16+

Salamandra: “Әти үлгән көнне җыр яздым”

Эстрадага яшь башкаручылар килеп тора, шөкер. Шундый сәләтле, максатчан башкаручыларның берсе – Salamandra безнең редакциябезгә килде.

Salamandra: “Әти үлгән көнне җыр яздым”

Эстрадага яшь башкаручылар килеп тора, шөкер. Шундый сәләтле, максатчан башкаручыларның берсе – Salamandra безнең редакциябезгә килде.

Гөлия Насыйбуллина –  җырчы Илгәрәй төркеменең администраторы да әле. Гөлия белән эстрада, җырлар язу һәм тормыш сынаулары турында сөйләштек.

– Гөлия, әңгәмәбезне сәхнә исемегездән башлыйсым килә. Ни өчен “Salamandra” исемен сайладыгыз?

– Балачакта бик шук бала идем. Койма башларында йөргәннәрем булды. Шулай да нинди хәлгә юлыксам да, чыгу юлын таба белә идем. Шуның өчен миңа: “Син кәлтә төсле”, – дип әйтәләр иде. Бу сүзләр 2012 елда Интернет челтәрендә теркәлгән вакытта искә төште. Үземнең исем фамилиямне кулланасым килмәде. Кәлтәнең берәр матур төре юкмы икән дип эзләндем. Шулай итеп Salamandra булдым. Хәзер инде аны сәхнә исеме буларак та кулланам. Яңгырашлы да, холкыма да туры килә.

– Гаиләгез турында да сөйләгез әле. Иҗатка тартылуыгыз кемнән?

– Тумышым белән Арча районы Иске Ашыт авылыннан. Шунда туып-үстем, укыдым. Дөресен әйткәндә, безнең гаиләдә иҗатка тартылучы кешеләр юк диярлек. Әни гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйды, фермада сыер савучы булып эшләде. Ә әти яшьтән үк мөмкинлекләре чикле булгач, эшләмәде, күбрәк өй эшләрен карады. Ике абыем бар, берсе – әлегә хәрби бурычын МХО зонасында үти. Гомумән, үземне зур сәхнәдә чыгыш ясармын дип уйламаган идем. Балачакта сәхнәгә чыкканым булса да, эшем иҗат белән бәйле булуына әле дә ышанып бетә алмыйм. Иң башта мәхәббәтем музыка коралларына уянды. Абыйның туган көненә гитара бүләк иткәннәр иде. Ул аны кулланмады. Эшсез ятмасын дип, кулыма гитара алып Интернеттан берничә көй өйрәндем. Сәхнә турында уйланулар, җырлар иҗат итү шулай башланды. Башта әти-әниләрем иҗатыма каршы килде. Әнинең күңелен бераз йомшартыр өчен 2019 елда “Рәхмәт, әнкәй” җырын яздым. Шуннан соң әни дә: “Бу кызда өмет бар икән”, – диде. Хәзер иҗаттан туктаганым юк, шөкер.

– Зур сәхнәгә озак килдегезме?

– 2021 елда Лилия Муллагалиева төркеменә эләктем. Анда социаль челтәрләр өчен җавап бирдем. Бер елдан соң, Илназ (ИлГәрәй турында сүз) белән таныштым. Илназның туган авылында Сабан туе иде. Шул вакытта ул мине үзенең төркеменә чакырды. Ул тормышымның иң авыр мизгелендә зур терәк булды. Әтием авырый башлагач, мин бөтен эшемне ташлап, авылга кайтып киткән идем. Илназ хәбәргә чыгып: “Гөлия, болай булмый. Әйдә безнең белән гастрольләргә чык. Әзрәк онытылырсың”, – дигән иде. Мин сүземдә нык тордым, тәкъдимен кире кактым. Шулвакыт ул: “Гастрольләргә йөрмәсәң дә, син безгә кирәк кеше”, – диде. Менә шулай итеп ИлГәрәй төркеменең администраторы булдым. Бу вазифада өченче ел эшлим, әлбәттә, җырлар иҗат итүемне дә туктатмадым. Илназ минем иҗатымны күзәтеп барды. Быел инде миңа җырчы буларак та чыгыш ясарга тәкъдим итте. Дөресен әйткәндә, кеше алдына чыгып җырларга курка идем. Җырлар язуны да күңел кушканга, бары үзем өчен генә эшләдем. Ә Илназ сәләтемне күреп алды, шуңа күрә аңа бик рәхмәтлемен.

