16+

Кызыл келәм, йолдызлы селфи, 5 сәгатьлек тамаша яки татар эстрадасының ел геройлары кемнәр булыр?

15 апрельдә "Пирамида" концертлар залында TMTV телеканалы премияләрен тапшыру тантанасы узачак. Әлеге премия - шоу-бизнесның югары дәрәҗәле һәм мөһим вакыйгаларының берсе, дип хәбәр итә тантананы оештыручылар.

Кызыл келәм, йолдызлы селфи, 5 сәгатьлек тамаша яки татар эстрадасының ел геройлары кемнәр булыр?

15 апрельдә "Пирамида" концертлар залында TMTV телеканалы премияләрен тапшыру тантанасы узачак. Әлеге премия - шоу-бизнесның югары дәрәҗәле һәм мөһим вакыйгаларының берсе, дип хәбәр итә тантананы оештыручылар.

Музыкаль телевизион премияне танылган, әлеге вакытта халык мәхәбәтенә күмелгән, уңышның биеклек дәрәҗәсен белгән артистлар гына алачак. Шунлыктан җиңүчеләргә тапшыралачак алтын очлы сынның исеме дә - "биеклек", - диелә хәбәрдә.

Ел саен уздырыла торган Татар музыкаль телевизион премияләр тапшыру тантанасы беренче тапкыр 2016 елның 2 апрелендә узды. Хәзерге көндә тамашачылар аның мизгелләрен TMTV телеканалының сайтында күрә ала.

Узган елны тамаша башланыр алдыннан "йолдызлар" һәм тантана кунаклары кызыл келәмнән узган иде. Быел да әлеге традиция сакланып калачак.

Кызыл келәмгә килгән тамашачыларның кумирлары белән "сэлфи" ясау мөмкинлеге дә каралган.

Быел оештыручылар премия тапшыру тантанасын уздыруга тагын да җитдирәк карыйлар. "Татар эстрадасы күпкырлы һәм бездә классик әсәрләргә дә, яңа яңгыраштагы җырларга да урын барлыгын күрсәтү - телеканалның төп максаты", - ди оештыручылар. Татар җырлары заман белән бергә атлый, шул ук вакытта үзенең тамырларын онытмый - нәкъ шушы идеяне TMTV телеканалы 5 ел дәвамында тамашачыларга җиткерә.

Биш ел дәвамында ТМТV телеканалы татар эстрадасының клипларын трансляцияли, тамашачыларга яңа җырлар, сыйфатлы тапшырулар тәкъдим итә торган телеканал. ТМТV, эфирга чыккан көннән алып, моңлы җырларны, татар эстрадасының тарихын саклап килә, моңа өстәп, яңа экспериментлардан курыкмыйча алга бара, ди оештыручылар. Шуңа күрә дә быелгы Премияне тапшыру «TMTV - 5 ел иң яхшысын сайлап» девизы астында үтәчәк.

Оештыручылар быел да тамашачылар өчен кызыклы сюрпризлар әзерлиләр: грандиоз декорацияләр, кабатланмас спецэффектлар һәм көтелмәгән дуэтлар.

Тамашачыларны 5 сәгатьлек шаккатырырлык тамаша көтә.


Татар-информ

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading