16+

Салават Фәтхетдинов: "Илһам Шакиров премиясенең күләмен әйтергә оят!"

Билгеле булганча, 2020 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе гамәлгә куелды. Ул ике елга бер тапкыр оештырыла. Быел аның икенчесе үткәрелә, гаризалар инде кабул ителә башлаган.

Салават Фәтхетдинов: "Илһам Шакиров премиясенең күләмен әйтергә оят!"

Билгеле булганча, 2020 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе гамәлгә куелды. Ул ике елга бер тапкыр оештырыла. Быел аның икенчесе үткәрелә, гаризалар инде кабул ителә башлаган.

ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, 2020 елда Илһам Шакиров премиясенә 27 гариза килгән. “Вокал” номинациясендә хатын-кызлар арасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, ир-атлар арасында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров бүләкләнгән. “Халык җыры” номинациясендә исә үзешчән артист – Илһам Шакировның туганы Флер Шакиров җиңү яулаган. Премиягә дәгъва кылучылар арасында Зәйнәб Фәрхетдинова, Гөлзада Сафиуллина, Ришат Төхвәтуллин, Динә Гарипова, Эльза Исламова, Айдар Ракипов, Миңгол Галиев һәм башка танылган артистлар булган. 

Приз фонды – 600 мең сум, ягъни һәр җиңүчегә 200 мең сум акча тапшырыла. Татарстанның халык артисты, ТР Мәдәният министры киңәшчесе Салават Фәтхетдинов фикеренчә, приз фондының күләме аз. “Илһам Шакиров – бик зур исем. Ул – кабатланмас кеше. Соңгы 100 елда андый кеше, кызганыч, тумаячак. Шуңа күрә аның премиясе, ким дигәндә, Тукай премиясе белән бәрабәр булырга тиеш. Премиянең бәясен әйтү оят”, - ди ул. Салават Фәтхетдиновның сүзләрен куәтләп, Дамир Натфуллин приз фондының 1 млн.сумнан да ким булмаска тиешлеген әйтте.

“Беренче премия Филүс Каһировка эләкте. Планканың иң югарысыннан башлап җибәрдек. Икенче премиягә кем ия булыр? Аның шикелле җырчы булмаса, тагын Филүскә бирәбез инде (көлә). Премияне өч елга бер тапкыр үткәрергә дә буладыр дип уйлыйм, чөнки чын артистлар көн дә тумый. Бәлки җырчыларны гына түгел, гомумән, сәнгать әһелләрен дә премиягә кертергә кирәктер”, - ди Салават Фәтхетдинов.

Ул журналистларга мөрәҗәгать итеп, Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү буенча күбрәк язарга кирәк диде. “Бер көн сөйлибез дә онытабыз. Журналистларга актив, кыю, таләпчән, яхшы мәгънәдә усал булырга кирәк. Әлфия апаны да тиз оныттык, кызганыч. Мин, мәсәлән, хәйрияче Әсгать Галимҗанов һәйкәле янына Илһам абый белән Әлфия апага да һәйкәл куяр идем. Мәктәпләрдә аларның иҗатын өйрәнүне кертер идем, үзебез дә белмәгән кешеләрне өйрәнгәнче”, - ди Салават Фәтхетдинов.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров әйтүенчә, татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. “Катнашучыларның географиясе шактый киң. Бигрәк тә “Халык җыры” номинациясендә катнашырга теләүче үзешчән башкаручылар күп. Россиянең 70 төбәгеннән катнашучылар бар”, - ди ул.

Салават Фәтхетдинов фикеренчә, татар яшәмәгән төбәк юк. “Татарстанның кадерен белгән кеше Татарстанда яши, шуңа күрә читтән көтеп, өметләнеп яшәргә ярамый. Татарча сөйләшкән, татарча уйлаган кешеләрне табарга, күтәрергә кирәк”, - ди артист. Бу уңайдан ул Чаллыда яшәүче дальнобойщик, моңлы тавышлы үзешчән башкаручы Равил Гәрәевны шушы премиягә чакырырга тәкъдим итте. “Андый кешеләр бу премия турында ишетмәскә дә мөмкин, чөнки алар эшли. Аларны табып чакырырга кирәк”, - ди ул.

Сүз уңаеннан, заманында халык шагыйре Разил Вәлиев Салават Фәтхетдинов турында “халык мәхәббәтен яулаган бик әйбәт үзешчән җырчы” дигән булган. Бу хакта Салават Зәкиевичның фикерен сорадык: “Разил Вәлиевкә үпкәм юк, чөнки мин аның кем икәнен беләм, ул да минем кем икәнне белә. Бездә үзеңнән өлкән кешегә сүз әйтү килешми. Әйтәсең килсә дә әйтмисең. Ул – балачага түгел, ул – язучы. Аның үз фикерен әйтергә хакы бар”, - диде артист.

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар 2022 елның 1 августыннан 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Илһам Шакиров исемендәге республика премияләрен тапшыру тантанасы 2023 елның 15 февралендә – Илһам Шакировның туган көнендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар

    Ильсур

    0

    0

    Салават фикерен хуплыйм.Улгэн кешене хуплау,дучарга китерэ,яшэуче,торе Якташларыбызны.Улгэн кеше,берни дэ эйтми.Ул,жир астында.

    Мөһим

    loading