– Әтиегезгә багышлап җыр иҗат иткәнсез. Үзәкләрне үзә торган моңсу җыр. Бу җыр сезнең йөрәк ярасыдыр...

– Әйе, Илгизә... Әти март аенда бакыйлыкка күчте. Ике ел яман шеш белән көрәштек, әмма ахыры билгеле иде инде. Әти бик сызланды.  Әмма аңа авыруы турында бернәрсә дә әйтмәдек. Гел: “Тереләсең, табиблар да шулай ди”, – дип юатырга тырыштык. Без әтинең көннәре санаулы булганын да белдек, әмма хушлашу көненә әзер булып бетеп булмый икән. Мин соңгы көннәренә кадәр янында булдым.  Әти минем кулларымны кысып, китеп барды... Башта ышанмадым, үземне томан эчендә йөргән кебек хис иттем. Ләкин шул ук көнне күңелемдә әти турында шигырь туды. Әти үлгән көнне җыр яздым. Минем сүзләргә Илназ Гарипов көй иҗат итте. Бер ай эчендә җырны яздырып, бөтен музыкаль мәйданчыкларга чыгардык. “Әти” җырына клип та төшердек. Чыннан да, бу җыр – йөрәк ярам.

– Әти белән мөнәсәбәтләрегез нинди иде?

– Әти кызы идем. Абыйларым булгач, әти дә мине күбрәк егетләрчә тәрбияләде. Хәзер дә өйдә ир-ат эшен яратып эшлим. Еш кына үзем турында: “Бу Рашатның өченче малае”, – дигән сүзләрне дә ишетә идем. Әти –сердәшчем иде. Миңа хәзер дә, бу хакта сөйләргә авыр. Без бар эшне дә бергә эшләдек: балыкка да бергә йөрдек. Бер кызык хәл искә төште әле. Без һәр яз әти белән балыкка бара идек. Боз эри башлаган иде инде. Бервакыт боздан барганда аягым төшеп, су астына киттем. Әти мине тартып чыгарды, чак кына исән калдым. Бу хәлне бер ел буе әнигә сөйләмәдек. Яз җиткәч, әни: “Нишләп быел балыкка төшмисез?” – диде. Шулвакытта гына серебезне ачтык. Хәзер серләремне саклаучы кешем юк. Авылга кайткан саен, әтинең каберенә барам. Барысын да сөйлим, күңелемне шулай бушатырга тырышам.

– Абыегыз да махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Аның өчен дә борчыласыздыр...

– Абый мобилизациягә эләгеп, хәрби операция зонасына китте. Әти авырган вакытта, абый 6 айга югалды. Бу безнең гаилә өчен зур сынау булды. Абыйдан ярты ел бер хәбәр дә алмадык, әти урын өстендә ята... Нәрсә кичергәнебезне аңлатып та бетерә алмыйм. Абыйны эзләттек, әлбәттә. Әтинең җидесе булган көнне абый хәбәргә чыкты. Шуннан соң, ике атна ялга кайтты. Абыйның кайтуына сөендек, әмма бер кайткач, кире җибәрәсе килми. Әнигә дә бик авыр булды. Хәзер әти дә булмагач, зур өйдә ул  үзе генә калды. Ялгызлык – куркыныч әйбер. Әнигә Аллаһ сабырлык бирсен инде. Сынау өстенә сынау килеп тора. Аллаһ Тәгалә: “Яраткан кешене сынармын”, – дигән. Без аның яраткан бәндәләредер.

– Гөлия, тормышыгыз турында сөйләгәч, бөтенләй сүзсез калдырдыгыз. Сез бик көчле рухлы кеше. Бу көчне каян аласыз?

– Тормыш көчле булырга өйрәтте. Елап, күз яше түгеп кенә бернәрсә үзгәрми. Алга атларга, яшәргә кирәк. Әтине озаткан көнне генә үкси-үкси еладым. Бүтән елаганым да юк. Әтине бик сагынам, бик күрәсем килә, әмма булмый. Шунысы хак: “Тормышта бер ишек ябылса, икенчесе ачыла”. Әтине югалту, мине җыр язарга этәрде. Клип төшерергә дә мөмкинлек табылды. Әлбәттә, мин танылып килүче генә җырчы. Әлегә 10га якын җырым бар. Киләчәктә зур сәхнәләрдә очрашырбыз дип ышанам.

– Сез ИлГәрәй төркемендә администратор булып та, җырчы булып та эшлисез. Бу ике юнәлешне  берләштерү кыен түгелме?

– Администратор эше, әлбәттә, җиңел түгел. Кәгазь эше, безнең кайда чыгыш ясавыбыз, хезмәт хакы мәсьәләсе – барысы өчен дә мин җаваплы. Җырчының уңышы яхшы администраторның да хезмәте. Безнең эшне тамашачы турыдан-туры күрми. Шулай да мәдәният йорты белән сөйләшүче, килешү төзүче, билетлар калдыручы кеше булмаса, концерт, гомумән, узмаячак. Администратор эшенә куркып кына алынган идем, чөнки бу бик зур җаваплылык. Илназ бер ел дәвамында мине өйрәтте. Хәзер инде эшнең тәртибен беләм. Җырчы буларак чыгыш ясавыма килгәндә, ике эшне берләштерү шәхсән миңа кыенлыклар тудырмый.

– ИлГәрәй турында нәрсә әйтер идегез?

– Илназ бик сабыр кеше. Ул да әтисен югалткан, шуңа күрә хәлемне бик яхшы аңлый. Әти үлгән көнне төркем Чаллыда чыгыш ясаган иде. Кайгылы хәбәрне белгәч, концерттан соң бөтен төркем безнең өйгә кайтты. Бу да минем өчен бик кадерле.

– Хәзер уңышка ирешергә теләсәң, әрсез булырга кирәк. Әрсезлегегез җитәрлекме?

– Әрсезлек җитәрлек, әмма уңыш өчен мин бар нәрсәне дә эшләргә әзер дип әйтә алмыйм. Зур сәхнәдә беренче адымнарымны гына ясыйм әле. Шулай да тамашачылар белән аралашу, чыгыш ясау, чыннан да, миңа рәхәтлек бирә.  

– Яшь башкаручылар күп, сез башкалардан нәрсә белән аерылып торырга уйлыйсыз?

– Кемнедер уздырыйм дип, алга чабасым килми. Мин гап-гади авыл баласы. Адым саен җыр чыгарып тору өчен бай ирем дә, спонсорым да юк. Бөтен җырларым да үз акчама яздырылган. Кызганыч, хәзер танылып китү өчен, беренче чиратта, акча кирәк. Нинди генә дәрәҗәләргә җитсәм дә, гади булып калырга кирәк дип алдан ук үз-үземә сүз бирдем. Ни өчендер кешеләр: “Син хәзер җырчылар белән эшлисең”, – дип әйтә дә, аралашуны туктата. Гәрчә, берьяктан да үзгәрмәсәм дә. Бу – кызганыч. Туганнар арасында да туганлык юк заман. Көнчелекме? Белмим, әмма мин беркемгә дә аркам белән борылмадым.

– Эстрада турында имеш-мимешләр күп йөри. Сәхнә арты турында нәрсә әйтер идегез?

– Хәзер, шөкер, күп артистлар белән таныш. Кайбер артистлар белән аралашу рәхәт, алар гади. Ә башкалары исә, гримеркага керү белән үзен күрсәтергә тырыша. Андый җырчыларның тавышы матур булса да, концертына барасы килми. Сәхнәдә җырчы образ тудыра, шул образда яши. Кешенең чын йөзе сәхнә артында күренә. Тамашачыларга да бер искәрмә булсын: сәхнәдәге җырчы белән тормыштагы кеше бик нык аерылырга мөмкин. Сәхнәдә генә түгел, гадәти тормышта да ачык йөзле булып калырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кыщганычка каршы абыйсында югалты бу бала

    Мөһим

    loading