16+

Илсур Мортаза: "Абыйның популярлыгы мине “наряд”тан коткарды"

Фирзәр Мортазин дигән исем данлыклы булып киткәнче шактый сулар акты. Ул язган җырлар халык арасында йөрделәр, тик авторын гына белмиләр иде. “Ява карлар”, “Хуш инде”, “Бәрәңге чәчәге”, “Язлар килә, язлар” һәм башка җырлары үзе популяр булганчы популяр иделәр. Үзе популяр җырчы, популяр композитор булганчы 12 ел вакыт үтеп китте. 

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза абыйсы Фирзәр Мортазинның юбилее уңаеннан абыйсы белән бәйле истәлекне яңарткан. 
"Ява карлар, ява карлар, 
Уза парлар, уза парлар. 
Ялгыз чаклар бар иде дип, 
Сөйли алар, сөйли алар. 

Бу юлларны белмәгән татар юктыр мөгаен?.. 1976 нчы елда 18 яшьлек Фирзәр Мортазин тарафыннан авылдашы Рәшит Сабиров сүзләренә язылган җыр. Бу аның үз гомерендә язган икенче җыры. Ә беренчесе туган авылы Кайбычка (Буа районы Кайбыч авылы) багышланган җыр. 
Анысының сүзләре дә үзенеке. 
Авылым минем тудык синдә, 
Үстек шыткан чәчкә кебек. 
Үсеп җиткәч таралыштык, 
Очып киткән кошлар кебек. 

Фирзәр Мортазин дигән исем данлыклы булып киткәнче шактый сулар акты. Ул язган җырлар халык арасында йөрделәр, тик авторын гына белмиләр иде. “Ява карлар”, “Хуш инде”, “Бәрәңге чәчәге”, “Язлар килә, язлар” һәм башка җырлары үзе популяр булганчы популяр иделәр. Үзе популяр җырчы, популяр композитор булганчы 12 ел вакыт үтеп китте. 

1987 нче елда Буага Илһам Шакиров концерт белән килгәч, аның тавыш операторы Владимир Лапшин тәкъдиме белән Фирзәр Мортазин, Илһам Шакиров, концертында аңа ике җыр җырлатты. Шул ук уөнне Владимир аның барлык җырларын магнит тасмасына яздырып алды. 

Шул елны мин Совет армиясе сафларына хезмәткә алындым. Абыйның танылган, татар халкының яраткан җырчысына әверелгәнен, килгән хатлардан гына белдем. Бу инде 1988 ел. 

Бер тапкыр абыйның популярлыгы мине “наряд”тан коткарды. Карантин тәмамлангач безне бер айга Кара диңгез буенда Ольгинка посёлогындагы взводка җибәрделәр. Без анда вагончикларда яшәдек. Взводның старшинасы, Башкортстан егете прапорщик Арсланов Рөстәм иде. Иртәнге зарядка вакытында плац тирәли йөгереп йөргәндә, Рөстәмнең вагончигы тәрәзәсеннән абыйның җырлары яңгырап тора. Зарядка тәмамлангач шәхси вакыт вакытында, барлык кыюлыгымны җыеп кердем моның янына. Әлеге кассетада минем абый җырлавы турында әйттем. Ул башта миңа ышанмады, куып чыгармакчы иде. Аннан: “Тукта әле! Фамилияң ничек?!” – диде. “Мортазин!” – дидем горур итеп! Шуннан бу өстәлдән хат алды да укый башлады. Анда: “Улым Рөстәм, яраткан җырчыбыз Фирзәр Мортазинның кассетасын җибәрәбез, безне сагынган чакларда тыңларсың!” – дигән сүзләр язылган иде. Шулай итеп дуслаштык без моның белән. 

Озак та үтмәде, мине дневальный итеп куйдылар. Ә мин постта утырганмын да йоклап киткәнмен. Кемнеңдер минем баштан пилотканы салдырганга уянып киттем. Каршымда Рөстәм басып тора. “Син сак бул инде! Йоклама!” – диде ул миңа. Дусларча бармак белән янады да китеп барды. 

1976 нчы елдан бирле йөзләгән җырлар язылган. Фирзәр Мортазин популяр булганчы, җырларын башка җырчыларга тәкъдим итеп карый иде, ләкин ризалашучылар сирәк булды. Бүген исә аның җырын җырлау дәрәҗә санала! Хәтта Салаватның да репертуарындагы иң популяр җырлар аныкы. 

21 нче гыйнварда, минем абыем, популяр җырчы, популяр җырлар авторы, легендар шәхес, Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазинга 65 яшь тулды. Ул безнең гаиләнең генә түгел, хәтта Буа төбәгенеке генә дә түгел, татар милләтенең горурлыгы. Киләчәктә дә тагын бик күп матур, популяр җырлар языр дип ышанам һәм иманым камил. Саулыклы озын, бәхетле гомер язсын аңа!" - дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading