Шәһри Казан

Рамил Әсхәдуллин: “Әтинең шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биреп туйдым"

Рамил - Гамил Әсхәдуллинның улы. Берара Мәскәүгә киткәнлектән, тамашачы аны югалтып торды. Анда аңа Алсу, Сергей Лазерев, Михаил Боярский кебек Россия йолдызлары белән бергә эшләү бәхете тиде. Әмма ул туган ягына әйләнеп кайтты, гаилә корды һәм иҗатын дәвам итә.

- Бүген гаиләм белән Казанда яшим. Хатыным Нәфисә, кызым Элина. Буш вакытымны, әлбәттә, алар белән уздырырга тырышам, гастрольләрдә йөрү сәбәпле өйдә бик сирәк булам. "Мунча ташы"нда музыкант һәм җырчы булып эшлим. Бүгенге көндә дә сәфәрдәбез. Кайчак көненә икешәр концерт куярга да туры килә. Ә Мәскәүгә китү турында әйтсәк, анда мин озак яшәмәдем, шуңа да бәлки бу шәһәрне бик сагынмыймдыр. Киресенчә, анда булганда Казанны, гаиләмне сагынып яшәдем. Үземә урын таба алмый идем. Әмма бик зур тәҗрибә тупладым. Ул бүген эшемне сыйфатлы башкарырга ярдәм итә. Бәлки киләчәктә тагын Мәскәүдә эшләргә туры килер. Дөнья хәлен белеп булмый.
-Әтиең белән бер төркемдә эшләү авырлыклар тудырмыймы? Бер-берегезне аңламый, сүзгә килгәнегез бармы?
- "Мунча ташы"нда эшләү бик күңелле. Әти - гаиләдә әти, ә эштә ул - шеф. Әлбәттә, бәхәссез булмый. Иҗатта аннан берничек тә качып булмый. Әмма ни генә булмасын, соңгы сүзне әти әйтә.
-Әтиегезнең яңадан гаилә коруы мөнәсәбәтләрегезне бозмадымы?
-Юк. Дөресен генә әйткәндә, бу сорауга җавап биреп туйдым инде. Еш сорыйлар. Үтеп китик әле. Безнең арада чын ата-ул мөнәсәбәте. Арабызның беркайчан да ерайганы булмады. Әнине дә, әтине дә тигез күрәм, ялларда әни янына да, Түбән Камага әти янына да кайтып йөрибез. Айтуган белән Айзилә туганнарым да якын миңа. Әти үзенең акыллы киңәшләрен беркайчан да кызганмый. Аның тәҗрибә "багажы" зур.
- Ә киләчәктә театр белән җитәкчелек итүне әтиегез сезгә тапшырса, бу эшне башкара алыр идегезме?
-Белмим, чөнки җитәкче булу - бик авыр. Ул, беренче чиратта, талант. Үз сүзеңне дә әйтергә, кешене дә тыңларга кирәк.
-Гастрольдә кызык хәлләр күп буладыр?
-Әйе, "Мунча ташы"нда аеруча. Себер якларында гастрольдә булганда, шәһәрдән шәһәргә күченеп йөрибез. Бервакыт ярты костюмнарыбыз башка шәһәрдә калмасынмы?! Сәхнәгә бер-беребезнең киемен киеп чыгарга туры килде.
-"Мунча ташы"ның киләчәген ничек күрәсез?
-Татар юморы беркайчан да бетәргә тиеш түгел. "Мунча ташы" да эшен дистәләгән еллар дәвам итәр дип уйлыйм. 35 ел буена "Мунча ташы"ның үз бинасы юк иде. Күптән түгел Түбән Кама хакимияте безне офислы итте. Шуңа күрә хәзер балалар өчен түгәрәкләр дә оештырырга була. Бу уңайдан әтинең планнары да бар. Ул, вакыт булганда, сәләтле балаларны җыеп, алар белән шөгыльләнергә тели. Ә халыктан без алкышлар һәм мәзәкләр көтәбез. Сөйләп бирсәләр дә, язып җибәрсәләр дә, шатланып кабул итәрбез. Чөнки "Мунча ташы" мәзәкләрне халыктан ала һәм халыкка кайтарып бирә. Театр һәм артист яшәсен өчен даимилек кирәк. Илдә икътисади тотрыклылык булмый икән, яшәве авырая. Ә тамашачы йөрмәсә, телисеңме-теләмисеңме төшеп каласың. Шуңа күрә халыкның эше булсын, акчасын мул итеп түләсеннәр һәм дөньяларыбыз тыныч булсын, иде дип телим!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: