16+

Илдар Хәкимов: “Мин 12 ел малай көткән идем!”

6, 7, 8 ноябрь көннәрендә Казанда зур җыр бәйрәме көтелә. "Улым" дигән яңа программа белән "Уникс" концертлар залында «Гүзәл - Илдар" җыр театры чыгыш ясаячак.

Илдар Хәкимов: “Мин 12 ел малай көткән идем!”

6, 7, 8 ноябрь көннәрендә Казанда зур җыр бәйрәме көтелә. "Улым" дигән яңа программа белән "Уникс" концертлар залында «Гүзәл - Илдар" җыр театры чыгыш ясаячак.

Башкаладагы концерт алдыннан дуэт Россия шәһәр һәм районнары буенча зур гастроль турын тәмамлады. Татарлар яши торган барлык төбәкләрдә дә концертлар аншлаг белән узды, дип белдерә артистлар.

XII сезоннарын җырчылар бөтенләй үзгә яңа программа белән башлап җибәрә: ул мюзикл рухында барачак. Ә концертның икенче өлешендә Илдар белән Гүзәл үзләрен алып баручы ролендә сынаячак. Тамаша гаилә, мәхәббәт, ата-ана һәм балалар кебек мәңгелек темаларга багышланган.

Программабызның исемен үзгә булуын бөтен кеше ассызыклады. Ул исемне мин үзем сайладым. 12 ел малай көткән идем. Сорасаң Ходай бирә икән ул, - дип белдерде гаилә башлыгы Илдар Хәкимов. Концертта зур сәхнәгә уллары Самир үзе дә чыгачак. Күз тиюдән аны башындагы кәттә түбәтәе саклар, дип өментләнә ата-ана.

Бу көннәрдә шулай ук Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың "Бәхет бит ул..." дигән икенче китабы яңа гына табадан төште. Бу китапта өч ел эчендә булган яңалыклар тупланган. Китап сатып алучыларга бүләккә диск та бирелә.

Бәхет төшенчәсенә аларның үз аңлатмасы бар.
Бәхетле булу өчен матур, тигез гаилә, яраткан эшең, сәламәт балалар кирәк. Ә калганы кешенең үз тырышлыгыннан, булдыклыгыннан тора. Бөтен кешегә дә бу дөньяда тигез мөмкинлекләр бирелгән. Һәркемнең бәхете үз кулында, - диде Илдар Хәкимов.

Җырчылар татар телен саклап калуда да зур өлеш кертә. Аларның концертларындагы тамашачының 30-40 проценты урыс телле.
Безнең концертларга урыслар да күп йөри, аларны татар теленә өйрәтәбез. Чит өлкәләрдә катнаш гаиләләр күп бит. Җыр-моң аша күпләр сөйгәненең туган теленә дә гашыйк була, - ди Илдар Хәкимов.

Өч бала үстерүче ир белән хатын әле дә бер-берсенә багышлап җырлар, шигырьләр иҗат итәләр. Аларның кайберләрен яңа программада да ишетеп булачак. Илдар белән Гүзәлдән үрнәк алып дуслары арасында өченче, дүртенче балаларын табучылар да бар икән.

- Ике-өч кызлары булган әтиләр миңа кызыгалар, ләкин тагын бер бәби алып кайтырга кыймыйлар иде. Безгә карап хатыннарыннан малай сораучылар да булды. Аннан, менә, сездән кызыгып алып кайттык дип улларын күтәреп киләләр яныбызга, - ди Илдар.

Хатын-кыз буларак, артист тормышының темпына ияләнүе җиңел түгелдер, әмма сер бирми җырчы.
- Миннән ничек өлгерәсең дип сораган кеше юк иде әле, шулай тиеш дип кабул итәм. Әлбәттә, Илдарга караганда миңа авыррак, прическа ясарга, күлмәк сайларга кирәк. Әмма барысына да җитешәм. Илдар 15 минуттан телевидениягә китәбез, әзер бул ди икән, мин әзер, - ди Гүзәл.

Шоу-бизнес, эшмәкәрлектән кала Гүзәл белән Илдар әле үз якларында өстәл тенисы буенча турнир да оештыралар икән. Гүзәл кайчандыр үзе дә теннис белән шөгыльләнгән. Хәзер исә теннисчылар арасында Гүзәл Уразова кубогын откан чемпионнар да бар.






Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading