Шәһри Казан

Гүзәлия: "Әти гомер буе эчте..."

Моның хакта ул ТМТV телеканалыннан барган "Сер булып калсын" тапшыруында ачылып сөйләгән иде.

– Мин 10 балалы ишле гаиләдә үстем. Иң авыры - әти гомер буе эчте. Айнык килеш аны бик сирәк күрә идем. Тавышта үстек без. Мәктәптә дә мин парта артында дәрес турында түгел, әти турында уйлый идем: ул бүген ничек кайтыр микән – эчкән булырмы-юкмы...

Бу теманы минем беркайчан да кузгалтканым юк иде... Аның эзләре бик тирән калды. Аны кичерә алмадым. Ярый, миңа авыр сүз әйтәләр икән – үпкәләмим. Әмма әнигә авыр сүзләр әйткәч, кул күтәргәч – кичерүе бик авыр.

Еллар узган саен мин бу проблемага карашымны үзгәрттем. Нишләп алай булганын тирәнрәк уйлый башладым. Ул бит айнык чагында да тыныч кеше түгел иде. Без үскәндә урамда төнлә йөргән вакытлар күп булды.  Мәктәптән кайтып, тиз генә эш эшләргә тотынсам да, борчылам: "Бүген өйдә тавыш булыр микән?", "Бүген өйдә кунарбыз микән?"...

4-5 яшьлек чагымда төнлә урамга чыгып, күккә карап, теләк теләгәнем дә хәтердә: "Аллаһы Тәгалә, әгәр дә син булсаң, бу йортка тынычлык бир. Үзем бәхетсез булсам да ярый, тынычлык кына бир", – дидем.

Реклама

Мондый балачакның минем тормышыма, туганнарымныкына да йогынтысы булды. Эзсез калмады. Киләчәктә миңа ир-атлар белән аралашу авыр булды. Егетләрдә әтинең ниндидер сыйфатын күрә башласам, аралаша алмый идем. Хәтта күз төсе генә дә аныкы кебек булса да.

Мәктәпне тәмамлаганда мин кыргый, куркак кеше идем. Китаплар ярдәмендә үз-үземне терелттем. Чын мәгънәсендә – терелттем. Әтинең ни өчен эчкәнен аңладым: ул кечкенә чагында психологик авырлыклар кичергән булган. Аның өчен үрнәк кеше булмаган, башка төрле тормыш күрмәгән ул.

Әти күптәннән вафат булды. Әни абый белән авылда яши. Авылга еш кайтып булмый, күп очракта әни Мәскәүгә килә. 86 яшендә ул, ерак юл дип тормый, поездга утыра да килә. Ул миңа караганда күпкә көч-куәтлерәк, әле миңа аңардан үрнәк аласы. Мин аңа: “Әни, син бик иртә тугансың. Син хәзерге заманда тусаң, тагын да югарырак биеклекләргә ирешер идең”, – дип әйтәм. Әнием иҗатыма гашыйк. Мин катнашкан концерт кайсы шәһәрдә генә булмасын, барып җитә. Лос-

Анджелеста була калса, анда да бара: кызы Гүзәлия генә чыгыш ясасын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: