16+

«Иттифак» төркеме җырчысы Ильяс Гафаров: «Татар сәхнәсендә танылу өчен төрле чит ил фестивальләрендә катнашып, урау юллар белән килергә кирәк»

8 июль көнне Казанның Алафузов фабрикасында «Иттифак» һәм «Yummy Music» төркемнәре зур концерт тамашасы әзерли.

«Иттифак» төркеме җырчысы Ильяс Гафаров: «Татар сәхнәсендә танылу өчен төрле чит ил фестивальләрендә катнашып, урау юллар белән килергә кирәк»

8 июль көнне Казанның Алафузов фабрикасында «Иттифак» һәм «Yummy Music» төркемнәре зур концерт тамашасы әзерли.

Чара рэп башкаручы «Иттифак»ның ун еллык юбилеена багышлана. Концерт кичке сигездә башланып төнгә кадәр дәвам итәчәк. Бу уңайдан төркемнең солисты - Ильяс Гафаров белән сөйләшеп алдык. Яңа тавыш яздыру студиясенә күчеп йөргән вакыты икән.

- Ильяс, иҗат кешесе өчен ун ел шактый вакыт бит ул. Юбилей концертында нинди үзенчәлекләр көтелә?
- Концерт Казан тамашачысы өчен яңа форматта булачак, җанлы татар музыкасы белән Казан андеграунд (җир асты) музыкасы кебек ике юнәлеш кушылачак. Шулай ук Илгиз Шәйхразиев, поп-рок юнәлешендә иҗат итүче Рөстәм Нурисламов та чыгыш ясый.

- «Тере» музыка артык чыгымлы түгелме соң, музыкантларга да акча түләргә кирәк бит?
- Безне «тере» булмаган музыка илһамландырмый башлады, хәтта электромузыканы да компьютерда яздырмыйбыз. Музыкантларга кушылып үз тавышың белән җырлау - ул бөтендөнья стандарты. Үзен хөрмәт иткән артист шуңа омтылырга тиеш. Тыңлаучыларда да музыкаль зәвык тәрбияләргә кирәк.

- Син бит әле «Yummy Music» татар альтернатив музыкасы төркеме директоры да, аның эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
- «Yummy» татар телендә дә, инглиз телендә дә «ямьле», «тәмле» дигәнне аңлата. Ул безнең өчен музыка гына түгел, яшәү рәвеше дә. Кайчандыр Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев безгә Актерлар йортында репетицияләр ясарга рөхсәт итте. Шунда омтылышлары бер булган кешеләр бергә җыела башлады. Хәзер без бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз. Ә «Yummy Music» безнең эксперментлар мәйданы.

- Альтернатив татар музыкасы шулкадәр тар юнәлеш, аны бит әле тамашачыга җиткерә дә белергә кирәк...
- Беренче карашка гына тар күренә, ул бик күп мөмкинлекләр бирүче юнәлеш. Алдагы елларда Казанда "Сотворение мира" дигән зур фестиваль уза иде. Анда ел саен дөньякүләм танылган төркемнәр арасында безнең татар альтернатив музыкасы төркемнәре дә чыгыш ясады. Татарлардан ул сәхнәгә иң беренче булып Зөлфия Камалова күтәрелде. Шулай берничә ел дәвам итсә, ул фестивальдә бөтен татар музыкасын күрсәтә алыр идек. Төрле россиякүләм фестивальләргә кармак ыргытып караган бар, анда да нәтиҗәләр булды. Татар аудиториясенә танылу өчен төрле чит ил фестивальләрендә катнашып, урау юллар белән килергә кирәк. Ә альтернатив музыка татар телле тыңлаучылар белән генә чикләнмәскә ярдәм итә.

- «Ittifaq» төркемендә сине рэп укучы буларак беләбез. Сүзләрен үзең язасыңмы?
- Мәктәптә укыганда ук инде "кыек-мыек" шигырьләр яза башлаган идем. Гуманитар университетның икенче курсында беренче җитди эшебез - җырыбыз дөнья күрде. Гомумән, без укыган татар филологиясе факультеты ул вакытта сәләтле, киңкырлы фикер йөртә торган кешеләргә бай иде, шуңа да студент тормышы иҗат итәргә зур этәргеч бирде. Һәр рэпер җырның сүзләрен үзенә үзе яза, минем дә шулай ук. Үз җырыңны башкарганда ул ихлас яңгырый, халыкка ныграк тәэссир итә.

- Юбилейдан тыш бу җәйгә иҗади планнар бармы?
- 8-10 июль көнне "Тәмле Казан" фестивале узачак, шунда өч көн дәвамында альтернатив музыка концерты куячакбыз. Шулай ук җәй дәвамында ачык һавада концертлар куярга әзерләнеп йөргән чак.

«Иттифак» төркеменең юбилей концертларына билетларны kassir.ru, concert.ru сайтларыннан алып була. Алдан сатып алган очракта билет бәясе - 200 сум, көнендә сатып алсагыз 300 сум торачак.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading