16+

“Калфаклы сандугач” беренче концертын куйды

Гөлсирин Абдуллина - Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы табышы. Эстрадага тәүге адымнарын гына ясый башлаган җырчының узган атнада сольный концерты үтте. Халык һәр җырдан соң гөрләтеп кул чапты. Гөлсирин сәхнәне үзе генә түгел, бер төркем азу ярган җырчылар - Венера Ганиева, Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов һәм баянчы...

Гөлсирин "Болгар" радиосындагы "Шөпшә шоу" тапшыруына кунакка килгәч, бер тыңлаучы, шалтыратып, җырчыны, калфак киеп җырлаганы өчен, калфаклы сандугач белән чагыштырды. Концертын да, башлыгын кырын салып, моңлана-моңлана "Кошларым" җыры белән башлап җибәрде Гөлсирин. Кар кызы тунына охшатып тегелгән зәңгәр күлмәген күргәч, бер мәлгә кәефем дә кырылды да: мин түземсезләнеп табигатьнең уянган мәлен - яз килгәнен көтәм, ә сәхнәдә калфаклы Кар кызы йөри...
Гөлсириннең әти-әнисе белән бертуганнары милли киемнән чыгып, җыр башкарды. Раяз Фасыйхов та сәхнә кыздырды. Халык инде яттан диярлек белгән "Сиреньнәр" җырын башкаруның хикмәте бар. Беренчедән, ул да минем сыман кабат Яңа ел түгел, Нәүрүзнең җиткәнен көтә торгандыр, икенчедән, сиреньне берничә урында Гөлсирин, дип үзгәртеп җырлады.

Яшь җырчыбыз тумышы белән Мамадыштан, шуңа да концертта районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова да сәхнәдән җырчы кызны котлады. Ул Гөлсиринне җир куеныннан бәреп чыккан, җанны да, тәнне дә дәвалый торган чишмә белән чагыштырды һәм исеме шул ук районнан чыккан Миңгол Галиев белән Георгий Ибушев югарылыгында булуын теләде.

Зәңгәр күлмәген кызылга алыштырып чыккач, Гөлсириннең калфагыннан да җилләр исеп, салмак җырларны колак ияләнгән попса алыштырды. Менә шундый күпкырлы артист үсеп килә, җәмәгать.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading