16+

Ләйсән Таишева әнисе белән абыйсының җырчы икәнен дусларыннан ник яшергән?

«Яланаяклы кыз» фильмында Римма Ибраһимованың яшь чагын күреп, тамашачы тел шартлатты.

Ләйсән Таишева әнисе белән абыйсының җырчы икәнен дусларыннан ник яшергән?

«Яланаяклы кыз» фильмында Римма Ибраһимованың яшь чагын күреп, тамашачы тел шартлатты.

«Ошаса да ошар икән», - диючеләр хәйран булды. Җырчының кызы Ләйсән Таишеваны әнә шуннан яратып калдык. Әмма Ләйсән шул фильмнан соң сәхнәдә балкымады, җырлары ишетелмәде. Бары узган ел гына ул үсеп, тагын да матураеп, «Яңа Гасыр» каналы аша күренде. Инде ул бүген яңа эштә. Ләйсән кайда югалган, бүген ниләр белән мәшгуль - болар турында әңгәмәдән укып белерсез.

- Ләйсән, әниең һәм абыеңны күреп, ишетеп беләбез. Башка туганнарың хакында сөйлә әле. Гомумән, балачагың ничек узды?
- Әтием Равил Таишев миңа 7 яшь булганда вафат булган. Мине әни 40 яшендә тапкан. Үземне иркәләнеп үстем дип санамыйм. Иркәләргә әнинең дә вакыты булмады. Ул гел эшләде, әле дә эшләп йөри. Ялгыз бала үстерү әнигә җиңел булмагандыр, әмма мин моны сизмәдем, әни дә сиздермәгәндер. Кечкенәдән миңа «Римма Ибраһимованың копиясе» диләр, шунлыктан мин моңа ияләшкән. Әмма үзем әни белән абыйның җырчы икәнен дусларымнан да яшереп йөрдем.

- Һөнәрең буенча иҗаттан ерак кеше дип беләм. Әмма үзең гел шул казанда кайныйсың.
- Әйе. Мин Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясендә укыдым. Аннан соң Президент аппараты каршындагы муниципаль идарә академиясенә укырга кердем. Ул Казан федераль университетына кушылды, персонал белән идарә итү факультетын тәмамладым. Укыр­га кергәндә, әни белән абыйның киңәшләренә колак салдым, чөнки 17 яшьлек бала әле киләчәкне ачык күзаллый алмый. Кая барырга, кем булырга, нинди һөнәр сайларга кебек мәсьәләләрне бергәләшеп хәл иттек.

«Яланаяклы кыз» фильмында төшкәндә, миңа 17 яшь иде, I курста укый идем. Сюжет буенча Камал театры артисты Алмаз Гәрәев белән ике арада мәхәббәт учагы дөрләтергә тиешбез. Бик оста уйнаганбыз, күрәсең. Фильмнан соң, үземә дә килеп: «Сез Алмаз белән йөрисезме?» - дип сораучылар күп булды. Чынлыкта, без аның белән очрашмадык, якын дуслар да түгелбез.

- Ләйсән, «Яңа Гасыр» телевидениесендә һава торышын алып бара идең, аннан югалдың. Сәбәбе нидә?
- Хезмәт юлымны «Яңа Гасыр»­дан башладым. Башта әлеге каналга концерт администраторы булып урнаштым. Аннан соң «Һава торышы» чыгарылышы алып баручыларына кастинг игълан ителде, шунда көчемне сынап карарга булдым, бу минем күптәнге хыялым иде. Башта аның рус чыгарылышын алып бардым, соңыннан татар бүлегенә күчтем. Майга кадәр эшләдек тә җәйге ялга таралыштык. Ә яңа сезонга исә яңа алып баручылар килгән.

- «Татар радиосы»на әнисе урнаштырган, диләр.
- Мин бу сүзләрне бик тыныч кабул итәм. «Әнисе аркасында урнашкан» дигән сүзләр мине кайда гына эшләсәм дә, гомер буе озатып барачак. Ачуым килми, сөйләсеннәр. Чынлыкта радиога шулай ук кастинг аша килдем. Башта кичке эфирга чыга идем, сентябрьдән «Уян, татар» программасының алып баручысы итеп билгеләделәр.

- Иртәнге эфир алып баручысы булгач, иртәң ничәдә башлана?
- Алтынчы яртыда уяна баш­лыйм. Алтыда торам. Җидедә эфир башлана. унга кадәр вакыт шунда күз ачып йомганчы үтә. Аннан соң җыелышлар булырга мөмкин. Радиодан тыш та кайбер эшләрем бар, тик торырга вакыт юк. Иртән чыгып китәм дә өйгә кич кенә кайтып керәм. Иртәнге эфирда эшләү миңа бик ошый. Иртәләрен дә интегеп түгел, шатланып уянам. Иртә торганга Ходай бирә, диләр бит. Бу сүзләрнең дөреслегенә инандым. Әле Казан уянганчы ук торып басасың, бөтен эш шундый җайлы бара, көн буена әллә ниләр эшләргә өлгерәсең.

- Ләйсән Таишева исемле җыр­чы кыз тарихта гына калыр микән?
- Белмим әлегә. Минем җырлавымны күрү - әнинең иң зур хыялы. Мин җырлауны ташламадым дип әйтә алмыйм, чөнки бик башламаган да идем. Иң беренче җырым - «Яланаяклы кыз» фильмындагы саундтрек. Аннан соң тагын бер-икене кызык өчен генә яздырып карадым - шул гына.

- Абыең Фәрит Таишев белән мөнәсәбәтләрең ничек?
- Аның белән яшь аермабыз - 16 ел. Шулай булуга карамастан, без бик дус, яшьтәшләр кебек. Үпкәләшкән чагыбызны белмим. Гаиләсе белән дә дус, атнага ике-өч тапкыр күрешеп торабыз. Мин аның белән горурланам, ул һәрвакыт төпле киңәшен бирә. Әгәр миннән: «Ир-егетнең идеалы синең өчен нинди?» - дип сорасалар, «Абый!» - дип җавап бирер идем.

- Шундый кешене таптыңмы соң?
- Йөрәгемне яулаган кеше бар. Ел ярым очрашабыз. Ул иҗаттан ерак, офис хезмәткәре, Казан егете. Киләчәккә хыялларым гап-гади: яраткан ирем, балам һәм күңелем яткан эшем булу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading