлкән яшьтәге бер укытучы үз фәненнән “дүртле” куйды. Шул билге аркасында Казан дәүләт мәдәният институтын зәңгәр диплом белән тәмамладым.

-    Танылган продюсер Рифат Фәттахов белән хезмәттәшлек ничек башланды?

-    Рифат Әхмәтович мине “Болгар радиосы”нда ишеткән. Ул чакта радиодан минем башкаруда “Кошларым”, “Кашымның каралары” җырлары яңгырый иде. Ул мине Филүс Каһиров концертларында җырларга чакырды. Аннары Ришат Төхвәтуллин концертларында чыгыш ясадым. Шулай итеп, 2013 елда Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек итә башладым. Барлыгы сигез ел бергә эшләдек.

-    Фонд белән эшләгәндә иҗат ителгән җырларны хәзер башкарырга ярыймы?

-    Кайбер җырларны без сатып алдык, аларны башкара алабыз.

-    Рифат Фәттахов белән эшләү – кем өчендер зур хыял, ә кемдер моны тозакка килеп эләгү дип уйлый...

-    Кемгә ничек инде. Түзәргә, сабыр итәргә, юл куя белергә кирәк. Рифат Әхмәтович ул һәрчак дөреслек яклы. Ул – укытучы да, психолог та. Үпкәләшкән чаклар да булгандыр. Шулай да мин аңа бик рәхмәтле, күп нәрсәгә өйрәтте. Ул булмаса, мин әле дә оялчан, тыйнак Гөлсирин булыр идем. Биредә эшләү дәверендә холкым ныгыды, формалашты. Бергә эшләгән чаклар сагындырып куя. Фондның кайбер проектларында катнашабыз, дуслык дәвам итә. Продюсерыма тагын шуңа рәхмәтлемен: ул мәхәббәтемне табарга ярдәм итте.

Әңгәмәнең дәвамы "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында. Сату нокталарында сорагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: