16+

Иркә: «Дүртенче бала табарга әзермен»

- Сөембикә тугач, ике атна үтүгә эшкә чыктым. Өйдә тик ята торган кеше түгел мин! Эш кирәк, эшсез «бетәм» мин. Балаларны няня караша. Бу эшне 14 яшьлек олы кызым Айсылуга да ышанып тапшырабыз. Ул да балаларны безнең белән бертигез карый. Тагын да бәби алып кайтсам да, өйдә утырмаячакмын. Ә алып кайтаммы-юкмы, иремнән тора. Ул «әйе» ди икән, әлбәттә, чөнки аны яратам һәм хөрмәт итәм. Сәламәтлегем дә яхшы, Аллага шөкер. Дүртенчене табарга әзермен.

Сөембикәгә 1 яшь тә 2 ай булды. Уртанчысы Әминә белән әйбер бүлешә башладылар инде. Кызлар дип тормыйлар, талашсыз, сугышсыз булдыра алмыйлар. Әйберне аларга игезәкләргә кебек парлап, бер төрлене алабыз, югыйсә тарткалашачаклар. Берсен күтәрсәң, икенчесен дә күтәрергә кирәк. Әминәбез шулкадәр шук кыз, берүзе ун балага торырдай. Артистлык сәләтен дә күрәм аңарда. Ә Айсылу белән Сөембикә бик сабыр, тыныч холыклылар.

Айсылуым хәзер буйга миннән дә озынрак. Тик нигәдер озын буен яратып бетерми.

Өч бала белән шәһәр фатирында яшәве авыррак. Шуны күз уңында тотып, йорт сала башладык. Быел эшләрен тәмамлап керергә иде. Миңа калса, урамда, ишегалдында уйнап үскән балалар күпкә сәламәтрәк. Аксубайга кайтсак та, кызлар һәрчак тышта уйныйлар, йөгерешәләр, авыл табигатендә бар авырулар да юкка чыга».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading