Шәһри Казан

Раяз Фасыйхов хатыны турында: «Аңламый нишләсен, аңлый инде...»

Аның эстрада сәхнәсендә мөстәкыйль эшли башлавына быел тугыз ел тулган. Шул еллар эчендә саллы гына репертуар туплап, алты программа әзерләгән, хискә бай җырлар тыңларга яратучы үз тамашачысын булдыр­ган инде ул.

Раяз белән берничә ел элек әңгәмә корганда, аның хакында үз-үзенә артык ышанган, «һавалы йолдыз» дигән фикер калган иде. Ул аның яшьлеге булган, мөгаен. Дөрес, бу егетнең һаваланырга хакы да бар үзе - татарча бормаларга бай тавыш тембры, ыспай буйсын, ачык, чибәр йөз, иң мөһиме - бүгенге заманның күп җырчыларыннан аермалы буларак - нәрсә хакында җырлаганын аңлап җырлый.

Әлеге сыйфатларына безнең әниләр заманында җырланган җырларны эзләп табып яңартып башкаруын да өстәсәң, татар тыңлаучысы күңеленә хуш портрет килә дә чыга. Хәзер тыйнакланган, бар килеш-килбәтендә ниндидер бер фундаменталь сабырлык һәм тынычлык шәйләнә.

- Раяз, без моннан берничә ел элек әңгәмә корганда, син әле «Барс-медиа» түбәсе астында нужа күрми җырлап йөрүче, «йолдыз»лык чалымнары да шәйләнгән шактый яшь җырчы идең. Бүген син башка. Сәхнә тәҗрибәң шактый зур, инде халык сине чын мәгънәдә җырчы итеп таныды...
- Ул вакытта сөйләшкәндә бер бала - кызымның гына әтисе идем, хәзер инде ул да үстерәм. Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемем дә бар...

- Бу җиңүләреңнең иң мөһиме - әти булуыңдыр. Ир кеше өчен Әти - иң зур исем. Әйдә, мине синең җырлавыңны бер тапкыр да ишетмәгән, күрмәгән импресарио дип күз алдына китерик тә, син үзеңне бер җөмлә белән миңа «сатып» кара.
- Романтик җырчы. Җырга романтизм рухында хезмәт итүче. Репертуарымда күбесенчә мәхәббәт турында җырлар булганлыктан, мине башта мәхәббәт җырчысы дип атыйлар иде. Эстрадада беренче адымнарымны озын, бормалы җырлар белән башладым бит. Берзаман композиторлар шундый җырлар белән күмделәр генә мине. Барысын да җырлыйсы да килә, тавышка да баралар үзләре, ләкин репертуарны сигез иләктән иләми дә булмый, төрле стильдә җырлыйсы килә, эзләнәсең. Шуннан сайланды ул романтизм стиле. Бүген озын җырларны җырлаучы егетләр бар алар. Филүс Каһиров, Ришат Төхфәтуллин... Филүсне мин Хәйдәр абый Бигичев традицияләрен дәвам итүче дип әйтер идем. Аны бик тә опера сәхнәсендә күрәсе килә. Безнең бер бәлабез инде ул - яхшы тавышлы җырчыларны тупларлык музыкаль театрыбыз һаман юк. Ә җырчылар бар бит. Андый театрның авторитеты зур булыр иде, җырчылар анда эләгер өчен тырышырлар иде. Беркөнне «Зәңгәр шәл» спектакленә бардым, Булатны уйнаучы артист ролен яхшы уйный, ә вокал ягыннан бик үк «тартып» бетерми. Атаклы татар композиторлары заманында күпме әсәрләр язганнар театр өчен. Аларны тамашачыга югары профессиональ дәрәҗәдә җиткерүче музыкаль драма театры булса, ничек яхшы булыр иде.

- Чынлап та, җыр­чыларның бит күтәрелеп киткәне дә, яхшы тавышлы булып та бик үк кү­тәрелә алмаганнары да байтак. Бер түбә астына җыйсаң, милләт байлыгы ясап булыр иде алардан. Консерватория тәмамлап та, эш табуы җиңел түгел хәзер.
- Бу яктан Рәшит Ваһапов фондына рәхмәт әйтү кирәк, эстрадага яңа җырчыларны чыгарып балкытып тора ул. Җырчыларны үстерү ул фондта бер эзлекле, дөрес агымга салынган. Тәрбияле, талантлы, фикерле, эшенә бирелгән яшь иҗатчылар бик күп бүген. Аларны күрсәтә белергә генә кирәк.

- Җырчыларны еш кына «гомердә бер китап та укымауда» гаеплиләр. Синең китап укырга вакытың бармы?
- Китап укырга вакыт, чынлыкта, бик юк. Мәгълүматны интернеттан алам хәзер. Арча музыка көллиятендә укыганда китап күп укыла иде, анда да музыка буенча әдәбият иде ул. Хәзер ул вакытта укыганнарның файдасы бик беленә. Сәхнәдә «страховкасыз» эшләргә мөмкинлек бирә алар.

- Бүген минем алда ниндидер микъдарда зирәклек җыйган ир-ат булып утырасың. Эчтәлегең бар, җөмлә төзелешең үзгә. Үз җырыннан башка берни тыңламаган җырчыларда мондый үзгәрешләр булмый, минемчә. Синең үзеңне камилләштерү юлларың нинди?
- Классик музыкаль әсәрләр, бельканто стилендә җырлаучы Италия җырчыларын тыңлыйм. Үзем өчен тәҗрибә, рухи файда алырлыгы булмаган татар эстрада концертларына йөрмим - анысы хак. Камилләшү юлында Фольклор музыкасы ансамблендә Айдар абый Фәйзрахманов белән эшләгән, Венера Әхәтовнада (Венера Ганиева. - З.Г.) укыган еллар минем өчен саллы булды. Андый остазларың булу рухи яктан да, тәҗрибә ягыннан да баета.

Реклама

- Айдар Фәйзрахманов турында сүз чыккач, синең ике Фәйзрахманов мәктәбен - Арчада Марсель, Казанда Айдар Фәйзрахмановлар мәктәбен узуың хакында да сөйләшик инде.
- Фәйзрахмановлар мәктәбе өчен әти белән әнигә чиксез рәхмәтле мин. Без биш бала идек, гаиләдән бер мине генә IX сыйныфны тәмамлагач, әти, җитәкләп, Арчага педагогика көллиятенә укырга илтеп куйды. Авыл мәктәбендә укыганда да төрле-төрле конкурсларга йөртергә иренмәде ул, күрше авылларга җәяүләп барган чаклар да булды. Арчада калдырып кайт­канда йөрәге елагандыр инде елавын. Мин бигрәк яшь әле ул чакта. Арчада әтинең дусты яши иде, шул дустының гаиләсендә яшәп укыдым. Марсель абый Фәйзрахманов көллияттә егетләр ансамбле җитәкчесе иде, музыка белеменә укытты. Мине тиз күреп алды, ансамбленә чакыр­ды. Анда чып-чын мәктәп уздым. Ансамбль булгач, әле музыкага гына түгел, коллективта күмәкләшеп эшләргә дә өйрәнәсең. Анда җырчы булып та, баянчы булып та эшләдем. Төрле клубларда бик күп эшләргә туры килде ул елларда. Тинчурин театрында Флюра апа Сөләйманованың юбилеенда каушый-каушый җырлаганым истә әле. Марсель абый мине Айдар абый белән таныштырды, соңрак Айдар абый укырга, аннан ансамбльгә эшкә алды үземне. Ансамбль ул чакта гөрли иде инде. Илшат Вәлиев, Алмаз Нургалиев, Гали Ниязов - состав бик көчле иде. Эшкә иртүк килә, кичке алтыларда гына кайтып китә идек. Күпме матур программалар туды ул чакта. Музыканы профессиональ тоемлау ягыннан Айдар абыйга тиңнәр бик аз. Сәнгать җитәкчесе буларак та шуның кадәр грамоталы кеше ул, бүгенге көндә дә мин аның киңәшләрен тотам. Айдар абый безгә ышана, киңәшләшә иде. Бергәләшеп шаулашып-гөрләшеп, яңа аранжировкалау алымнары уйлап табып эшләдек ул чакта. Айдар абый тәртип яратучы, бик таләпчән, кайчак артык кырыс та, ләкин чын кеше ул.

- Күмәкләп эшләгән репертуарны, команданы ташлау җиңел эш түгел. Сиңа да ансамбльдән китү җиңел булмагандыр.
- Өч ел эшләгәч киттем. Багаж җыелган, мөстәкыйль эшләр вакытым җиткән иде инде. Фольклор музыкасы ансамблендә иҗатны бернинди чикләү юк, анда мин әллә никадәр уен коралларында уйнарга, үземне сәхнәдә дөрес тотарга өйрәндем. Акылы булган кеше ансамбльдән, гомумән, һәркайдан бихисап тәҗрибә туплап чыга.

- Синең хатының сәнгать кешесе түгел. Күп әңгәмәләрдә «иҗат кешесе булмаса да, хатыным, ирем мине аңлый» дигән сүзләр була. Мин моңа, мәсәлән, ышанмыйм.
- Аңламый нишләсен, аңлый инде. Минем кеше күз алдындагы кеше икәнлегемне белеп кияүгә чыкты бит. Иҗатка кысылмый. Минем эштә аның белән бергә эшли торганнары да бар - бергәләшеп костюмнар сайлау, килешүләр, исәп-хисап, башка кәгазь эшләре. «Барс-медиа»да эшләгәндә генә ул барын да синең өчен эшләп куялар, син чыгып җырлыйсың гына.

- Күпләр «Барс»ны армия ди...
- Ул да тәҗрибә. Җиде ел анда контрактта булып, нәрсәнең ничек эшләнгәнен өйрәнмәгән булсам, мөстәкыйльлеккә чыккач, бәлки ни эшләргә белми аптырап йөрер идем.

- Тәнкыйтькә мөнәсәбәтең нинди?
- Һәр тәнкыйть сүзен тыңлап, йөрәгеңә якын алсаң, эшләргә теләгең калмаска дә мөмкин. Үзем өчен сүзләре мөһим булган, профессиональ дәрәҗәдә киңәш биргәннәрне генә тыңлыйм.

- Биш балалы гаиләдә үскәнсең, үзең ике бала белән туктарсыңмы икән?
- Мин абыйларның, апаның ике баладан арттырганнарын көтеп торам әле. Аларда әлегә икешәр генә. Инде шаярмый әйтсәк, кайчак андый сөйләшү була. Малай бераз үскәч, тагын бер бала алып кайтырбыз, мөгаен, дип сөйләшәбез. Мин балаларны бик яратам, балалар өчен бик күпкә, хәтта үзем өчен мөһим әйберләрдән баш тартырга да әзермен.

- Балаларыңны җырлатыр идеңме?
- Кызым Венера җырлый инде, концертларымда сәхнәгә чыга. Аңарда артистизм көчле, мөгаен, актриса булыр. Мәскәүгә ГИТИСка укырга кертү теләгем хәзер үк бар инде. Үскәнен генә көтәсе.

20 ноябрьдә «Пирамида» концерт залында Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның концерты була. Тавышында тәнгә «каз тәпие» чыгарырдай кабатланмас аһәң, көйгә гаҗәеп сизгерлеге, җыр сүзләренә талымы бар аның. Татар җыр сәхнәсендә очраклы түгеллеге дә бәхәссез. Тамашачыны озак еллар иҗатыңа бәйләп тотар өчен болар азмыни...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • 16 января 2018 в 13:16
    Ник өйдә утырасыз, бабайлар?
    Казанда «Тормышны яратучылар» («Жизнелюб») клуб­ларына 5 меңнән артык кеше йөри, шуның 80 проценты – хатын-кызлар.
    93
    0
    1