Радик Юльякшин (Elvin Grey) композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән "Яныңа агылам", "Югалтасым килми", "Ай ли җанашым", "Кабатла", "Бәхетемнең йозагы" "Карашлар арасында", "Кара каш" кебек хит-җырларҗырларны репертуарыннан төшереп калдыруы турында социаль челтәрдә хәбәр иткәннән соң, шактый шау-шу туды. Ни дисәң дә, Радикның әлеге җырларын тамашачы аеруча яратып кабул итә иде.
- "Яныңа агылам" җырын үзем өчен яздым, үзем җырларга теләдем. Әмма Радик бик сорагач, дуэт буларак җырларга килештек. Шулай итеп, бу җырны зур концертларда, солянкаларда бергә башкарырга, ә район һәм кечкенә шәһәрләрдәге сольный концертларында Радик үзе генә җырлый, әмма видео, клиплар төшермәскә дип килештек. Бу килешүне кәгазьдә имзалыйк дип күпме генә әйтсәм дә, ул ризалашмады. "Югалтасым килми" җыры белән дә шулай ук булды. "Яныңа агылам" җырына клип төшердек. Нәтиҗәдә Радик аны ошатмады. "Клип төшерүчеләрне син таптың, клип начар булды, җырларыңны миңа бир", - дип тәмам аптырашта калдырды, - диггән Гүзәлия Intertat.ru хәбәрчесенә.
Ә бу җыр ике якка да уңыш һәм зур җиңү китерә. Алар "Яныңа агылам" җырын "Татар җыры"нда башкарып, "Алтын барс"ка ия була. Әле аннан соң да Гүзәлия белән Радик янә очраша: Гүзәлиянең яз көне Казанда узган концертында. Радик сүзендә тора, Гүзәлиянең концертына килеп чыгыш ясый. "Тамаша тәмамлангач, кул куярга кирәк дип миңа кәгазь сузды. Минем бу вакытта баш әйләнгән чак, концерт өчен дулкынланып, аны яңа гына үткәреп җибәрдем. Шулай да югалып калмадым, башта юрист белән киңәшләшергә кирәк, дидем. Ә ачып карасам, кагазьдә авторлык хокукларының миннән аңа күчүе турында язылган иде. Шундук каршы килүемне әйттем, билгеле, аңа бу ошамады", - диде Гүзәлия.
Ә Радик исә югарыда күрсәтелгән басма хәбәрчесенә болай дип белдергән:
- Гүзәлия миңа барлыгы биш җырын бирде, моңа алмашка мин композиторның биш концертында бушка җырларга тиеш идем. Бу шартларны үтәгәннән соң, Гүзәлиягә килешүне законлаштырып, авторлык хокукларын тулысынча күчерү турында өч килешүгә һәм авторлык хокукларын өлешчә куллану турында ике килешүгә кул куярга тәкъдим иттем. Ул исә юри процессны сузып йөри башлады. Ә 1 июньдә "җырларны башкарырга рөхсәт итүче язма документ" гамәлдән чыгарга тиеш иде. Рәсми килешүгә кул куелмагач, композитор иҗат иткән җырларны репертуарымнан төшереп калдырырга кирәк дигән карарга килдем. Гүзәлия аның җырларын башкаруыма каршы түгел, чөнки бу җырлары өчен чыгышларым белән түләгәнемне аңлый. Әмма килешү юк икән, җырлар да башкарылмаячак. Аның җырларын җырлавымны дәвам иткән очракта, Россия Авторлар Оешмасы (РАО) белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта композиторның көеннән дә торасым килми, мин үзем дә композитор буларак җырлар иҗат итәм. Гүзәлия килешүләргә өстәмә шартлар кертеп кул куярга риза булуын әйткән иде, әмма ул шартлар алдан сөйләшкәндә телгә алынмады, шулай булгач минем тарафтан да хупланмады", - дип аңлаткан Intertat.ruга Elvin Grey.
Хәзерге вакытта Гүзәлия хастаханәдә дәвалана, Ә Радик Татарстан буенча дискотекалар оештырып йөри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар