Шәһри Казан

Рәсим Фасыйхов: «Җырчы буласым килми»

Гадидән дә гади, ихлас, әдәпле, белемле, кешелекле егет Рәсим Фасыйхов. Андыйлар турында, яраны сүз белән төзәтә, һәр күңелгә ачкыч таба белә, диләр.

- Рәсим, күпбалалы гаиләдә төпчек бала булып үсүнең плюс­лары һәм минуслары нинди?
- Бишенче бала булып тууның плюсы шул: киңәшләшергә, әзрәк кыйналып торырга, мораль тәрбия алырга өлкән абыйларың бар дигән сүз. Иң өлкән апам янында булырга, бергә ашарга әзерләргә ярата идем. Аның каникулга кайткан вакыты минем өчен бәйрәм инде. Спорт буенча Нияз абыйга, математика кебек төгәл фәннәрдән Ильяс абыйга мөрәҗәгать итә идем. Ә Раяз абый белән кызлар турында киңәшләштем.

- Җырчы булуыңа каршы төшмәделәрме?
- Әти белән әни: «Син авылда каласың, агрономлыкка укырга кирәк, авыл хуҗалыгы университетына укырга керерсең», - дип җәфалыйлар иде. Кемнең авылда каласы килсен инде! Үсә төшкәч аңладым, агрономия фәнен дә үзләштергән булсам, әйбәт буласы икән. Алла боерса, киләчәктә шул хыялымны чынга ашырып, төпле белгечлек аласым килә.
Раяз абыйның да: «Нәрсәгә сиңа җырчылык?» - дигәне булды. Баштарак җырчы булу кызык иде, хәзер моның белән беркемне шаккатырып булмый. Җырчы буласы килгән чаклар бар иде. Хәзер җырчы буласым килми.

- Карьераңны башлаганда Раяз Фасыйхов энесе булу ярдәм иттеме?
- Безне һаман чагыштыралар, миңа шул ошамый. Ансамбльдә эшләгәндә дә: «Раяз мондый иде, син мондый», - дип чагыштыралар иде. Без икебез ике төрле. Бәлки кайберәүләр мине Раяз энесе буларак кабул иткәндер. Мин күбрәк аралашырга яратам, кеше белән уртак телне үзем дә тиз табам. Аның өчен йолдыз булып йөрергә түгел, кеше булып калырга кирәк. Олы абый - олы абый инде ул, ул - беренче. Аның каравы, минем, Аллага шөкер, башка төрле һөнәрем бар. Җырлар иҗат итү, аранжировка, саундтрэклар ясау белән шөгыльләнәм.

Реклама

- Синең тормыш рәвешең башка җырчылардан аерыла кебек. Ротация дип чапмыйсың, концертларда катнашмыйсың. Бу нәрсә белән бәйле?
- Җырлауга караганда, миңа музыкаль композицияләр уйлап чыгару ошый. Кабатлап әйтәм: җырлау гына кызык түгел. Барысы да бер үк әйбер җырлый. Киләчәктә акустик концерт оештырасым килә анысы. Күп җырчылар тамашачы кубызы астында бии, дилбегә хәзер тамашачыда. Тик, киресенчә, халыкны артист тәрбияләргә тиеш. Ә кешене тәрбияләр өчен, җырчы үзе тәрбияле булырга, белем ягыннан да алда, рухи яктан да бай булырга тиеш. Мин «Реал рекордс» исемле тавыш яздыру студиясендә эшлим. Кайбер җырчылар «шедевр» дип җыр алып килә. Ике-өч тактын тыңлыйсың, төрле көйдән урланган моментларны татар көенә салганнар да - вәссәлам. Сүз дә юк, музыканың кысасы чиксез, әмма моң дигән төшенчә дә бар бит әле. Шунысы кызганыч: кайбер композиторлар аранжировка ясатырга өч тиенлек көй алып киләләр, без аны матур итеп ясыйбыз. Нәтиҗәдә, композитор герой була, ә аранжировкалаучы пәрдә артында кала. Чит илдә, киресенчә.

- Узган ел гаилә корып җибәрдең. Сөйгәнең белән ике тамчы су кебек охшашкансыз. Аны озак эзләдеңме?
- Озак очрашып йөрмәдек. Бер елдан соң кавышырга уйладык. «Туган авылым» ресторанында эшләгәндә, аның әтисенең юбилеенда җырлаганмын. Армиягә киткәнче, язышып алдык, аннан тагын югалыштык. Кабат табыштык. Башта дуслар буларак кына аралаштык. Ул быел КФУның икътисад бүлеген тәмамлады. Җырларны да аның белән сайлыйбыз. Музыканы да бергә язабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: