Өйдә генә бикләнеп утыра алмыйм, холкым башка. Мәсәлән, ахирәтем дә декрет ялында, ул балаларыннан бер минутка аерылмый, һәрвакыт өйдә.
Ә мин алай булдыра алмыйм, атнасына бер тапкыр булса да кеше арасына чыгып керәм. Кечкенәм Диарга бер ай тулганчы эшкә чыктым. Ул яктан тормыш иптәшемә рәхмәт, бала караша, һәрчак миңа ярдәмләшә. Ә бит шәхси йортта яшәгәч, бакча эше дә бар. Барысына да өлгерәсе килә. Иремнең ярдәмен тоеп яшим һәм шуңа сөенеп бетә алмыйм!
Диарга 1 яшь тулды, әтиемә охшаган. Сөйләшә, үзенә кирәген аңлата. Ун айда ук тәпи китте. Назар энесен бик ярата, аңарда көнләшү хисе бөтенләй булмады. Бүлмәләрендә бергәләп уйныйлар, бик дуслар. Энесен бик көтте бит. Авырга узгач, аңлаттык: «Менә эссе көннәр башлангач, энең туачак», - дидек. Кар эрегәнен түземсезлек белән көтте, апрельдә үк: «Көннәр җылы, апаем кайда?» - дип сорый башлаган иде.
Диар «экономичный» бала булды, абыйсыннан калган киемнәрне киеп үсә, ул яктан рәхәт. Ә бит бала киемнәре тузып өлгерми, өр-яңа килеш бәләкәйләнә.
Әни кеше буларак, әлбәттә, кыз бала турында хыялланам. Өченчесе кыз булмаса, дүртенчесе артыннан барабыз. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Кыз туганчы бала табачакмын. Йөклелек чоры, бала табу бик җиңел бирелә, анысыннан куркып торасы түгел. Кызымны матур күлмәкләрдә, чәчендә аллы-гөлле тасмаларда күрәм. Аның белән парлап бертөрле киенер идем.
Охшаш язма: Лилия Муллагалиева балаларыннан җырчы түгел, спортчылар ясарга җыена
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар