Шәһри Казан

Ринас Әхмәтов: «Дөрес көй уйнамыйсың, дип абыйлар сүгә иде»

Без Ринас исемен баштарак композитор буларак ишеттек, соңрак ул сәхнәгә моңлы, тирән мәгънәле җырлары белән күтәрелде. Быел Ринас «Татар җыры» премиясенә тәүге тапкыр лаек булды.

- Ринас, синең турында берни белмим икән мин. Әйдә, таныштыр үзең бе­лән.
- Актаныш районы Чирү дигән авылда туып-үстем. Без гаиләдә җиде бала. Дүрт апам, ике абыем бар. Мин - төпчек. Шулай да уйнарга вакыт бик калмады, авылда эш күп бит. Әткәй-әнкәй безне эш белән тәрбияләде. IX сыйныфтан соң Чаллының сәнгать училищесына укырга кердем.

Әти белән әни гомер буе колхозда эшләделәр. Әни сыер да сауды, амбарда да эшләде. Әти комбайнда да йөрде, ферма мөдире дә булды. Бер абыем авылда үз йорты белән яши. Ике апам күрше авылларда кияүдә. Дүртебез Чаллыда яшибез. Гаилә коруыма - ун ел. Хатыным Лилия - хисапчы. Олы кызым Самирага - 6 яшь, кечкенә кызыбыз Амелиягә - бер ай.

- Көй язу сәләтең кемнән?
- Балачакта гармун уйнаганда, абыйлар: «Нәрсә уйныйсың соң син, мондый көй юк бит!» - дип әйтәләр иде. Мин музыканы каяндыр ишеткән кебек уйный идем. 2007 елда беренче җыр язылды. Шул вакытта мин бу сәләтнең электән килүен, ачылып кына бетмәвен аңламадым. Яллап торган фатирыбызда кечкенә генә синтезатор бар иде. Барысына да шул гаепле. Көннәрдән бер көнне Зөлфия Нигъманова дигән шагыйрәнең китабын кулыма алдым. «Яратам тормышны күзләргә» дигән шигырьне көйгә салып карадым. Шуннан соң: «Башкортстаннан бер җыр бирделәр, аранжировка ясатыйм микән?» - дип, Шәфәгать Салиховка мөрәҗәгать иттем. Үзем язган җыр дип әйтергә тел бармады. Ул хуплагач, шулай итеп җырлар туа башлады.

- Ринас, күп җырларың моңсу. күңелеңдә шулай моңаерлык нинди уйлар бар?
- Әйе, моңсу, салмак җырлар күбрәк языла. кешенең эчке халәтенә бәйледер бу. Беренче мәхәббәт ачылары, аерылу газаплары да яшь чакта була бит. Шул хисләр җыр язганда баш калкыта, күрәсең. Дәртле җырлар да иҗат итә башладым. Җырлар күп языла, санаганым юк, йөздән арткандыр.

Реклама

- Гаиләңә вакытың җитәме?
- Җиткерергә тырышам. Бала тугач, гаиләнең кыйммәте тагын да арта. Нинди генә өлкәдә эшләүгә карамастан, ир гаиләсен беренче урынга куярга тиеш.

- Син нинди ир һәм әти?
- Мактанасым килми. Гаиләм өчен бар нәрсәне булдырырга телим. Тормыш иптәшем эштә вакытта, гастрольдә булмасам, бар нәрсәне эшләргә тырыша идем. Аш та, икенче ризык та, манты да пешергәнем булды. Кызыбызны балалар бакчасыннан алам. Балалар өчен әти дә, әни дә, дус та буласым килә. Нык­лы тәрбия - яхшы гаиләнең нигезе. Бала исәнләшә, саубуллаша белсә, өлкәннәргә «сез» дип дәшсә, күңелем шат.

- Хатының көнләшәме? Әллә инде ун ел эчендә ул хис бетәме?
- Көнләште, көнләшкән чаклары булды. Аннары ияләшеп тә китте, ахры. Минем өлкәдә эшләүчеләргә хас әйбер инде ул. Кызлар кочаклап фотога төшә, «кияүгә чыгам, тамада кирәк иде», «әнинең юбилеена чакырабыз» дип, номерымны алып калалар. Ә аннары инде шалтыратып, теңкәгә тияләр! Социаль челтәрләргә дә кызлар күп яза. Боларны хатыным укыган чаклар да булды. Хәзер бик сиздерми, әллә яшерә, әллә чыннан да көнләшми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: