16+

Салават Татарстан Президентының туган авылында хәйрия концерты куйды (ФОТОЛАР)

Җыелган акчаны танылган җырчы Яңа Арыш авылында төзелүче мәчетне җиһазлауга юнәлдерәчәк.

Салават Татарстан Президентының туган авылында хәйрия концерты куйды (ФОТОЛАР)

Җыелган акчаны танылган җырчы Яңа Арыш авылында төзелүче мәчетне җиһазлауга юнәлдерәчәк.

Күптән түгел Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм "Салават" җыр театрының хәйрия концерты узды. Танылган җырчы яңа авыл мәчетен төзүдә ярдәм күрсәтергә булган. Билетларны сатудан җыелган акчага дога кылу бүлмәләрен җиһазлаячаклар.

Концертны ачканда "Россия балалар фонды"ның Татарстан бүлеге рәисе булган Салават тамашачыларын игелек кылырга әйдәде. "Сезнең район һәм авыл халкы борын-борыннан үзенең туган мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, динен ихтирам итүче эшсөяр һәм уңышлы кешеләре белән билгеле. Татар халкы һәрвакыт үткен йөрәге һәм киң күңеле белән аерылып торган. Игелек кылу безнең каныбызга сеңгән. Шуңа күрә мин барлык изге эшләребезне гамәлгә ашырырбыз дип ышанам", - диде җырчы.

Ике сәгатьлек концерт программасы җылы һәм иркен атмосферада узды. Салават бик рәхәтләнеп тамашачылар белән аралашты, җырлар арасында әһәмиятле мәсьәләләрне, актуаль тормыш темаларын барлады.

Программа ахырында рәхмәт сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова һәм Балык Бистәсе районының башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин чыгыш ясады.



Яңа мәчетнең ачылуы бу елның икенче кварталына планлаштырылган. Январь аенда мәчет манарасына ярымай урнаштыру тантанасы узды. Хәзер анда бүлмәләрне җиһазлау эшләре бара.

Яңа Арыш авылы 1930 елда барлыкка килгән. Ул Балык Бистәсе районының көньягында урнашкан. Бөтен мәйданы 6424,5 га тәшкил итә, авылда 792 кеше яши.



Яңа Арыш авылы бик күп танылган шәхесләр үстергән. Иң уңышлысы һәм билгелесе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. дип яза Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading