16+

Рифат Зарипов әти булырга җыена

- Августта, Алла боерса, әти булам, - диде Рифат, - Сөеклем Диләрә йөк­лелекнең бишенче аенда. Хәлләре әйбәт, үзен яхшы хис итә. Укырга йөри, быел соңгы курста, диплом елы (Диләрә - мәдәният һәм сәнгать университеты студенты). Репетицияләргә барып, карап кайта, биергә ярамый инде хәзер. Үзем әти булырга күптән әзер инде. Мин...

- Августта, Алла боерса, әти булам, - диде Рифат, - Сөеклем Диләрә йөк­лелекнең бишенче аенда. Хәлләре әйбәт, үзен яхшы хис итә. Укырга йөри, быел соңгы курста, диплом елы (Диләрә - мәдәният һәм сәнгать университеты студенты). Репетицияләргә барып, карап кайта, биергә ярамый инде хәзер. Үзем әти булырга күптән әзер инде. Мин бит хатыннан биш яшькә олырак. Шулай да ниндидер дулкынлану бар, җаваплылык хисен аңлыйм. Һәр туган көн саен куана-куана көтәбез. УЗИ малай дип күрсәтте, әмма ялгышырга да мөмкин бит, шуңа күрә төгәл исем уйламадык.
Концерт сезоны тәмам. Узган ел 160 концерт куйган булсак, быел 168гә тулган. Аллага шөкер, Башкортстан, Йошкар-Ола, Пермь, Пенза, Оренбург сәхнәләрендә дә чыгыш ясарга насыйп булды. Менә, көн саен коллектив белән җыелышып, яңа программаны эшлибез. Кемдер яңа җыр табып килә, икенчесе - юмор. Көзгә, Алла боерса, Мәскәү, Санкт-Петербург тамашачысы алдында да имтихан тоту уе бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading