Мәгълүм булганча, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның "Улым" программасы тамашачыларның күпсанлы соравы буенча 1 июньдә Казанда кабат үтәчәк.
Шул уңайдан җырчыларның "В контакте" битләрендә мәгълүмат та бирелде. Әмма "Балаларыбызны яклау" бәйрәме көненә багышлап Вәсилә Фаттахованың балаларына ярдәм күрсәтү йөзеннән хәйрия концерты узачак", дигән җөмлә тамашачылар арасында берникадәр аңлашылмаучылык тудырган иде. Әлеге сүзләргә Гүзәл үзе ачыклык кертте.
- Беренчедән, 1 июньдә "УНИКС" концертлар залында узачак концерт Вәсилә Фаттаховага багышланмый. Күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән дустыбызның якты рухын алай борчу дөрес тә булмас иде. "Улым" дип аталган чираттагы концертыбыз Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. Икенчедән, без Вәсиләнең гаиләсе, ире белән яхшы мөнәсәбәтләрдә, якыннан аралашып торабыз. Чыннан да, балаларына Хәйрия фондыннан үз өлешебезне чыгарырбыз дигән ниятебез бар. Моннан тыш, безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән тагын ике бала бар. Концерттан соң аларга да акчалата булышырбыз дип уйлыйбыз. Ләкин безнең моңа бер дә басым ясыйсыбыз килми, шунлыктан бу хакта, социаль челтәрдәге бер җөмләдән кала, беркайда да - концерт булу турындагы рекламаларда да, бернинди афишада да хәбәр ителмәде, - диде Гүзәл безгә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар