16+

Хәния Фәрхинең кызы Алсу: "Мин бу хакта 5 ел узганнан соң гына яза алдым"

Бөек җырчыбыз Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 5 ел узды. Җырчының кызы Алсу бу уңайдан хатирәләрен яңарткан.

Хәния Фәрхинең кызы Алсу: "Мин бу хакта 5 ел узганнан соң гына яза алдым"

Бөек җырчыбыз Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 5 ел узды. Җырчының кызы Алсу бу уңайдан хатирәләрен яңарткан.

“5 ел... Син киткәнгә 5 ел узды...

Әйтерсең дә бу кичә генә булды.

Гадәти җәйге көн, Руслан институтта, мин өйдә идем. Ял алдыннан соңгы көннәр, кәеф шәп. Бер атнадан без диңгезгә очарга тиеш идек.

Иртән без синең белән сөйләштек. Син тиздән 1-2 көнгә Казанга киләчәгеңне, аннан соң минем янга Уфага җыенуыңны әйттең. Анда синең концертың булырга тиеш иде (ялгышмасам, теплоходта). Син берничә көнгә калырга вәгъдә иттең. Без планнар төзедек, кинога барырга, “Мега”га барырга теләдек. Шулай кибетләрдә йөрергә, берәр җирдә тәмле ашарга ярата идек.

Күпмедер вакыттан соң миңа Фирүзә апа шалтырата һәм әнинең кинәт хәле авыраюын әйтә. Алар хастаханәгә бара.

Мин бер ни дә аңламыйм, чөнки бар да яхшы иде бит. Бернинди билгеләр дә юк иде. Параллель рәвештә “ват сап”та Алия апа белән язышам.

Без нәрсә эшләргә икән дип баш ватабыз. Район җирендә медиццина шәһәрдәге кебек түгел бит. Уфага 250 чакрым барасы. Санавиация чакыртырга уйлыйбыз. Әмма бу да җиңел генә түгел. Без моны хәл иткәнче 15-20 минут уза. Шул вакытта миңа Фидаил шалтырата һәм: “Алсу! Алсу! Ул үлде бугай!”, ди һәм трубканы куя.

Бугай... бу сүзләр миңа ниндидер өмет бирә иде. Мин әтигә (кайнатага) шалтыратам. Ул эштә иде, аңа хастаханәгә барырга ерак түгел. Күпмедер вакыттан соң кабат шалтыратам. “Әти, бу дөресме?”, дип сорыйм. Җавапка бик озак тынлык... Шул вакытта мин моның дөрес икәнен аңлыйм.

Алия апага хәбәр яздырып җибәрәм. Үзем ул үлгән дип кычкырам, үзем исә нәрсә булганын да аңламыйм.

Русланга шалтыратам, аның телефоны тотмый. Алар төркеменең старостасына шалтыратып, тизрәк өйгә кайтсын дидем. Ул өйгә кайтканчы вакыт бик озак узды. Мин бүлмә буйлап йөгереп йөрдем, балконга чыгып “ярдәм итегез” дип кычкырдым.

Без бик тиз генә җыендык та, Тәтешлегә киттек. Әнине Нефтекамскига ярырга алып киттеләр. Аны төн җиткәндә генә алып кайттылар. Аны күргәч тә нәрсә булганын аңламадым. Төнне ул картәни (әби) йортында уздырды. Иртән Тәтешледә хушлашу булды. Казаннан махсус автобус килде һәм без аны шунда алып киттек. Аның белән бертуган энесе Салават абый барды. Без арттан бардык.

Барып җиттек. Урамда Алия апалар тора. Аларны гына хәтерлим. Әмма кешеләр бик күп иде. Бик күп. Аны залга алып керделәр, куйдылар. Кешеләр агылды гына. Килделәр. Киттеләр, еладылар...

Икенче көнне Камал театрында хушлашу булды. Аны Яңа татар бистәсендә җирләделәр.

Мин моны ничек кичердем? Дөресен әйтәм, белмим. Беренче ел томанда кебек булды. Тулысынча хәзер дә аңлап җитә алмыйм.

Мин бу хакта 5 ел узганнан соң гына яза алдым. Ни өчендер, әмма язасым килде.

Мин сине яратам, әнием! Беркайчан онытканым юк һәм онытмаячакмын да!, - дип язган Алсу.

Фото архивтан

 

Язмага реакция белдерегез

31

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading