16+

Рәсим Низамов: «Авылда калсам да, эшсез тормас идем» (ФОТО)

Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов белән якташлар без. Туган авылларыбыз арасында, турыдан санасаң, күп дигәндә, 10 чакрым арадыр.

Рәсим Низамов: «Авылда калсам да, эшсез тормас идем» (ФОТО)

Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов белән якташлар без. Туган авылларыбыз арасында, турыдан санасаң, күп дигәндә, 10 чакрым арадыр.

Үз төбәгеңнең күз уңындагы уңышлы кешеләре белән горурлану гадәти һәм дөрес хәл. Мин дә Рәсимнең, сәхнәгә баскан көненнән диярлек, сәхнә тормышын күзәтеп, җырларын үземчә бәяләп барырга тырышам. 90 нчы еллар азагында өч ел бергә концертлар да куеп йөрдек. Юл - кешенең холкын-фигылен, гадәтләрен белү өчен менә дигән урын ул. Ул елларда әле студент Рәсим тыныч, тыйнак һәм гадел иде. Бер очракны гына әйтеп узам - аңа җыр­лаган өчен акчаны, ни сәбәпледер, тиешеннән күбрәк түләгәннәр. Түләүче белән шул хакта «разборка» ясаганы истә - «Ялгыш күбрәк түләгәнсез», - дип, акчасын кайтарып йөргән иде. Ул чакта бу хәлдән көлгән идек, бүген ул «балалыгы» минем өчен - тәрбиясен күрсәтүче сыйфаты.

- Рәсим, синең белән сөйлә­шүне җырчы буларак түгел, ике малай әтисе буларак башлыйк әле. Без инде шактый яшәгән, тәҗрибә туплаган кешеләр. Җыр кайгысы гына түгел, дөнья уе белән яшәр яшьтәбез. Дөньяны да, сәяси хәлләрне дә тыныч дип булмый. Синең - ике малай атасының, бүген җаныңда тынычлык бармы?
- Тынычлык бар дип әйтә алмыйм. Иртәгә ни буласын белмибез бит, ышаныч юк. Олы улыма 18 яшь тулды, анысы җиткән егет, алда армия мәсьәләсе тора. Малайлар атасы буларак, мине дөньяның болганчыклыгы, мәгълүмат мәйданының - телевидениенең, интернетның артыгы белән криминал, оятсыз тапшырулардан торуы бик борчый. Ата-ана тәрбиясе ничек кенә зур булмасын, әйләнә-тирә мохит балаларга йогынты ясамый калмый. Балаларның ки­ләчәге, аларның язмышы борчый, тормышлары уңай гына барырмы дип уйлыйсың. Һәр әти-әни баласы өчен яши бит инде, аларга ярдәм итәм дип чаба.

- Хәзер ата-ана, бала­ларын артык кайгыртып, хата да эш­ләп ташлый, минемчә. Без күпкә мөс­тәкыйльрәк идек.
- Әти-әнидән аерылып, Казанга укырга килгән еллар, хәзерге кебек үк кризислы, 90 нчы еллар иде. Россиядә бетеп торганы юк бит ул кризисның. Зарлансаң, гел зарланып кына утырырга да була. Ләкин эшлим дигән кешегә барыбер эш бетми ул, мөмкинлек табыла. Без бер зур ил таркалып, икенче ил барлыкка килгән елларда укыдык, җиңел булмады. Ләкин Ходай ташламады, әти-­әни ярдәм итә алмаганда, үзебезгә эшләп табарга мөмкинлек биреп торды. Авылдан килгән балалар, үз көнебезне үзебез күреп, аякка бастык. Институтны тәмамлап, сәхнә юлыннан китеп, бүген шул юлда шөкер итеп яшибез.

- Заманында без синең белән шактый вакыт бер концерт төркемендә эшләдек. Беренче тапкыр гастрольгә чыкканда, син әле икенчеме, өченчеме курста укучы студент идең. Үзең баянда уйныйсың, үзең җырлыйсың... Хәтерләсәң, ул чакта без концерт куймаган бер генә Себер шәһәре дә калмаган иде. Ул елларда җырга укыган егетләр шактый иде, ләкин син, аларның күбесенә караганда, уңышлырак булып чык­тың. Камал театрында Салават белән бергә куйган концертыгызны хәтерлим әле мин. Салават инде ул чакта зәһәр популяр җырчы иде, ә син дипломының буяу исе дә бетмәгән «яшел» җыр­чы-студент. Гаҗәп концерт булган иде ул. Син сәхнәдә тиз, артык нужа күрми күтәрелдең, минемчә.
- Анысыннан зарланып булмый, дөрес әйтәсең, шуңа күрә дә шөкер итеп яшим дим бит. Ул елларда материаль кыенлык­лар, өйләнгәч, яшәр урын булмау ише уңайсызлыклар булды инде булуын. Ләкин алар чыныктырды гына, тагын да тырышып, туктамый эшләргә стимул булды. Хәзер мин кайбер яшьләрне карыйм: әти-әниләре туйда ук тегеләргә квартира, машина бүләк итәләр. Интекмәсеннәр, яшәсеннәр дип бит инде. Ә тегеләр бер ел тормый - аерылыша. Гаилә бит ул уртак максатлар, шул исәптән йорт булдыру кебек күңелле мәшәкатьләр белән яшәгәндә ныгый. «Атай малы - катай», дигән сүз юктан килеп чыкмаган, атай булдырганны кадерләүчеләр күп түгел хәзер. Иң кадерлесе - үзең эшләп тапкан мал.

- Әти-әниеңә бердәнбер малай син. Алар сине, яннарында калып, нигезне саклар дип үстергәннәрдер инде...
- Нигезне саклау, әти-әнине карау кайда булсаң да, ни белән шөгыльләнсәң дә, һәркемнең бурычы. Авылда калсам да, эшсез тормас идем, тракторда эшләр идемме, башкасындамы - югалмас идем. Ләкин шулай килеп чык­ты - мин җырчылыкны сайладым һәм әти-әни моның белән килештеләр.

- Синең сәхнәдә җырчы булып формалашкан башлангыч елларың репертуар ягыннан бүгенгесенә караганда кызык­лырак та, сыйфатлырак та иде кебек. Хәзер концертларыңда очраклы җырлар шактый.
- Барлык җыр да шедевр булып бетә алмый инде ул. Концерттан тамашачы бер-ике җырны колагына эләктереп кайтып китә икән, бу инде начар түгел. Бер программа тулы шедевр ул - хыял үзе, ләкин тормышка ашыруы бик җиңел түгел шул аны.

- Синең өчен бүген кемнәр яза?
- Фәрит абый Хатыйпов җыр­ларын җырлыйм. Әлбәттә, Фир­зәр Мортазинны. Репертуарымда аның җырлары күп. Халык җырларын калдырмаска тырышам. Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов җырларын яратып җырлыйм. Аларны калдырырга һич ярамый, алар халык тарафыннан сыналган җырлар.

- Әгәр сәясәтче булсаң, иң беренче нинди закон чыгарыр идең?
- Сәнгатьне дөрес юлга борып, аны тәртипкә салу турындагы закон. Милләтнең йөзе - сәнгатендә. Сәнгатъкә игътибарны арттыру кирәклеге хакында күп иҗатчылар чаң суга, аларны, ниһаять, ишетсеннәр иде.

- Бүген эстрада җырчыларын кабат бер филармония түбәсе астына җыйнап, «худсовет» иләге аша иләп, иҗат иттерү мөмкин эшме?
- Мөмкин, ләкин бүген йә иртәгә генә булмас әле ул. Кайчан да булса, әлеге система кире кайтыр, мөгаен. Кем өчендер ул файдалы булыр, кем өчендер юк. Ләкин профессиональ концерт оешмасы эстрада җырчылары өчен иң дәрәҗәле һәм ышанычлы урыннарның берсе булыр­га тиеш.

- Әдәбиятны пропа­гандалау максатында, соңгы елларда төрледән-төрле әдәби проектлар уйлап табылып тора, китап укуны яхшы мәгънәдә «мода»га кертү юнәлешендә кызыклы гына эшләр эшләнә. Ничек уйлыйсың, ничә процент эстрада җырчысы китап укый?
- Процентлап әйтә алмыйм, ләкин күпләр укый, анысын беләм. Мин үзем еш кына Мөхәммәт ага Мәһ­диев китапларын кайта-­кайта укыйм, якташыбыз Фатих ага Хөсни әсәрләрен. Соңгы вакытта Нәбирә Гыйматдинова китапларын укып чык­тым.

- Театрга йөрисеңме?
- Камал театрында чыккан һәр премьераны карап барам, Тинчурин театрында да яхшы спектакльләр күп, анда да ешрак йөри башларга кирәк әле.

- Улларың татарча сөйлә­шәләрме?

- Өйдә бары татарча гына.

- Шәхси тормышыңнан канәгатьме син?
- Канәгать. Тулысынча.

Фотоларда: Рәсимнең тормыш иптәше һәм уллары.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур энгэмэ, бик ошый Расим, исэн-имин булыйк!

    Мөһим

    loading