16+

Илнар Сәйфиевнең җырларын урлаганнар

Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев янәдән сәхнәгә кайтып, концерт гөрләтте.

Илнар Сәйфиевнең җырларын урлаганнар

Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев янәдән сәхнәгә кайтып, концерт гөрләтте.

Тамашачыларның җырчы иҗатына кызыксыну артты, шуңа күрә моннан файдаланырга теләүчеләр дә табылган.

- Барлык музыкаль мәйданчыкларда минем исемне кулланып, җырларыма пародия ясап урнаштырганнар. Ул җырларның тышлыкларында минем зәңгәр костюмлы фотосурәтем дә тора.  “Талбишек” җырын “Бишек” дип кенә язып кертеп куйганнар, аны мин башкармыйм, ул пародия. Бу җырларга минем исемнән “кошелек” ясап, аны үз кесәләренә беркетеп куйганнар. Тамашачы җырны тыңлый, ә аннан кергән керем “пират”ларга китә. Без бөтен юридик документларны кузгатып, тикшерү эшен башлап җибәрдек. Хәзер барлык музыкаль мәйданчыклардан җырларны алып атып, яңадан үз исемем астында кертергә уйлыйбыз. Тамашачылар да: “Нишләп яңа җырлар чыгармыйсың?” - дип борчыла. Икенче атнада “Талбишек”не музыкаль мәйданчыкларга яңа аранжировка, яңа сулыш белән чыгарачакбыз, - ди Илнар.

Илнар сүзләренчә, әлегә “пират” эзләре билгеле бер компаниягә барып тоташа. Җырчы шул компания белән хезмәттәшлек тә иткән булган. 
-  Судка барып җитәбез икән, судка китәбез.  Җырларга барлык авторлык хокуклары үз исемемдә. Мондый хәл минем белән генә түгел икән. Әлегә зәңгәр костюмнан төшкән фото тышлык булган барлык җырларны тыңламаска сорыйм , - дип белдерде җырчы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading