Шәһри Казан

Рамил Шәрәповка туган көнгә хатыны нәрсә бүләк иткән

- Бу арада көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, - дип көлде Рамил. - Кичә хатыным белән никахыбызга ике ел булды. Ә бүген (13 апрель) миңа 25 яшь, юбилей! Алла боерса, 15е өйләнешүебезгә ике ел тула. Минем кешечә генә түгел бит инде: 12се - ЗАГС, 15е туй мәҗлесе үткәргән...

- Бу арада көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, - дип көлде Рамил. - Кичә хатыным белән никахыбызга ике ел булды. Ә бүген (13 апрель) миңа 25 яшь, юбилей! Алла боерса, 15е өйләнешүебезгә ике ел тула. Минем кешечә генә түгел бит инде: 12се - ЗАГС, 15е туй мәҗлесе үткәргән идек. Бүген 25 яшьтә гаилә, улым һәм яраткан тамашачым булу - үзе зур бәхет һәм горурлык. Киләчәккә дә омтылышлар күп, исән имин куанышып яшәргә насыйп булсын. Үз үземә теләгем шул. Хатыным оригиналь бүләк ясады: төрле фотосурәтләрдән җыелган зур картина бүләк итте. Бер ике ай элек бер туганым белән табышып, интернет аша языша башладык. Аның да туган көне минеке белән бер көндә. Исеме дә Рамил. Фамилиясе генә башка, аныкы Комаров. Менә әле туган көнне бергә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә бәйрәм итеп утырабыз. Ел саен бергә үткәрүне традициягә кертергә кирәк дигән фикергә килдек.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: